Арчадан шигъри күчтәнәч

Күңелеңә илһам килсә, синең яшеңне сорамый инде ул. Менә Арча районы Урта Сәрдә китапханәсе каршында оешкан «Каләм тибрәтүчеләр» һәм «Ак калфак» оешмаларына йөрүчеләр дә бер кочак шигырьләр юллаган безгә. Кайберләр укучыларыбыз хозурына да тәкъдим итәргә булдык.

Рәфкать Ишморатов

          Камаша чишмәсе

Авылның нәкъ уртасында

Кызылсу елгасы тар.

Шул елганың итәгендә

Камаша чишмәсе бар.

Челтер-челтер ага суы

Тыңлаулары күңелле.

Аның челтерәп агуы

Дәртләндәрә күңелне.

Аның суы агып китә

Кушыла ул елгага

Барлык сулар бердәм булып

Әйләнәләр дәрьяга.

Ринат ага Рәхимов та

Шул чишмәдән су эчкән.

Су эчеп, шифа алганга

Шигырьләр иҗат иткән.

 

Авылым кырлары

Җәйнең аяз көннәрендә

Чыгам басу буйларына.

Дулкынланып иген үсә

Авылым кырларында.

Сәрдә – гүзәл табигатьле,

Шау чәчәккә язын күмелә

Аның матурлыгын күреп,

Күңелләрем сөенә.

 

Гөлбикә Мөхәммәтҗанова

 

Яшьлегем хатирәсе

Яшьлек – иң гүзәл мизгелдер,

Күңел тулы сөю, наз гына.

Ашыктырма, вакыт, ашыктырма

Туктап торчы зинһар аз гына.

Туктап торда узганыңа кара

Яшьлегендә ничек яшәлгән.

Сөю килгән, мәхәббәттә генә

Яшен булып җирдә яшнәлгән.

Шулар арасыннан тик берәве

Гомер буе өзгән үзәкне.

Ул төшләргә кереп, күңелләргә кереп

Телгәләгән гашыйк йөрәкне.

Гомер узган саен үзәкләрне өзеп

Ныграк төшә икән исләргә.

Картаелган саен аны уйлап

Биреләсең тирән хисләргә.

Урамнарда җыр һәм моң агыла

Яшьләр кайта кичке уеннан

Кулларына гармун тоткан егет

Нигә чыкмый икән уемнан.

Кем гаепле дигән сорау куеп,

Гаеплене эзли башлыйсың.

Яшьлегеңдә язган көндәлекне

Укыйсың да ертып ташлыйсың.

Онытылмаган мәхәббәтләр була

Онытырга уйлап баксаң да

Ерак калган яшьлек китабыңны

Ертып ташлап утка яксаң да.

Горур булу бер дә кирәк түгел,

Гафу итә белү кирәктер.

Минем кебек мәхәббәтен сагынып

Яшәүчеләр, бәлки, сирәктер.

Сирәк булсаларда бар бит алар

Яшерен  генә яну, көюләр

Еракларда калган мәхәббәтне

Гел үзеңчә уйлап, сөюләр.

Моңсу гына басып торабыз без

Мәхәббәтнең ике ярында.

Гомер узган, картаелган инде

Риза булыйк хәзер барына.

 

Комментарий язарга