Артистларның уены — çok güzel

Футбол буенча дөнья чемпионатына килгән кунакларга Казаныбыз үзенең бар ишекләрен дә ачты. Һәр турист, башкалабызның иң күркәм, матур урыннары белән бергә рухи мирасыбызның да ишекләрен ачып керә ала. Сүзем, әлбәттә, театр турында.

Бу көннәрдә, булсын Г. Камал исемендәге Академия театры, булсын К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры – һәр икесе кунакларга отышлы ташламалар тәкъдим итә.

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына спектакльләр карарга кунакларыбыз килә тора. 25 нче июнь Рәмзия Габделхакова әсәре буенча куелган “Өзелгән яфраклар” (режиссеры – Резеда Гарипова) спектакленә Кырымнан килгән милләттәшебез Болгаров Гумәр әфәнде исә зур бәя бирде: «Мин Казанда 1982 нче елда булдым. Бу Казан – башка Казан, матур Казан. Татар театры спектаклен карау бәхетенә ирештем. Иң матур хисләр биләп алды. Спектакль бик тетрәндерде, актерларның уены çok güzel», дип – күз яшьләре аралаш, үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

3

Комментарий язарга