“Арча якташлыгы” оешмасына егерме ел

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында “Арча якташлыгы” оешмасы үзенең егерме еллык юбилеен билгеләп үтте. Арчалыларны бәйрәм белән котларга шул төбәктә туып-үскән күп кенә артистлар, җырчылар да килгән иде.

6 нчы апрель күпләр өчен, ниһаять, кояш җылысына күмелгән көн булып истә калса, арчалылар исә бу кичтә К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында җыр-моң һәм залның алкышларына күмелде. Моның төп сәбәбе һәм сәбәпчеләре – Арча район халкы, чөнки нәкъ шул көндә “Арча якташлыгы” оешмасы үзенең егерме еллык юбилеен билгеләп үтте.

Тарихта калачак юбилей мизгелләре данлыклы Казан артының барлыкка килүе, аның чор авырлыкларына карамастан үсүе һәм чәчәк атуы, бүгенгесе көндә ирешелгән уңышлары һәм киләчәктә яулар үрләрен барлау булган дисәм дә, ялгышмам. Бу якның кайсы өлкәсен алсаң да, һәрчак рухи матурлык аңкый. Гаҗәеп табигатеме, әллә инде Тукай феномены каннарына сеңгәнме һич аңлап булмый, шуңа күрә ак көнләшү һәм соклану хисләре белән генә тамаша кыласың.

Кичә Казан каласы  аяныч язмышка дучар ителгән 1552 нче елга тарихи күренеш белән башланып китте. Колшәриф (әлеге рольне Г. Камал исемендәге Академия театры артисты Фәнис Җиһанша башкарды): “Бу сабыйларны Казан артына алып китегез. Арча башкаланың умыртка баганасы, ә сабыйлар татар милләтенең киләчәге. Мин монда калам”, – ди. Әйе, Арча ул – бөтен Татарстанның терәге һәм киләчәге булды һәм булачак. Биредәге халыкның һәр икенчесе көй суза я булмаса каләм тибрәтә, үз гомерләрен халкына тугры хезмәттә үткәрә.

Егерме ел дәвамында зур эш башкарылган, моны тамашачы үз күзләре белән күреп, белеп кайтып китте. Бу эштә зур көч куйган “Арча якташлыгы” оешмасы җитәкчесе, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтовка һәм шулай ук Арча районы җитәкчесе Илшат Нуриевка үзләренең рәхмәтләрен алкышлар аша җиткерделәр.

Очрашу кичәсен Нурзадә һәм Рамил Мөхетдинов алып барды. Татарстанның халык артистлары – Гөлзадә Сафиуллина, Фердинад Фәтхи, Шамил Әхмәтҗанов, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты – Лилия Муллагалиева, шулай ук танылган җырчылар Лилия Хәмитова, Илназ Гарипов, Илназ Бах, Гүзәл Идрисова һәм яшь башкаручылар, бию-җыр коллективлары үзләренең якташларын бәйрәм белән котлап чыгыш ясадылар.

Тарихта гасырлар, еллар-айлардан да кадерлерәк көннәр бар. Бергә һәм бердәм булып уздырган сәгатьләрдән безнең бәхетле һәм якты киләчәгебез төзелә. Бу турыда һәрчак истә тотып һәм кайгыртып яшәгәндә генә без югалмаячакбыз. Арчалылар исә бу кагыйдәне истән чыгармыйча һәрчак очрашып торалар. Данлыклы Казан арты бу урында да беренчеләрдән.

1 2 3 4 5 6

Комментарий язарга