Аудиокитап тыңлау яхшымы, начармы?

Бүгенге көндә укырга теләгән китапны табып уку бик җиңел. Китап кибетләре адым саен, ал да укы гына. Китап кибетенә барасың килмәсә, бөтенесе интернетта бар. Әгәр китап укып утырырга вакытың булмаса, нишләргә?

Монда ярдәмгә аудиокитаплар килә. Аудиокитаплар хәзер бик популяр. Бу мода көнбатыштан килә, андагы халык бер минутын да бушка үткәрмәскә тырыша. “Бөке”дә утырганда, тренажерда шөгыльләнгәндә, ашаганда анда аудиокитаплар, аудиодәресләр тыңлыйлар, аудиокурслар узалар.

book-2911140_1280

Аудиокитапларның уңай һәм кире яклары бар.

Яхшы яклары:

  1. Күзләреңне сакла!

Компьютер мониторыннан, телефоннан укыганда күзләр арый. Кәгазь китаптан укыганда бүлмә һәрвакыт якты булырга тиеш. Аудиокитап исә андый проблема тудырмый. Кабызып куясың да, үз көенә сөйли. Тыңлап тик утыр.

  1. Вакытыңны әрәм итмә!

Без бик күп вакытны юлда уздырабыз. Эшкә, укуга барганда, өйгә кайтканда шактый вакыт автобуста, метрода яки машинада уза. Бик күп минутлар юкка, яки аннан да начаррагы, тирә-якка ачуланып уза. Монда да аудиокитап ярдәмгә килә. Берәр әсәр яки аудиодәрес тыңласаң, юл да уза, әсәр дә “укыла”. Җияүләп кичке шәһәр урамнарын урарга чыксаң да, колагыңа берәр аудио китап таксаң, берничә километр узганыңны сизми дә калырсың.

  1. Сәламәт бул!

Бу пункт икенчегә пунктка бәйле. Спорт белән шөгыльләнгәндә, тренажер залында, йөгерү юлыннан барганда, велосипед тәгәрмәчен әйләндергәндә, гантель күтәргәндә, гәүдәңне генә түгел акылыңны да камилләштерә аласың. Бигрәк тә аудио китап бик кызыклы булса, гел яхшы формада булачаксың.

  1. Тыныч йокла!

Аудиокитаплар йоклап китәргә ярдәм итә. Кайчагында колак төбендә кемдер йомшак кына тавыш белән берәр нинди күңелсез текст укыса, үзенән-үзе йокланыла. Иң мөһиме җен-пәриләр турында тыңламагыз, төшегезгә керүе бар.

  1. Күңелле яшә!

Аудиокитаплар көндәлек тормышны бизи. Табак-савыт юасыңмы, идән сөртәсеңме, түшәм агартасыңмы, обой ябыштырасыңмы – аудиокитап белән эшләгәндә, мондый эшләр ул кадәр үк күңелсез булып тоелмый.

book-436507_1280

Аудиокитапларың минуслары турында да әйтми булмый:

  1. Кайбер кеше мәгълүматны тыңлау юлы белән кабул итә алмый. Моңа бераз гына өйрәнергә, күнегергә кирәк. Кемдер кәгазь китапны гына китапка саный. Андый кешеләр өчен аудиокитап тыңлау туры килми.
  2. Фильмны яки сериалны дуслар белән карап булса, аудио китапны төркем белән тыңлау уңайлы түгел.
  3. Аудиокитапларны тыңлау өчен җайланманың (мәсәлән, телефон) хәтер күләме җитәрлек булырга, яки онлайн тыңлыйсың икән, интернет буларга тиеш.
  4. Бөтен китаплар да аудиоформатка күчерелмәгән. Шунысы бигрәк тә кызганыч, татарча аудиокитаплар әлегә бик аз.

 

Комментарий язарга