Артистлар футбол карыймы?

Футбол буенча дөнья чемпионаты җанатарлар өчен генә түгел, ә, гомумән, бар халыкның да яшәү рәвешенә әйләнде. Турыдан-туры булмаса да, ботакның очы һәркемгә тиеп узды. Тинчурин театры артистлары бу турыда ни уйлый?

Берничә көн элек, таксист “без машиналарны 3 ай элек әзерли башладык” дип, зарланып алса, кайберләре Казанның тагын да матурланып китүенә чын күңелдән шатланып туя алмыйлар. Кунакханә, кибет һ.б. хуҗалар әллә нигә бер килә торган бәхеттән файдаланып калырга тырышалар. Ә спорт сөючеләр, самими баладай, бар дөньяларын онытып, чын күңелдән яраткан командалары өчен җан атып яшиләр.

Ә менә К. Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артистлары бу көннәрне ничек уздыралар икән: яраткан командалары өчен җан атып яшиләрме, әллә инде футбол буенча Дөнья Чемпионаты аларның тормышларына бер үзгәреш тә алып килмәгәнме? Гомумән, артист халкы ни дәрәҗәдә спортсмен икән?

Гүзәл Галиуллина: Кечкенә вакытта без җәй көннәрен пионербол уйнап үткәрә идек: газ трубасы сетка вазыйфасында. Мәктәп елларында рәхәтләнеп, волейбол уйнаулар һәрчак хәтердә саклана. Хәзерге вакытта саф һавада йөгерергә яратам: минем өчен ул барлык уйларны тәртипкә китерү, ял итү өчен менә дигән ысул. Футбол буенча Дөнья Чемпионатына килгәндә, илебездә шундый зур масштаблы спорт чарасы үтү, әлбәттә, горурлык хисләре уята. Үзем азартлы җанатар булмасам да, футбол буенча Россия җыелма командасының уңышлары өчен куанам.

Салават Хәбибуллин: Спорт белән даими шөгыльләнеп торам. Яраткан спорт төре – футбол. Шулай ук волейбол, хоккей, баскетбол һ.б. белән дә кызыксынам. Футбол буенча Дөнья Чемпионатында кем өчен җан атам дигән сорауга – барысы өчен дә, дип җавап бирер идем. Иң мөһиме – матур уен. Җанатарларны шулай сөендерсәләр безгә шул җитә. Тормышыма Чемпионат әллә ни үзгәреш алып килмәде, бар да гадәттәгечә, Аллага шөкер. Бөтен җирдә футбол турында сөйлиләр, төшкә генә кермәсен.

Диләрә Фәттахова: Мәктәптә укыганда, минем яраткан спорт төре – волейбол һәм баскетбол булды. Безнең мәктәптә кызлар командасы бар иде: төрле ярышларда катнашып, күп кенә призлы урыннар да яуладык. Казан театр училищесында укый башлагач, бу уеннарны мин еш искә ала идем, чөнки биредә мондый төр уеннарны уйнарга мөмкинчелек юк. Хәзерге көндә дә үземне контрольгә алып, спорт белән шөгыльләнергә тырышам. Футбол буенча Дөнья Чемпионаты белән бик үк кызыксынмыйм, бу – вакыт җитмәү белән сәбәпле. Чемпионат вакытында күп чаралар үткәрелү, һәрчак, хәтта төнлә белән, бәйрәм атмосферасы саклану – күңелле күренеш. Чит илләрдән килгән кунаклар белән аралашу бик кызык, үзең өчен күп яңалык аласын. Яшьләр өчен бу менә дигән күңелле вакыйга, ә менә кайбер олы яшьтәге кешеләргә бу хаос бик ошап бетмәсә дә мөмкин. Казаныбыз бу көннәрдә аеруча матур: шаулап-гөрләп тора. Әлеге халәт миңа бик ошый.

3

Комментарий язарга