Ап-ак таңнар кызы

Без инде күптән онытканбыз – сабыйлык гаеп түгел ул! Күңелдә сабыйлык һәм ихласлык исән булганда гына, син дөньяның чын ямен, чын тәмен татый аласың. Тәңре сабыйларга гына кочагын җәеп үзе каршы атлый…

Үз-үзеңне танырга омтылу шагыйрьлеккә алып килә. Бу юл гел ачыштан тора. Әмма күңелне иң өзгәләгәне – син үзеңне беркайчан да аңлап, танып бетерә алмыйсың!

Шигърият өчен бу фани дөньяда озак яшәвең әһәмиятле түгел. Киресенчә, яшь чагында төсләр җетерәк була. Иң кадерлесе – гаҗәпләнү хисе! Кара туфрактан шытып чыккан яшел үлән гаҗәп түгелмени? Талгын гына яуган карга ничек сокланмыйсың? Яшәгән саен без бу хисне җуя барабыз.

Даниянең шигырьләрендә – кайдандыр ерактан, иртәнге ак томан эченнән! – зур ачылган самими күзләр күрәм мин. Уй-фикерләр, ниятләр, хисләр ак. «Минем гомер ак өметтән тора, Ак хыялдан, ап-ак таңнардан». Табигый, ул күңелендәге шул аклыкны башкалар белән дә уртаклашырга тели. Тик кирәкме ул безгә? Аның сүзе тирә-юньдәгеләргә ирешеп, омтылышын аңлаган тәкъдирдә дә, кем генә яшь шагыйрәне беркатлылыкта, сабыйлыкта гаепләмәс икән?

Без инде күптән онытканбыз – сабыйлык гаеп түгел ул! Күңелдә сабыйлык һәм ихласлык исән булганда гына, син дөньяның чын ямен, чын тәмен татый аласың. Тәңре сабыйларга гына кочагын җәеп үзе каршы атлый.

Дөньяны агартыр су эзлим…
Күрсәтә юлны сукыр.
Ул бөтенләй башка якка күрсәтә!

Тик юл күрсәтүчеләрнең, юлбашчыларның сукыр булуын көрчеккә килеп терәлгәч кенә аңлыйсың. Күпчелек кешедәшләр өчен бу юл ялгыш та, кырын да тоелмый. Бу юл битарафлык үзәне аша үтә.

Шагыйрә нәтиҗә чыгара:

Аз яшәп күп алданган
Мин гади адәмегез.

Ә кайда алар күп яшәп аз алданганнар? Яшәгән саен алданулар арта бара. Алдану теләге дә көчәя. Ул инде әфьюн төсле… Бүтәннәрдән алданмый торсаң, үз-үзеңне алдый башлыйсың.

Яшь чакта дуслар күп була. Бәйрәмнәр шаулырак, хыяллар куерак. Һәр нәни сөенеч зур шатлыкка бәрабәр. Һәр нәни югалту, ахырзаман булып, баш өстенә сары ботакларын җәя. Сердәшләр күп, күңелдәшләр аз. Шат авазлар камалышында калганда да кызый үзенең коточкыч ялгызлыгын тоя. Шагыйрьләргә тигән өлеш шул. Дөньяда һәркем ялгыз. Тик бик азлар гына шул ялгызлыкны йөрәге аша үткәреп коршау эчендә бәргәләнә.

Ул үзенең кендеге татар җиренә тоташканын, язмышы ерак тарихларга барып бәйләнгәнен яхшы аңлый. Дөресрәге, бу аңлау да түгел, бу – кан хәтере:

Йөрәкне сыктылар – дәшмәдем…
Йөрәккә кан килү туктаган көенә
Ничәмә гасырлар яшәдем.

Шушы бәйләнешне җуймаганда гына шагыйрьлекнең ил-көн каршында мәгънәсе бар. Юллар төрле, ләкин һәр шагыйрь үз юлының халык йөрәгенә илтүен тели. Ә моңа такыр юлдан барып ирешү мөмкин түгел. Дания дә эзләнә, үзе әйтмешли, тезен каната-каната алга бара. Тик бу юлда да, алда әйтелгәнчә, юл күрсәтүчеләргә бик үк ышанырга ярамый, үз сиземләвең, үз тоемың булу шарт. Чама хисе мөһим. Югыйсә, сурәтлефикереңнең метафора урманына кереп адашуы да ихтимал. Халыкка якынаям дип, коры сүзләр тезмәсе белән яп-ялангач чүлгә дә килеп чыгуың бар. Анда кайда юнәлсәң дә юл – дүңгәләккә рәхәт! Әмма чишмә челтерәми, җиләс җил яфракларга кагылмый…

Даниянең күп шигырьләрендә сөйгән ярыннан аерылу сагышы. Китеп барган берәү. Аның китүе безгә – яшьлектә дөрләп янган учакларның салкын көле чәчләргә коелган елларда! – бик гадәти тоела. Бар күңелен биреп яраткан, сөюендә алданган самими җан өчен без инде әлеге аерылуның нинди фаҗига икәнен дә аңламыйбыз. Искә төшерик: мәхәббәт сагышы кемнең генә йөрәген сары учына йомарламаган! Ир-ат шагыйрьләр бу хәлдә ниндидер гомумиләштерүгә омтылса, хатын-кыз аерылышу хәсрәтен шул килеш кабул итә, шул килеш ак кәгазьгә тапшыра. Күп яза, тәфсилләп яза. Югалту ачысы телдән әле китмәгән. Хатын-кыз өчен әлеге вакытта дөньяда моңардан да зур проблема юк. Ул табигать тарафыннан шулай көйләнгән. Ләкин үз вакыты белән һәр яра төзәлә, җөйләнә. Тормыш та иртәме-соңмы җайлана. Бөтенләйгә дип киткән яр кире кайтырга да мөмкин. Яисә бүтән берәүгә мәхәббәтең төшә. Ачы тәҗрибә шулай ди. Дөнья түгәрәкләнә. Һәм, гадәттә, шигърият тә шунда төкәнә. Шигырь язар өчен генә гел-гел аерылышып та булмый ич. Акылы сәламәт хатын-кыз, иң беренче нәүбәттә, таза тормыш, ышанычлы җилкә сайлый. Төнлә уянган нарасыйның елап җибәрүе ана өчен иң бөек поэзиядән дә газизрәк.

Шул нарасый елавын иң бөек поэзиягә әверелдереп җиһанга ишеттерүче шагыйрәләр дә бар.

«Ә ир-егетләр?» – диярсез. Аларны башка сынаулар көтә. Бәлеш исеннән сулышы кысылып туктап калганнар азмыни?! Акча кыштырдавы астында хөкүмәтнең ялган сүзен кабатлаучылар? Ходай аларны иң башта шагыйрь өчен иң кирәк булган сиземләү сәләтеннән мәхрүм итә. Алар хәтта үзләре кайчандыр ия булган шигъриятнең күптән инде җан тәслим кылганын да сизми!

Миңа чын шагыйрьләр кызыграк. Гыйбрәтле язмышка ия булыр өчен кыю йөрәкле, саф намуслы булырга кирәк.

Даниянең әле барысы да алда. Хатын-кыз меркантильлегеннән арынып шигърият киңлекләренә чыга алырмы ул? Вакыт күрсәтер. Бөек шагыйрәләрнең – Ахматова, Мистраль, Марина, Саҗидәләрнең – шигырьләре тиңдәш ирләрнекеннән берни белән дә аерылмый. Илаһи гамьнең җенесе юк.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

Комментарий язарга