Фәнис Җиһанша аудиокитаплар яздыра башлый

3 ел элек Вконтакте челтәре битләрендә Әмирхан Еникинең «Кем җырлады», «Бер генә сәгатькә» әсәрләренең Фәнис Җиһанша, Дания Нурлы, Әзһәр Шакиров башкаруында язмалары барлыкка килгән иде.

Шуннан соң шундый язмалар башкарырга тагын, тагын сорап хатлар алдым, дип яза Фәнис Җиһанша. Иң күп хатлар татар теле hәм әдәбияты укытучыларыннан килгән. «Киләсе сезонга кабат аудиокитап яздыра башлыйбыз. Әйдәгез, укучыларны һәм әсәрләрне бергә сайлыйк! Кайсы артистларның тавышларын ишетәсегез килә, языгыз!», — дип мөрәҗәгать итә Фәнис Җиһанша.

Дуслар, сез нинди китапларны язмада ишетергә телисез? Тәкъдимнәрегезне языгызчы.

21294997_1398512890256809_5290356078863712256_n

Комментарийлар

  1. Зөлфия Кадыйр.
    Сен 04, 2017 @ 14:54:42

    Артист булмаган кайбер кешелернең дә тавышы бик матур яңгырый. Миңа мәсьәлән Татарстан радиосы дикторы Талгат Хәммәтшин, язучы-галим Фоат Галимуллин, җырчы Рөстәм Асаевның тавышлары бик охшый. Бик матур, чиста әдәби татар телендә сөйләшәләр, тавыш тембрлары да бик затлы. Алар да укысын.

Комментарий язарга