Фәрид Мифтахов

jNekaksm0mE

Фәрид Мифтахов Матбугат көне белән котлый

Матбугат бәйрәме – ул “ирек” һәм “җаваплылык” төшенчәләренең үзара ныклы бәйләнешен тагын бер кат искә төшерү өчен сәбәп булып тора. Чөнки каләм иреге югары җаваплылык таләп итә, менә шуның өчен әйтелгән һәм басылган сүз гаять зур көчкә ия, ул төзи дә, җимерә дә ала. Алга таба

IMG_9348

Фәрит Мифтахов: Якташыбыз, татар театры атасы Габдулла Кариевның туган көнен догадан башладык

8 май – Габдулла Кариевның туган көне. Татарстанның Норлат районы якташлар җәмгыяте, татар дин әһелләре салкын җил, ишеп яуган яңгырга кармыйча танылган драматург, артист һәм режиссерны искә алу өчен Яңа татар бистәсе зиратына килделәр. Татар театрының атасы рухына дога кылынды, каберенә чәчәкләр салынды. Алга таба

yf8tuyStMEE

Күп кеше Тукайның кайда җирләнгәнен дә белми – Фәрит Мифтахов

2 майда Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында “Исәннәрнең — кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” чарасында остазларны искә алдылар. Чарада Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов та катнашты. Алга таба

Фәрид Мифтахов «Урман – иң зур хәзинәләрнең берсе»

Гөлнур Х.:  – Хәерле көн,Фәрид Фәизович!

Фәрид Фәизович: – Исәнмесез!
Г.Х.: – Сезне күпләр әтрафлы академик, кемнәрдер –  милләтенә тырышып хезмәт иткән депутат, ә кемдер мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер хәйрияче буларак белә, таный. Җыр сөючеләр өчен дә Сез үз кеше-төрле темаларга дистәләгән җырларыгыз радиотапшыруларда яңгырап тора, социаль челтәрләрдә аларны яратып кабул итәләр, тыңлыйлар, фикерләрен белдерәләр. Алга таба