«Казан-Арена» атмосферасын телевизор аша карау белән чагыштырып та булмый

Казанда дәррәү килеп дөнья буенча футбол чемпионаты уза. Төрле илләрдән килгән ачык йөзле җанатарлар шәһәр урамнарына яңа сулыш кертәләр. “ Уен барышында трибуналарда нинди атмосфера өстенлек иткәнен беләсе иде, телевизор аны чагылдыра алмый шул”, — ди Киров өлкәсендә яшәп килүче, футбол уенын яратып караучы Руслан Чекмарев.

Әтисе Юрий Геннадьевич белән Казанга килеп өметләрен акландыра алдымы икән футбол буенча дөнья чемпионаты? Бу сорауларга әңгәмәбездән җавап алырбыз.

-Ни өчен Франция һәм Австралия уенына билет алырга булдыгыз?
Руслан: Дөресен генә әйткәндә, без башта Россия җыелма командасы белән Согуд Гарәбстанныкына гариза җибәргән идек. Тик аны хупламау сәбәпле без Франция һәм Австралия уенына билетлар алырга булдык. Вакыты буенча да безгә бик уңайлы булды, Казан да якында.

— Ә ни өчен гаризагызны хупламадылар?
Юрий Г: Миңа калса, әлеге уенга билет алырга теләүчеләр саны күп булгандыр. Без инде интернет аша гына эш иттек, шуңа күрә гаризага җавап килмәде.

— “Казан-Арена” стадионы нинди тәэсир уятты сездә?
Руслан: Аренаның масшатбы шаккатырды: караучылар урыны (41000), дөнья стандартларына туры килә торган заманча трибуна.

-Кайсы команда өчен җан аттыгыз?
Руслан: Мин Франция өчен. Гамәлдә, барлык уенчыларны беләм, аларның уйнау стиле ошый.
-Юрий Г: Мин яхшы һәм сыйфатлы уен өчен. Күңелем белән мин дә Франция өчен идем.

-Матч алдыннан уен исәбен якынча чамалаган идегезме?
Руслан: Капкага күп туп кертелер дип уйламадым, шулай булып чыкты да.

-Кайсы уенчы күбрәк ошый?
Юрий Г: Гризман, Погба.
Руслан: Миңа да Антуан-Гризман якын. Бик оста уенчы, кыска вакыт эчендә дөрес карар кыла белә.

-Чит ил җанатарлары нинди тәэсир калдырды?
Руслан: Барлык җанатарлар да ачык йөзле, елмаеп кына торалар. Истәлеккә фотога төшәргә каршы түгел, киресенчә, сөенәләр генә. Милли киемнәрдән киенеп килгәнәре шактый иде.

-Футбол карарга яратасыз, ә үзегез нинди дә булса спорт төре белән шөгелләнәсезме?
Юрий Г: Һөнәремә карап(мин физкультура укытучысы) барлык спорт төрләре дә миңа кызыклы. Атыш, өстәл теннисы, волейбол уеннарын яратып карыйм. Үзем исә футбол уйнарга яратам.
Руслан: Мин футболның мәңгелек фанаты! Дуслар белән җыелышып атнага 2 тапкыр туп йөгертәбез.

— Россия җыелма командасының Согуд Гарәбстанын 5:0 исәбе белән җиңүе күп кешене шаккатырды. Сез моңа ничек карыйсыз?
Рулсан: Чыннан да, Россия җыелма командасы бик шәп уйнады. Үзенең бар гол моментларын да тормышка ашырды. Дөресен әйтәм, мин мондый зур уңышлы исәп көтмәгән идем.
Юрий Г: Беренче уенда көндәшләр әллә ни көчле түгел иде. Капкага ни очты, шул кереп барды. Менә икенче уен барысын да күрсәтер.

-Әлеге көн сездә нинди тәэсирләр калдырды?
Руслан: Бары тик уңай! Дөнья буенча футбол чемпионатын карарга мөмкинлек булган саен аның белән файдаланачакмын.
Юрий Г: Киров өлкәсендәге юллар гына бераз күңелне төшерде, тик бу мөһим түгел. Иң мөһиме – без әлеге сәяхәтебездән чын мәгънәсендә ләззәт алдык! Кызганыч, Фан-Фестта була алмадык. Әле Руслан белән, киләчәктә Казанда тагын яңа проектлар булмый калмас, һичшиксез киләчәкбез. Көтеп кал, Казан!

Комментарий язарга