«Аның шикелле кешеләр күбрәк булсын иде!»

Татарстанның һәм Русиянең атказанган физик культура хезмәткәре, ТР «Көрәш» федерациясе президиумы әгъзасы Рөстәм Мәҗит улы белән сөйләшүебез күп нәрсә хакында булды. Әлеге аралашуны әңгәмә рәвешендә түгел, бәлки аның уй-фикерләре рәвешендә тәкъдим итәсе килә. Игътибар итәрсез: аның һәрбер фикер сөрешендә диярлек татар, милләт, халык категорияләре урын ала.

Яз… Җылы нурлары белән апрель аеның кояш нурлары… Тамчылар… Урамда шашлык кыза, җыр яңгырый, халык рәхәтләнеп ял итә, күңел ача һәм кичкә таба бар да бина эченә ашыга… Моннан алты-җиде еллар элек Түбән Камага татарның данлыклы көрәшчесе Данил Галиев истәлегенә оештырылган турнирга баргач, мин әнә шундый язгы Сабан туена тап булдым һәм бәйгегә ел саен бара башладым. Бу юлы исә ярыш алдыннан без «Шинник» спорт комплексы директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Бюро әгъзасы, конгрессның җирле бүлекчәсен җитәкләүче Рөстәм Мәҗит улы Ганиев белән очраштык. Башта ул үзе турыда, аннан көрәш һәм комплекс хакында сөйләде. Соңыннан исә конгрессның Түбән Камадагы бүлегенә алып барып, калада һәм райондагы милли эшләр белән таныштырды.

Татарстанның һәм Русиянең атказанган физик культура хезмәткәре, ТР «Көрәш» федерациясе президиумы әгъзасы Рөстәм Мәҗит улы белән сөйләшүебез күп нәрсә хакында булды. Әлеге аралашуны әңгәмә рәвешендә түгел, бәлки аның уй-фикерләре рәвешендә тәкъдим итәсе килә. Игътибар итәрсез: аның һәрбер фикер сөрешендә диярлек татар, милләт, халык категорияләре урын ала.

«Сез кайсы халыктан дисәләр, Батырлар исемен атадым»

Галиев ГаниеТукай районы Чыршылы авылында туып-үстем. Кечкенәдән спортны яраттым, аеруча чаңгыда йөрүне, футболны үз иттем. Без хәтта Чаллы командасы белән очрашып, итекләр киеп, бүрекләрдән 15:8 исәбе белән отып кайткан идек. Аз гына кыйнап җибәрмәгәннәр иде шунда. Атаклы Әлмәт физкультура техникумын чаңгы белгечлеге буенча тәмамладым, аннан Чиләбе физик культура институтында белем алдым. Армиядән кайткач, балта остасы булып эшли башладым. Быел 11 августта шушы спорткомплекста директор булып эшләвемә утыз ел була…

Без үскәндә спорт белән ничек шөгыльләндек? Кышларын хоккей шугалагын үзебез ясадык, бозын үзебез чистарттык, кәшәкәсен үзебез «иҗат иттек». Тренерлар, аңлатучылар турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Кечкенә чагымда «Начальная подготовка юного спорстмена» дигән китапны почта аша яздырып алган идем. Минем тренерым да, аңлатучым да шул булды…

Хәтерлим әле, кар базы өстендә кул белән әйләндерә торган патефон бар иде. Мин шунда бикләнеп, Илһам абыйларны, Әлфия апаларны тыңлап утырдым. Шул чакта ук халкыбызның җыры-моңы күңелемә кереп калды бугай. Әнием дә бик матур җырлый иде, апам да. Хәтерлим әле, бәләкәй чагымда ул мине Илһам абыйның концертына алып барды…

Элек, концерт яки спектакль тәмамлангач, колхоз җитәкчеләре, һичьюгы мәктәп директорлары, сәхнәгә чыгып, авыл клубына килгән танылган җырчыларга да, үзешчәннәргә дә рәхмәт әйтәләр иде. Хөрмәт күрсәтелгән сәнгать әһелләренең, әлбәттә, күңеле була… Хәзер андый гадәт бетте кебек. Әле күптән түгел генә Флера Сөләйманова, Георгий Ибушев, Римма Ибраһимова, Фердинанд Сәлахов, Лена Бичарина кебек мәшһүр артистларыбыз килеп, без үскәндәге җырларны башкарып, халыкның күңелен күтәреп китте. Концерт «Туган тел»не җырлап тәмамланды. Халык дәррәү килеп кул чапты. Әмма сәхнәгә чыгып, кунакларга рәхмәт сүзе әйтүче табылмады. Милли җәүһәрләребезне без дә олыламасак, кем олылар да, кем хөрмәт күрсәтер соң?!

