Ата-аналар җыелышыннан соң…

Кич. Көзге суык яңгырлы җил сары яфракны тәрәзә пыяласына китереп сылады. Яфрак әкрен генә шуышып, тәрәз буйлап аска үрмәли, юлында очраган су тамчыларын йотып бара башлады. Әле генә яфрак үрмәләп үткән урынга яңа яңгыр тамчылары килеп бәрелде. Кабинеттагы люминесцент лампаның суык уты тәрәз пыяласында чагыла, урамдагы сары фонарьләр, сүнәм-сүнәм дигән кебек, тонык кына яналар иде.

Тирә яктагы шау-шу, көз иртәләрендә генә була торган карга каркылдашуын хәтерләтә иде.

Башта юаш кына елмаеп торган укытучыга,  җыелышта купкан гауганы әзгә генә булса да туктатыр өчен, тавышын күтәрә төшәргә туры килде:

— Бию дәресенә балаларга чешки, кара шорты һәм рәсемсез ак футболка кирәк булачак.

-Ә рәсемле булса ярыймы? — диде кемдер.

— Рәсемнәр балаларның игътибары җәлеп итә, һәм укытучы әйткәнне тыңлау авыр була. Шуңа күрә, гади ак футболка кирәк.

— Ә соры булса ярыймы?

— Ак булса әйбәтрәк.

— Ярый, ә озын җиңле булса?

— Кыска булса уңайлырак булыр.

-Ә чешки урынына резин тапочки булса ярыймы?

-Резин тапочки белән балаларга шөгыльләнү авыр булачак. Чешки алсагыз яхшырак булыр.  Ак футболка, кара шорты һәм чешкалар бик күп җирдә комплекты белән сатыла. Һәм дә бик очсыз.

— Ә кроссовка алсак?

-Чешки белән уңайлырак булыр.

— Ә бездә менә дигән яшел сандали бар.

— Шулай да, чешки булса яхшырак булыр иде.

— Ярар, ярар. Ә шорты ак төстә кирәк бит?

— Кара. Кара булса яхшырак.

— Ә ак ярамыймы? Ә соры булса?

— Кара булса әйбәтрәк.

Бу яшь кенә укытучының сабырлыгы гаҗәпләндерә. Ул йомшак кына елмаеп барлык сорауларга җаваплар бирә.

Аны, ата-аналар җыелышына башка бер гасырдан килеп эләккән чукрак карчык та чыгырыннан чыгара алмый.

— Ни диде ул? — дип сорый карчык һәр минут саен.

Ярый инде, янында, барысын да тырышып кәгазьгә язып баручы күзлекле апа бар. Ул гасырлар арадашчысы ролен үти.

Сөйләшү акча җыюга килеп төртелә.

-Барын да санагач, бөтен кешегә дә хәбәр итәрбез, — диләр акча санарга оста ата-аналар.

— Ни диде? — ди әби.

-Әйдәгез алайса болай итик, сез күпме акча кирәк булганын санагыз да, аннан безнең барыбызга да әйтерсез. — ди кайсыдыр әни, сүзгә кушылып.

-Без башта саныйк, аннан әйтербез.

— Ә мин кызымны чыгарганда без дүрт меңнән җыештык. Ләкин анда күп нәрсә булды. Чәчәкләр, автобус, өстәл..

— Ә чыгарылышның ни катнашы бар?

— Болай әйтәм, бик күп чыкты бит.

— Без санарбыз да хәбәр итәрбез.

-Әйе сез аннан әйтегез. Санагыз да…

— Ни диде ул?

Тәрәз пыяласына ябышкан яфрак инде тәрәздә юк иде. Бары тик көзнең суык яңгыры, тәрәз пыяласына тып-тып бәреп, дөньядагы иң күңелсез көйне көйли иде.

***

Өенә кайтач, укытучы кыз, җилкәсеннән дымланып, авыраеп калган пәлтәсен салды. Аягын кысып торган кара күн түфлиен тигезләп урынына куйды. Ялан аяклар, салкын кафельгә басып, бүлмәгә үттеләр:

— Оливьер, Оливьер, мин ниһаять кайттым! Бүген ата-аналар җыелышы булды. Бераз тоткарланырга туры килде, син бик ачыккансыңдыр, — дип, укытучы бүлмә почмагында торган аквариумга үрелде. Аннан ул назлы куллары белән, кечкенә генә тычкан алды һәм террариумда утырган кызыл күзле еланын ашатты.
c1072458_275ff940aa411886091ca13fed465f6c

Фото: charahub.com

Комментарийлар

  1. Ку
    Сен 06, 2018 @ 16:59:26

    Кызык

Комментарий язарга