Киләчәгебез Ходай кулында

Быелгы март аеның гүзәл бәйрәме 8 Март янәшәсендә календарьдә тагы бер кызыл дата өстәлде. Халыкара хатын-кызлар көне – матурлык, наз һәм ярату алиһәләрен данлау көне булса, 18 нче март якты киләчәгебезне сайлау көне булып хәтердә калачак.

Сәясәт белән хатын-кыз никадәр туры килми кебек тоелса да, һәр көн нәфис затларның шат елмаюларын күрү, көннең уңышлы үтүенә сәбәп булган кебек, 18 Март сайлаган президентыбыз исә уңышлы киләчәккә юл ярачак.

6 ел элек – 2012 нче елның 4 мартында Россия Федерациясе гражданнары Президент сайлаган иде, ул вакытта миңа 15 кенә яшь булганга, сайлауларда катнашмадым, ә менә К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Салават Хәбибуллин исә үзенең гражданлык бурычын үти. Ничегрәк үтәве турында тулырак үзеннән сорарга булдым.

  • Салават, беренче тапкыр президент сайлавында катнашкан көнең исеңдәме?
  • Әлбәттә, исемдә. Бүгенгедәй күз алдымда, 18 яшем тулган ел иде ул. Сайлау участогына килгәч, “яшь сайлаучы” дип бүләккә китап биреп җибәргән иделәр.
  • Сайланачак Президенттан нинди яңалыклар көтәсең, гомумән, киләчәкне ничегрәк күз алдына китерәсең?
  • Киләчәгебез — Ходай кулында. Иң мөһиме: күгебез аяз, дөньялар тыныч булсын.
  • Сәхнә кешесе буларак, сәясәт белән кызыксынасыңмы? Әллә күбрәк иҗатка өстенлек бирәсеңме?
  • 21 нче гасыр кешесенә сәясәтне белми яшәү оят булыр иде, замана белән бергә атлыйм дисәң, илдә, дөньяда ниләр барганын белеп торырга кирәк. Моның өчен артык күп тырышлык куймыйча интернетны ачып карау да җитә. Шулай да, тормышымда төп өстенлекне, әлбәттә, иҗатка бирәм. Сәхнә кешесе тормыштагы вакыйгаларны сәхнәдә башкалар каршында уйнап күрсәтә. Монда исә үзеннән-үзе оста сәясәтче дә яки гади крестьянчы да буласың.

1

Комментарий язарга