Бүгенге көндә Ташлык авылында үз йортыбыз белән яшибез. Бер көнне шулай район сессиясе тәмамлангач, Разил Вәлиев белән шунда кайтып киттек (Ташлык – Разил Вәлиевнең туган авылы – Р.С.). Чишмәгә төштек, балалар бакчасына кереп чыктык, шагыйрьнең туган йортында булдык. «Шунда кайтып, яланаяк йөргән урамнарны күрмәсәм, күңелем булмый», – диде шагыйрь. Минем дә шулай. Туган авылыңда көтү көткән, туп типкән, печән чапкан, утын кискән җирләрдә булмасам, өйгә, мәчеткә кермәсәм, зиратта әти-әниләрнең хәлен белеп чыкмасам, нидер җитми башлый. Үземчә туган якны ярату шулдыр инде, дип уйланам. Армиядә чакта да күккә карап, болытлар белән бергә туган якларга «очып китә» идем. Төзелеш өчен кулланылган агачларны күреп, «эх, менә дигән утын булыр иде бит бу», дип авыл мичен сагына идем…

Ике балабыз да үзебезнең яныбызда, оныкларым үсеп килә, олысы инде унберенче сыйныфны тәмамлый. Урысча сөйләшә башласалар, «мин сезне ишетмим, аңламыйм» дип кенә әйтәм. Казанның икенче гимназиясе директоры Камәрия Зиннуровна Хәмидуллина кебек директор-җитәкчеләр, шундый мәктәпләр күбрәк булса иде дә бит… Татарча укып, тормышта да югалмыйлар, БДИларын уңышлы тапшыралар, югары уку йортларына да керәләр, иң мөһиме, татар җанлы булып калалар…

Галиев бэйрэм

Быел үзебезнең шәһәр һәм район сессиясендә прокурорыбыз татарча сөйләде. Кемдер әйтә инде: андый җыелышларда бер генә булса да татар телле чыгыш кирәк дип, Президентыбыз боерган икән. Шулай булган очракта да, шәхсән үземә мондый боерык – йөрәгемә май булып ята торган гамәл. Икетеллелек турында кануныбыз бар, шуны җиренә җиткереп үтәсәк, бернинди сорау да, проблема да килеп чыкмый бит, югыйсә!..

Илсур Рәис улы Метшин Түбән Кама районы җитәкчесе булып эшләгән вакытта, депутат булырга һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсен җитәкләргә кодалады. Шул ук татар җырын-моңын, халкымны ярату да, милли көрәшебезне үз итү дә роль уйнамый калмагандыр. Шулай булмаса, бу эшкә тотынып булмыйдыр да ул. Ун ел узды инде конгрессның Түбән Кама бүлеге оешуга. Бу еллар эчендә туган телебезне, гореф-гадәтләребене саклау, яшь буынга җиткерү буенча шактый эшләр башкарылды. «Җидегән чишмә», «Ак калфак», Аксакаллар шурасы, Татар иҗтимагый үзәге, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе кебек оешмалар белән берләшеп эшлибез…

Түбән Кама шәһәрендә татарлар 51-53 % тәшкил итсә, район буенча урыслар күбрәк. Авыллар белән тыгыз элемтәдә эшли башлауны максат итеп куйдык, чөнки салада бик талантлы балалар, яшьләр күләгәдә кала. Шулай ук олылар да «зур дөнья»га чыга алмый. «Ак калфак» белән берлектә, «Татар яшь әниләр клубы» оештыру нияте бар. Әйе, яшьләрне бу эшләргә тарту авыррак, заманасы башка шул, тиз генә баеп китү нияте белән яши алар. Бик матур фотоальбомнар эшлибез, шул ук Данил Галиев турниры турында, «Җидегән чишмә» тарихына багышлап, кичә булганны онытырга ярамый. Һичьюгы шушы альбомнар аша булса да, киләчәк буын үткәнебезне, бүгенге эшләребезне белер, үрнәк алыр дип ышанабыз…

