Физәлия Дәүләтгәрәева

ҖӘННӘТ ЮЛЫ

(Зур әтием Дәүләтгәрәев Мансур рухына багышлыйм) Тук… тук… тук… Авыл уртасындагы җиргә сеңеп утырган салам түбәле, җир идәнле, читән киртәле, җил капкалы, бәләкәй генә йортның ишегенә Зур Бәлә төн уртасында ишек шакыды. Алга таба

5003_big_dd7dcd515697

​ҖЫР-ХӘТИМӘ

 Җизнәсе Тәуфыйкның бер яктан җырлы-моңлы, күңелле, икенче яктан бераз гына моңсурак та күренгән (алтмыш яшь ул уен түгел) гомер бәйрәменнән соң хуҗалар йортында арып-талып йокыга талган Хәтимә күрше бүлмәдә чыш-пыш килгән тавышларга сискәнеп уянды. Алга таба

g3461

Онытырмын димә

Таныш-белешләрнең җиткерүе буенча, “чыбыксыз радио” аша ул кызның безгә килеп эшкә урнашканлыгын ишетеп, мин берничә көн көллият хезмәткәрләренә кызыксынып күз ташлап йөрдем. Алты ел буена үзем биредә җыештыручы булып эшләгәч, яңа килгәннәреннән башка барлык укытучыларны һәм хезмәткә өйрәтү мастерларын яхшы беләм. Алга таба

ӘНИ БҮЛӘГЕ

Рамис, беренче класска укырга кереп, хәрефләрнең шактый өлешен үзләштергәч тә, шәһәрдә яшәп яткан әнисенә хат язды: “Кәдирлэ әни исәнме мин сине бик сагиндым син кайчан кайтасиң миңа сәпит апкайт ямэ дәү әни сәләм әйтә синен очен бик каигыла миңа курткы алырга акча салсын ди син әлэ дә тугызынчы транвай өртәсенмэ азамат кем белян уйнай мин бэренче кыласста уким дау әни миңа мәктәп фурмасы алды мин ботен хәлефне белям меңга хатле саный белям әнием мин сине бик котам…” Алга таба

ӘНИ БИТ…

− Кая, күрсәт әле китергән итегезне? Мае бармы әзрәк? − Катифә карчык кызы алып килгән ит кисәкләрен, капчыкларыннан чыгарып, берәм-берәм җентекләп тикшерә, карый башлады. − Теге юлы да юньле булмады китергән итегез…

Алга таба

AGEIqxSdG9w