Энҗе Ризванова

“Безнең авылда кибет юк, налогы бик күп булганлыктан яптылар” (ФОТО)

Иртә таңнан торып, теплоходта Ташерка авылына таба юл тоттык. Беренче тапкыр әлеге транспорт чарасында елга буйлап барабыз. Биткә салкын җил исә, дулкыннар шаулый, салмак кына теплоход гөжелди, каршыда чиксез киңлек. Шәһәр тормышының ыгы-зыгысы, машинадан чыккан төтен исләре, бетмәс-төкәнмәс хәрәкәт – барысы-барысы да онытыла. Бар сихри мизгел һәм шул мизгелнең каһарманнары – без. Әмма сәгать ярымлык рәхәттән соң вакыйга бераз гына үзгәреп китә.

Алга таба

Казанда халыкара саммит старт алды

19-20 октябрь көннәрендә Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә «Телләр һәм мәдәниятләрнең Халыкара саммиты» («Международный саммит языков и культур») уза.

Алга таба

Үзгәрерме дөньясы?

Һәр яңа ел саен, гомумән, шул ел дәвамында илебезнең меңләгән өлкәсендә яңадан-яңа үзгәрешләр булып тора. Бер өлеше уңай кабул ителсә, тискәре кабул ителгәннәре дә юк түгел. Яшь буын вәкилләре, студентлар яңалыкларны ничек кабул итә һәм, гомумән, 2018 елда нинди үзгәрешләр көтә икәнен белү максатыннан сораштыру үткәрдем.

Алга таба

Алтын көздә җылы сүз…

Бүген Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең актлар залында хөрмәтле укытучыларыбызның һөнәри бәйрәменә һәм Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Алтын көздә җылы сүз” исемле бәйрәм концерты булып узды.

Алга таба

Елга бер иң арзан чәй һәм рулет — өлкәннәр шуңа лаекмы?

Өлкәннәр көненә багышланган мәкалә язып килегез дигәч, кулыма каләм алдым. Башка чиксез күп уйлар, төрледән-төрле фикерләр килә. Кайсын гына языйм соң: әби-бабаларыбызга рәхмәт сүзләре белән чикләнимме, әллә алар яшәгән авыр чор турында языйммы?! Озак кына уйлап утырганнан соң, үземне борчыган темага тукталырга булдым.

Алга таба

1aLZiG3ZBqM

Татар телен өйрәнергә кирәкме? (Сораштыру)

Белгәнебезчә, бу көннәрдә республикабызда татар теле белән бәйле бик четерекле вазгыять бара. Кайсы гына социаль челтәрне ачма, барысында да “Татар телен саклыйк! Петициягә кул куегыз!” дигән сүзләр язылган әлифба фоторәсемнәре урын алган. Алга таба

1aLZiG3ZBqM