Китсәң иде армиягә сөйгән ярларың белән…

Язгы-көзге чакырылыш җитү белән, авылларда яшь егетләрне армия сафларына озату мәшәкатьләре башлана. Егет яшәгән йортка авыл яшьләре, туганнар җыела. Туганнар, алъяпкыч итәгенә күз яшьләрен сөртә-сөртә, энекәшләренә матур теләкләрен җиткерәләр. Авыл егетләре дә калышмый. Рюмкадагы аракыларын түгә-түгә: “Брат, исән-сау әйләнеп кайт инде…” – дип, “озын”, “эчтәлекле” тостлар әйтәләр алар. Бераз кыза төшкәч, җырларга да исәп итәләр әле.

“Военкомат янсын иде

Комиссарлары белән

Армиягә китсәң иде

Сөйгән ярларың белән!” –

дип, шәп кенә башлап китәләр дә, калган куплетларын онытып җибәрәләр бит, каһәр. Бераз авыз эчендә ботка пешереп алалар да, шуның белән җыру тәмамлана. Теләкләр әйтелеп, җырлар җырланып беткәч, табын артындагы егет-кызлар да таралыша. Теге “брат”ларның кайсы үз аягы белән, кайсы кемнеңдер җилкәсенә салынып, өйләренә таба юнәлә. Бер “зур эшне” тәмамладылар, әле иртән иртүк “брат”ны районга озатасы бар бит. Ул озату процессы авыл урамын җырлап әйләнүдән тора бит әле! Зур авырлык белән йокыдан торып, бер-берсенең иң өсләренә кулларын салып, урам буйлап китә болар. Берсе гармун шыңгырдаткан була, берсе тагын җыру башлый:

“Военкомат ишек алдын

Таптамам дигән идем,

Туып-үскән авылымны

Ташламам дигән идем…”

Башкалар аның җырын күтәреп ала:

“Военкомат ишек алдын

Таптарга туры килде.

Туып-үскән авылымны

Ташларга туры килде…” 

Берничә көннән соң, авыл яшьләре егетне тимер юл вокзалына озатырга да килә. Кызларның берсе сумкасыннан кызыл помада чыгарып, поезд тәрәзәсенә “Жду!! Люблю!!!” – дип сырлый. Егет китә. Әти-әни, туганнар, “братлар” белән телефон, интернет аша аралашып тора ул. Әле әти-әнисе, сумка-сумка күчтәнәчләрен төяп, бер-ике мәртәбә армиягә “кунакка” да килеп китәргә өлгерә. Шулай итеп бер ел армия срогы үтеп тә китә…

Шушы күренешләрне күзәтеп торам да, безнең абыйлар армиягә киткән елларны, чорларны искә төшерәм. Әйе, кайбер охшашлыкларны табарга була, әмма ул телефонсыз, интернетсыз чорның үз матурлыклары булган икән шул…

Өй түрендәге көзгегә кулъяулыклар эленгән. Аларны “солдат вечеры”на килгән кызлар күңел җылысын салып чиккән. Кулъяулыкларга аллы-гөлле чәчәкләр тезелгән, чит-читләрендә – челтәрләр. Иң уртадагы берсе әллә кайдан ук күзгә ташланып тора. Анысына “Хәерле юл! Көтәрмен” дип язылган. Табын да улкадәр сый-нигъмәтләрдән сыгылып тормый, яшьләр дә тыйнаграк.

Иртән теге кулъяулыклар муенга салына, әни кеше улын почмак якка чакырып кертеп: “Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, балам!” – дип, улына ипинең кибән башын каптыра. Гармунчы егет тә бөтен шартын китереп уйный. Бармаклары талгач, гармунын башка берәүгә тоттыра. Анысы тагын да куәтлерәк, дәртлерәк итеп уйный башлый. Җырлаучылар да кимен куймый. Бер җырны тәмамлау белән, икенчесен башлыйлар:

“Китәм дисең, китәм дисең,

Китәм дисең, кайларга?