Данил Галиев на гл

Бүгенге көндә көрәшебез бик зур үсешкә ия. Республика көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтовка кат-кат рәхмәт әйтергә кирәк! Рәхмәтне күпме генә әйтсәң дә, артыгы булмый аның. Кайда көрәш белән шөгыльләнергә телиләр, шунда келәмнәр бар, бөтен шартлар тудырылган. Милли көрәшебез – ул халкыбызның символы да, бренды да. Мин еш кына Разил Вәлиевнең «Ватаным» шигырендәге «Сез кайсы халыктан дисәләр, Батырлар исемен атадым» дигән юлларын кабатларга яратам. Әйе, без – батыр, көрәшче, булган, уңган халык!..

Һәрбер кешенең ата-анасыннан күп нәрсә тора: ничек баласын кызыксындыра ала ул, сәламәт булуын телиме, үрнәкме син аларга, башкасы. Утыз ел элек тә шулай булды, хәзер дә шулай. Әлбәттә, бүгенге балалар йомшаграк димме соң шунда, еламсыракмы. Компьютерлары да, дәресләрнең тыгыз һәм материал күп булуы да сәбәпчедер инде. Меңгә якын бала йөри безгә, әтиләре аяк кименәренең бауларына кадәр бәйләп бирә бит!..

«Шинник» – нинди ул?

Бүгенге «Шинник» (иң беренче исеме – «Юбилейный») спорт комплексы 1979 елда төзелә башлый һәм өч елдан үз ишекләрен ача. 1986 елдан биредә директор вазыйфаларын Рөстәм Ганиев башкара. Әлбәттә, озак еллар дәвамында спорт комплексында җиңел атлетика буенча осталар тәрбияләнә. Түбән Камадан СССРның беренче спорт мастеры Любовь Иванова, унике тапкыр Татарстан рекорды куючы Екатерина Маркина, Русиянең атказанган спорт остасы Ирина Вострикова, халыкара класслы спорт остасы Сергей Манаков кебек спортчылар – Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең горурлыгы. Бина эчендә урнашкан җиңел атлетика манежы исә заманында Идел буенда икәү генә була: Түбән Камада һәм Волгоградта. Ике йөз метр йөгерү юлы булган зал тулысынча эластомер материал белән капланган, махсус лицензиягә ия булу исә биредә илкүләм ярышларны да рәхәтләнеп кабул итәргә мөмкинлек бирә.

1999 елда «Шинник» базасында шул ук исемдәге балалар футбол клубы эшли башлый. Яшь футболчылар Татарстан беренчелекләрендә дә, Русия ярышларында да һәрвакыт призерлар арасында. «Шинник»ның һәвәскәрләр командасы исә соңгы алты ел дәвамында Татарстан чемпионатында җиңү яулый. Комплекс территориясендә (биш гектарны тәшкил итә ул) урнашкан стадион җәен-кышын футбол уйнарга да, җиңел атлетика белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек бирә.
2000 елда «Шинник»ны үз канаты астына «Татнефть» оешмасы ала. Берничә елдан биредә утыз биш миллион сумга реконструкция үткәрелә. Теннис мәйданы, көрәш залы, укыту-методик һәм медицина кабинетлары, массаж, сауна, солярий һ.б.ны үз эченә алган тернәкләндерү үзәге, тренерларга аерым бүлмәләр, җирасты гаражлары, йөздән артык машинага исәпләнгән паркова һ.б. булдырыла. Заманча шартлар «шинник»лыларга яңа юнәлешләр ачу өчен дә мөмкинлекләр тудыра. Әйтик, 2000 елда милләтебезнең йөзек кашы булган татарча көрәш буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли башлый. Шунысын да искәртергә кирәк, әлеге мәктәп Данил Галиев исемен йөртә. Көрәшчеләрнең үз формалары булдырыла, нәкъ менә түбәнкамалылар тарихта беренче тапкыр диярлек шундый формалардан ярышларга йөри башлый, башка шәһәр һәм районнарга да менә дигән үрнәк күрсәтәләр.

