Энҗе Ризванова

Бернигә дә карамастан Татарстан данын яктырта

Якташым Эльмира Кәлимуллина белән якыннанрак танышу максатыннан, 12 февраль “Маяковский” иҗат киңлегендә үткәрелгән очрашуга бардым. Аның турында моңа кадәр белмәгән шактый гынамәгълүмат туплау бәхетенә ирештем.

Алга таба

Оста барда аннан өйрән!

9 февраль “Ostа татар” проекты старт алды. Авторы – “Манзара” тапшыруы баш мөхәррире Миләүшә Сибгатуллина. Беренче көнне үк проектта катнашырга илледән артык кеше килгән иде. Алар арасында беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов (Tatar Malay) һәм югары уку йорты мөгаллимнәре дә бар.

Алга таба

Йәгез, бер дога!..

Татарстан Республикасының халык язучысы Аяз Гыйҗләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Исән булса, бүген аңа 90 яшь тулыр иде. Ул татар әдәбиятын һәм театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән язучыларыбызның берсе.

Алга таба

Кышкы «печән өсте» гөрли…

Гыйнвар башы студентлар өчен күңелле яллардан соң печән өсте кебек кызу вакыт. Барлык студентлар дәррәү килеп сессия тапшыра. Кемдер башын бәрә-бәрә имтихан материалын ятласа, кемдер күчерергә өметләнеп керә. Кайберәүләр, гомумән, “халява”га ышана. Кем ничек әзерләнгәнен, нинди лайфхаклар тәкъдим иткәнен белү максатыннан татфак студентларына мөрәҗәгать иттем.

Алга таба

Башкортстан студентлары КФУда кунакта

Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында укучы студентлар белән очрашу узды.

Алга таба

Мең рәхмәт!

УНИКС концертлар залында “Мең рәхмәт” хәйрия концерты булып үтте. Ул Казан хосписында дәваланучы балаларга һәм популяр җырлар авторы, бүгенге көндә Германиядә дәваланучы инвалид Ирек Габдрахмановка ярдәм итү теләге белән уздырылды. Хәйрия концертын ирекле журналист Рөстәм Исхаков оештырды.

Алга таба

«Татар моңы»: җырланмаган әле безнең җыр!

Хәбәр иткәнебезчә, «Идел» журналы «Татар моңы» бәйгесенең төп партнерларының берсенә әверелде. Гала-концерт алдыннан хәбәрчебез шактый гына катнашучылар, җанатарлар, жюри әгъзалары белән аралашты.

Алга таба