Гөлүсә Батталова

dYOf4nHE_-8

Югалган буын

“Көтүчесез калган көтү ничек
Без дә шулай хәзер җир өчен.” (Разил Вәлиев)

Фитри иман белән җиргә килеп,
Бисмилланы белеп үссәк тә,
Һәйкәлләргә табындырды заман –
Теш үтмәде соңрак терсәккә… Алга таба

Hmgz_dP9C_k

Без икебез ике планетадан

Без икебез ике планетадан,
Капма-каршы ике дөнья без.
Аерым-аерым түгел, икәү бергә
Бер җиһанга ничек сыйганбыз?!

Җир шарының ике полюсы без,
Бер могҗиза – безнең мәхәббәт.
Хыялымның җирдә чагылышын
Синдә күрү үзе бер рәхәт! Алга таба

Бармы ул елатырдай җыр?

…Ә мин быел кибән куйдым да, кичен чикерткәләр концерты башлангач, мунча алдына кереп йокларга ашыкмадым. Кибән төбенә тәгәрәдем. Чыклы, баллы кич иде; кибән төбенә куйган транзистордан Казан концерты ишетелеп торды. Чикерткәләр моңына кушылып, Хәйдәр Бигичев тавышы яңгырады: «Керим әле урманнарга, урманның карасына, сөйлим әле серләремне сандугач баласына, сандугач баласына…» Алга таба

16387185_1255146381239163_2475920462510059663_n