Данил Галиев трибуна

Бүгенге көндә «Шинник»та, җиңел атлетика, көрәшнең төрле төрләре (милли көрәш, билбаулы көрәш, ирекле көрәш, самбо, дзюдо), футбол, ушу, шахмат, фитнес буенча да күнегүләр алып барыла. Шулар өстенә, шәһәр халкы монда волейбол да уйный, үзен өстәл теннисында да, гер күтәрүдә дә сынап карый ала. Иң әһәмиятлесе шунда ки, биредә спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту тулысынча түләүсез нигездә оештырылган. Хәзерге вакытта спорткомплекста сигез йөздән артык балалалар һәм яшүсмерләр шөгыльләнә. Алардан кала, «Шинник» шәһәрнең инвалидлар җәмгыятенә дә үз базасын тәкъдим итә, нәтиҗәдә йөзгә якын кеше (өлкәннәр дә, балалар да) атнасына өч тапкыр сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлегенә ия.

Рөстәм Ганиев: «Безнең берничә титуллы ярышыбыз бар. Әйтик, көз көне җиңел атлетика буенча «Түбәнкамашина» оешмасының беренче җитәкчесе Н. Зеленов, шулай ук балалар арасында танылган тренерыбыз Ю. Жадовский истәлегенә ярышлар, милли көрәш буенча Данил Галиев турниры, дзюдо буенча үзебездә тренер булып эшләгән Роберт Шәйхетдинов истәлегенә бәйгеләр уза. Кризис дип, кайберәүләр һәр тиенне кысарга да тырыша, әмма шәхсән үзем аларны оештырмыйча кала алмыйм. Әгәр бу ярышларны уздырмасак, безнең эшләүнең мәгънәсе дә калмый. Беренчедән, тәрбияви яктан мөһим алар. Икенчедән, яшь спортчылар бала вакытыннан ук ярыш рухын тоеп үсәргә, авырлыклар алдында бирешмичә, рухи яктан да сәламәт булып үсәргә тиеш».

Кем әйтмешли, комментарийлар артык.

Изге максатлар

Данил Галиев самИнде көрәш турнирына якынрак килик. Татар дөньясында, һәрхәлдә, көрәш җәмәгатьчелеге арасында Данил Галиевне белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше бик аздыр. Пәһлеван көрәшчебез турында «легендар» дип атау бер дә артык түгел. Тагын бер легендар шәхесебез – Мәгаз Сәхабетдинов шәкерте Татарстанның – унике, Русиянең сигез тапкыр чемпионы, Атказанган спорт остасы, классик көрәш буенча СССРның спорт остасы дигән исемнәрне йөрткән көрәшчеләр тагын бармы икән? Түбән Камада да Данил Галиев ун тапкыр абсолют батыр булып калган икән. Кызганыч, җитмешенче-сиксәненче елларның даһи батыры 1993 елда вакытсыз арабыздан китте. Шөкер, көрәшче онытылмый. Аның келәмдәге дусларыннан берсе танылган көрәшче, тренер һәм функционер Фәрит Шәйхетдинов мәрхүм истәлегенә туган авылы Татар Әйшәсендә (Биектау районы), аннан Казанның «Ак Барс» Көрәш Сараенда менә дигән турнирлар оештырды. Түбән Камада исә бәйге 1993 елдан оештырыла башлый. Беренче елларда ул җирле көрәшчеләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирсә, соңрак республикакүләм, аннан хәтта илкүләм ярыш статусына ия була.

Данил Галиев истәлегенә уздырыла торган турнирны Сабан туе дип атавым очраклы түгел. Бирегә хәзер республиканың иң көчле, иң оста көрәшчеләре җыела. Ике ел дәвамында ул хәтта мастерлык турниры дәрәҗәсенә дә күтәрелгән иде (ягъни турнирда җиңү яулаган көрәшчеләргә Татарстанның спорт остасы исеме алырга мөмкинлек туды). Кызганыч, бездә хәзер татар көрәшчеләренә андый исемнәр бирелми. Аңа карамастан, осталар Түбән Камага килүләреннән туктамады. Моңа инану өчен узган елгы чемпионнар исемлегенә күз салу да җитә: Эльвир Әхәтов, Шамил Локманов, Рамил Хисмәтуллин, Руслан Нургалиев, Илмир Төхвәтуллин, Илдар Гыйниятуллин, Радик Сәләхов, Ленар Иванов, Фердинанд Вәлиев… Боларның барысы да соңгы елларда Татарстан чемпионатларында җиңү яулаган яки призлы урынга чыккан көрәшчеләр. Араларында дөнья, Универсиада чемпионнары да, Русиянең спорт осталары белән Татарстанның Атказанган спорт осталары да бар.
Елның елында ошбу турнирда оештыручылар нәрсә белән булса да шаккатырырга тырыша. Әйтик, моннан ике ел элек бирегә тәүге тапкыр Кырым көрәшчеләре килеп бил алышты. Ул чакта әле ярымутрауның Русиягә яңа кушылган чагы. Кырым татарлары арасыннан спортчылар тәүге тапкыр татарча көрәш бәйгесенә килде, аларны ул чакта татарның иң асыл егетләреннән берсе Хәбил Бикташев озата йөрде. Җиңү яуламасалар да, алар берничә әйләнешне уза алдылар, үзләрендәге милли көрәш белән безнең көрәш арасында уртак яклар булуына инандырып киттеләр. Шуннан инде Кырым көрәшчеләре Русия күләмендә узган милли көрәш ярышларына рәхәтләнеп йөри башладылар.