Нужәли сабыр итмисең

Тагын бер-ике айларга!?”

Аларның үзәк өзгеч җырларын тыңлап, күрше апайлар да күз яшьләрен тыя алмый. Әти кеше дә яшереп кенә күз яшьләрен сөртә, әни кеше, улы киткән якка карап, кулъяулык болгый. Кемдер: “Теге якка каратып болгама, үзеңә таба болга”, – дип, өйрәтеп ала, кемдер: “Исән-сау кайтырга насыйп булсын…” – дия-дия, әни кешене юата.

Берникадәр вакыттан соң ике арада хатлар йөри башлый. “Сәлам Балтачтан! Сәлам Хабаровскийга! Исәнме, безнең өчен иң кадерле булган улыбыз! Сиңа хат яза әниең. Өйдәгеләрдән, туганнардан, күрше-күләннәрдән сиңа күп сәлам. Сәлам кыскача тәмам, ә хәзер аз гына язылачак сүз юлларыма күчәм…” – дип башлана ул хатлар. Ул хатларда авылдагы зур һәм кечкенә яңалыклар: кемнең кемгәдер өйләнүе, кияүгә чыгуы да, кара сыерның кызыл бозау китерүе дә, оядагы казның ничә күкәй басуы да бәйнә-бәйнә языла. Хатның бөкләнгән кырыена кайберәүләр ун сум акча да кыстырып куя әле. Икенче берәүләр бөтенләй арттырып җибәрә – котлау открыткасының кырыен лезвие белән кисеп акчаны шунда яшерә. Хатка: “Улым, теге ыштаныңа теккән акчаң беткәндер инде, менә тагын открытка эченә салып җибәрәм, берәр тәмле әйтер алып ашарсың”, – дип язып куярга да онытмый. Ике ел буе шундый матур, җылы эчтәлектәге хатлар явып кына тора. Ерак Хабаровский якларыннан да шундый ук хатлар килә. Улларының, солдат формасы киеп төшкән, аклы-каралы фотоларын карарга бөтен күрше халкы җыела. “Бер дә ябыкмаган, картычкыга матур төшкән!” – дия-дия, бик озаклап караганнан соң, теге аклы-каралы “картычкы” түрдәге көзге рамына менеп кунаклый. Ике елга бер посылка да җибәрергә өлгерәләр әле. Ул посылкада иң кыйммәтле әйбер – әни кеше бәйләгән йон оекбаш белән бияләй инде…

Армиядән кайту вакыйгасы да хәзергедән күпкә аерылып тора. Авылдагы берничә кешедә генә телефон бар. Шуларның берсенә районнан: “Фәлән кешенең малае армиядән кайтып килә!” – дип хәбәр бирәләр дә, тегесе сөенеч алырга чыгып йөгерә. Сулышларын еш-еш ала-ала: “Сөенчегә нәрсә бирәсең? Малаең армиядән кайтып килә!” – дип, йортка килеп керә ул. Билгеле, мондый сөенечкә ефәк яулык та, күлмәк тә кызганыч түгел инде.

Менә шундый интернетсыз, телефонсыз, машинасыз, әмма хатлы, кулъяулыклы, матур  чорлар иде ул…

Кайсы гына чорда яшәсәк тә, күкләребез – аяз, көннәребез тыныч булсын. Илләребезне сәламәт, батыр егетләребез сакласын. Аларны яшьтәшләре моңлы җырлар җырлап, чәчәкле кулъяулыклар чигеп озатсыннар да, әти-әни, күршеләре, туганнары һәм ашъяулыкка төрелгән бер чите тешләнгән икмәк сагынып көтеп алсын иде…

ФОТО: yuga.ru

ФОТО: yuga.ru

Комментарийлар

  1. Айрат
    Фев 23, 2018 @ 13:26:24

    Амин!

Комментарий язарга