Алмаз Әхмәтгалиев

УЯН, ТАТАР !

УЯН, ТАТАР !

Алга барыр юлны томан сарган,
Үргә менәр баскычлар сынган .
Милләтемнең гореф — гадәтләре
Тирән йокыга талган, тынган .

Халкым шәрә — алдыбызда упкын ,
Ана телен күпләр оныткан .
Газизләрен чиксез биеклеккә
Күкрәк сөтен бирми очырткан .

… Уян , татар ,
Уян , газиз халкым !
Яшь буын кем дип безне атар ?!
Суга салмыйк бабаларның данын ,
Горурлыгыңны кайтар , татар .

Дуслык

Безнең дөнья йомры йомгак кебек ,
Дуслык җепләренә уралган .
Бу йомгакка туплап халыкларны ,
Тормышыбыз үргә юл алган .

Нинди телдә генә сөйләшсәк тә ,
Без бер — беребезнең туганы .
Гыйлемебез көчле , бердәм атлыйк ,
Онытмыйча һаман без аны .

Горур булыйк , саклыйк телебезне ,
Милләтләребез дус яшәсен .
Бу җиһанда белем агачыбыз
Дуслык көче белән яшәрсен .

АГАЧ

Кара төндә айга иптәш булып ,
Юл кырында үсә бер агач .
Яфраклары җилфер — җилфер килеп
Көй чыгара , кояш йоклагач .

Айның көмеш нуры бу агачның
Яшел яфракларын үпкәли .
Таң әтәче көнне уятканда ,
Иртәнге тамчылар иркәли .

Шушы юлдан йөргән юлаучылар
Ышыкланган кайчак давылдан .
Бу агачка гомер биргән адәм
Булган , диләр , күрше авылдан .

Бу кешене инде беркем белми —
Бай булганмы , фәкыйрьме икән ?
Тик беләләр бары шуны гына :
Бу тирәдән ул күчеп киткән .

Бакчасына яшь агач утырткан ,
Өмет белән тормышын үргән .
Йорт җиткергән , кочкан балаларын ,
Изге гамәл кылып көн күргән .

… Үзеңнән соң истәлегең калсын ,
Күңел түрләренә салырлык .
Гамәлеңә кеше хәйран калсын ,
Булсын һәркем үрнәк алырлык .

КҮРЕНЕШ

Искә алып яшьлек бусагасын ,
Көчен туплый арган бер бабай .
Уйларында яшел чирәм буйлап
Йөгерә икән нәни бер малай .

Таныш кебек бу күренеш аңа —
Искә ала үсмер вакытын .
Атлый алга — гамьсез яшьлегенә ,
Атлый бабай , атлый акыртын .

Ә каршында тора туган йорты ,
Эшләпәсе бераз чалышкан .
Гомер үткән саен , коймалар да
Җиргә таба шактый авышкан .

Күзли микән яшьлек күләгәсе —
Кемдер карый кебек ярыктан .
«Нихәл , улым , кайттыңмы , бәбкәм ?!» — дип ,
Чыгамы әнкәсе шатлыктан …

Уйларында аның үсмер чагы ,
Зәңгәр күзле сары бер малай .
Еллар үтеп , күпме сулар аккан —
Сабый инде күптән карт бабай .

Ак сакалын сыйпап учы белән ,
Тарта гүя гомер сагышын ;
Уйларыннан үткәреп тормышын ,
Күзәтәдер гомер агышын .

Ә бабакай һаман элеккечә ,
Үзгәрмәгән зирәк сүзләре .
Чал төшсә дә инде чәчләренә ,
Йолдызга тиң зәңгәр күзләре .

ҖИЛ

— Әй , җил абзый , диңгезләрне айкап ,
Килдеңме син котып иленнән ?
Үчең булса , әйдә , көч сынашыйк ,
Сөлге урап тотам билеңнән .

Курыктыңмы , нигә тынып калдың ,
Койрыгыңны сыртыңа салдың ?
Әллә инде сахраларны гизеп ,
Арыдыңмы ,
Йокыга талдың ?

Әллә берәр мәкер , хәйлә корып ,
Тыныч кына уйлап ятасың .
Сер бирмичә , тып — тын гына калып ,
Күңел кылымны уйнатасың .

— Әй , син , егет , юкка хәвефләнмә ,
Килмәдем мин көч сынашырга .
Батыр булсаң , горурлыгыңны җиң ,
Ярамый хәтта алдашырга !

Көчем күп һәм зур минем , мактанмыйм ,
Кирәк булса , давыл кузгатам .
Зәңгәр диңгез төпләренә төшеп ,
Утыз өч батырны уятам .

Килдем бары болытларны куып ,
Яңгыр җир өстен назласын , дип .
Җир йөзендә корылык булмасын ,
Игеннәр мул уңыш бирсен , дип.