Галиев Шадрин

Узган ел исә көрәш турнирында… җырчыны зурладылар. Әйе, традицион олылар арасындагы бәйге белән берлектә, Түбән Камада Илһам абый Шакиров исеме белән бәйле турнир оештырдылар. Халкыбызның моңлы сандугачы үзе дә көн дәвамында көрәш карады, игътибар һәм хөрмәткә лаек булды. Рөстәм Ганиев мондый адымга баруын да әнә шул миллилеге белән аңлатты: «Беренчедән, Илһам абыйны зурларга, күңелен күрергә теләсәк, икенчедән, яшьләребез шундый шәхесләребезне белсен, онытмасын иде дигән максат куйдык».

Бу юлы безне ни көтә соң? Әлегә Рөстәм абый «тел яшерә»:

– Әлегә серләрне ачарга ашыкмыйм. Кризис та сиздерә бит әле. Әлбәттә, «Татнефть»кә, аның генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Нәбиулла улы Мөхәммәдиевка, «Татнефть»нең профсоюзлар комитеты җитәкчесе Гомәр Яруллинга рәхмәтем зурдан. Ни генә булса да, бу юлы да турнирның җыелган халыкка, көрәшчеләрнең үзенә ошарлык, күңел түрләренә кертеп калырлык итеп уздырачагыбызда шигем юк. Менә сезне – «Идел» журналын да кунакларга таныта алырбыз әле, чөнки татар халкы милли матбугаттан аерылырга тиеш түгел, укып, милли әдәбиятыбыз, мәдәниятебез белән танышып барырга тиеш дип саныйм.

Бәйгегә барган саен шәхсән үзем тагын бер үзенчәлеккә игътибар итәм. Елның елында әлеге турнирның ачылу тантанасына җирле түрәләр күпләп килә, араларында нефтехимиклар, нефтьчеләр, шәһәр җитәкчеләре күп була, тантана да шактый озакка сузыла. Баксаң, Рөстәм Мәҗит улы кунакларны үзе китерә икән. Максаты да шул ук: «Мин аларны махсус чакырам. Менә шушы чара аша булса да, аларда татар халкына, татар көрәшенә, татарның милли йола-гадәтләренә, мәхәббәт булмаса да, хөрмәт уятсын иде дип телим. Әйтергә кирәк, күпмедер дәрәҗәдә хыялларым тормышка да аша».

Равил Хәйруллин, ТР «Көрәш» федерациясе президиумы башкарма директоры, СССРның спорт остасы:

«Тормышта бик күп көрәшчеләрне күрдем. Ләкин Данил абый Галиев кебек техник яктан бай алымнарга ия, чиста һәм матур итеп көрәшүче, иң мөһиме, бәхәскә урын калдырмыйча, һәрвакыт гадел булган спортчыларны бик аз беләм. Алар бармак белән генә санарлык. Ә көче-дәрманы турында әйтеп тә тормыйм. Утыз ике килограммлы герне чәнти бармагы белән күтәреп торучылар да күп түгел.
Аның истәлегенә турнирны, әлбәттә, сакларга кирәк! Без, Данил абыйны белүчеләр, моның өчен Рөстәм Мәҗит улына, аның фикердәшләренә рәхмәтлебез.
Рөстәм Мәҗитовичка килгәндә, мин бары бер генә фикер җиткерәм: аның шикелле кешеләр күбрәк булсын иде! Татар көрәшенең татар кешесенә никадәр якын булганын җаны-тәне белән аңлаучы кеше ул!»

Комментарий язарга