Альбина Гайнуллина

maxresdefault копия

Лилия Хәмитова җырларын тыңлаганда…

“Буран дулый, буран тынмый, бураны шундый көчле…” Ямьле яз айлары булса да, нәкъ кыш көннәре төсле. Апрель бураннарын да күрергә насыйп булды менә. Олылар әйтмешли, алды-арты хәерле булсын әйдә.

Нинди ел фасылы булуына карамастан, Лилия Хәмитованың  җырларын тыңлаганда хатирәләр туган ягыма йөгерә. Җыр-биюгә һәвәс, хезмәткә нык күршеләребезне сагынып, ваемсыз яшьлекнең бәхетле көннәрен уйлап, онытылып киткән төсле булам. “Мин сиңа карыйм да, елларны саныйм да, гомерләр узганын аңлыймын. Тик яшьлек узмаган, узмаган ул заман, – диеп мин үземне алдыймын”. Килен булып төшкән йортның түрендә әле дә кадерле сабыйларымның бала чагы шау-гөр килә төсле. Әткәй-әнкәй көндәлек йорт эшләрен үз җае белән бер көйгә салып безне дөнья көтәргә өйрәтә. Кышка катланган тәрәзәләр күптән алынып чормага озатылган, яңарак кына юылган йорт эченә таралган агач исе борын канатларын иркәли. Әнкәйнең камыры кабарган, озакламый телеңне йотарлык тәмле мич коймаклары белән сыйлар, боерган булса. Утын әрдәнәсеннән каен түмәркәләренең нечкәрәкләрен сайлап йөридер үзе. Утын сайлауның да үз хикмәте бар иде бит. “Нарат агачы эләксә, мич эчендә шарт-шорт килеп, коймаклы табага күмер төшә, ризыкны көйдерә”, – дия торган иде әнкәй. Мич авызында гәрәбәдәй кызарып торган күмерләр кызуында коймаклар сикерткәне аның хәзер төш кебек.  Сагынмаслыкмы соң?!

Ә бакчада яз… Тау башыннан гына шулай тәгәрәп төшә иде дә ул, иң элек бәрәңге бакчасына, ишек алларына түгелә торган иде. Без олы капканы ачып, ерганаклар ерып аны урамга, авылга озатабыз.  Әллә шәһәргә килү юлын тапмый, машиналар гөрелдесеннән куркып, каршы алучы, юл күрсәтүче булмаганга соңарды микән быелгы яз да?! Эх, авылга кайтып, җитәкләп алып киләсе үзен. Күңел сизә: безнең бакчага төшкәндер инде. Бакчадагы шомырт, алма, чия агачларының бөреләрен уяткандыр күптән. Кайтучы булмаганга үпкәләп яталар микән, җанкайларым.

Безне сагынып сандугачкай да су буйларындагы талларны моңлы җырлары белән елата микән. Мин утыртып калдырган алгы бакчадагы ак сириннәрнең ботагына кунып тәрәзә ачканымны көтә микән.

Минем сандугачымны күрсәгез, сәлам әйтегез. Сез аны, һичшиксез, танырсыз. Лилия Хәмитованың җырларын отып алып сайраган башка кош булмас җирдә.

Тасмалы кассеталар, магнитофоннар үзе бер буын  тарихыдыр шул. Аларның өзелгән тасмаларын тырнак буявы белән кат-кат ябыштырып, ялгап тыңлый идек. Ватылган, кыланып җырлаудан баш тарткан магнитофоннарга егетләр генә түгел, күп кенә кызлар да ашыгыч ярдәм күрсәтә белде. Иң мөһиме кул астында әниеңнең бигуди сеңгере һәм мамык белән спирт, йә одеколон булсын! Шул магнитофон таныштырды да инде безне.

– Әнкәй, бакча коймасында нинди кош икән ул? Сандугач түгелме? – ачык тәрәзә каршында нәни кошчык җырга кушылып өздереп-өздереп сайрый, көйне кабатлап чут-чут килә.

– Түгелдер, сандугачлар кеше күзенә күренеп сайрамыйлар бит алар, – дигән була әнкәй. Шулай да камыр эшен калдырып, күзлекләрен киеп, карарга килә. Алгы бакча коймасына утырып башларын бора-бора моңланган кошчыкка исе китеп:

– Сандугачка да охшаган үзе. Сүндереп тор әле патифоныңны, тавышын тыңлыйк, сандугач күргән юк иде бер дә, шундый була микәнни былбыл, – дигән була әнкәй.

maxresdefault копия

Ләкин кошчыгыбыз җыр туктау белән очты да китте. Без дә йорт эшләребезне дәвам иттек. Бер арада яңадан магнитофонны җырлатып җибәрдем. Аннан башка эш акрын бара, вак-төяк кулны тота кебек. Җырга ияреп эшләве икенче, ничектер күңелле. Ара-тирә сүзләрен белгән җирдә кушылып җырлап та җибәрәсең. Бермәлне күзем тагын теге тәрәзәгә төште дә тиз генә әнкәйне дәшеп алдым. Кунагыбыз Лилия Хәмитованың җырларына кушылып өздереп-өздереп сайрый. Дәртлерәк көйләргә ияреп нәни аякларын күчерештереп алган була, бии диярсең. Без тын алырга куркып,  исебез китеп сокланып торабыз. Бер мәлне кассетаның тасмасы бетеп җыр туктады. Сандугачым башын кырын салып нидер көтә. Мин башка кассета куйдым. Тыңлап-тыңлап торды да, ризасызлыгын белдереп очып китте былбылым. Нинди хикмәте булгандыр, шул көннән алып Лилия Хәмитованың җырларын куйган саен очып килеп тәрәзә төбендә сайрый торганга гадәтләнде нәни кошчыгым.

“Һәр кеше дөньяда бәхеткә омтыла, табармын әле дип ышана…” Сандугач күргән кеше бәхетле була дигән гыйбарәгә мин дә ихлас ышанып яшим. “Язмышка ни язган белми шул берәү дә, ни булыр алдагы елларда. Ышаныч-өметләр гомерлек булсыннар бәхеткә юнәлгән юлларда.”

Тирән мәгънәле, эчтәлекле җырлары белән сандугач күңелен яулаган җырчыга еллар буе күңелемдә йөрткән рәхмәтемне җиткерәсем килә.

 

maxresdefault копия