Гөлназ Гарифҗанова

Нәрсә ул батырлык?

Бүгенге көндә батырлык эшләп буламы соң? Әйдәгез, бу сорауга җавап биргәнче, батырлыкның нәрсә икәнлеге турында уйланып алыйк әле…

Батырлык ул – рухи матурлык, ә матурлык күпчелек тарафыннан бәяләнә. Ә күпчелек ул – халык. Халык күңеленә хуш килерлек гамәлләрне, бары тик рухи яктан саф, чиста, көчле кешеләр генә эшли алган. Димәк, батырлык ул үз туган халкың файдасына армый-талмый хезмәт итү, аның күңеленә хуш килерлек гамәлләр кылу һәм кирәк булганда үзеңне халкың өчен корбан итү. Алга таба

Гульназ

Гөлназ Гарифҗанова: туган көндә күргәннәрем

Быел туган көнем алдыннан Башкортстан Республикасы Уфа шәһәренә бер атналык сәяхәткә чакырдылар мине. Башкортстанның атказанган артисты, Әнвәр абый Нургалиевның концерт программасында катнаштым. Әнвәр Нургалиев бүгенге көндә бик танылган җырчыларның берсе, җырларын белмәгән кеше юктыр. Аны Татарстанда да яратып тыңлыйлар. 8-10 февраль көннәрендә Уфада концертлары планлаштырылган иде. Казаннан танылган алып баручы Раил Садриев та чакырулы иде.

Алга таба

Истәлекле туган көнем

Быел туган көнем алдыннан Башкортстан Республикасы Уфа шәһәренә бер атналык сәяхәткә чакырдылар мине. Башкортстанның атказанган артисты, Әнвәр абый Нургалиевның концерт программасында катнаштым. Әнвәр Нургалиев бүгенге көндә бик танылган җырчыларның берсе, җырларын белмәгән кеше юктыр. Аны Татарстанда да яратып тыңлыйлар. Алга таба

Cyi7o3uX1Qs (1)

«Гүзәл затларга Ранилдән 8 март бүләге»

8 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Казанда LUXOR клубында яшьләр өчен татарча дискотека «KURAY MEGA DANCE» булып узды. Күп кенә кызыклы уеннар әзерләнгәннәр, күңелгә хуш килгән бүләкләр тапшырылды. Кичәнең мөхтәрәм кунагы, Казан егете, күбегезгә таныш булган җырчы, алып баручы Ранил Нуриев иде. Алга таба

Isn3UUZCNlU

«Җырчы булуы бер дә җиңел түгел, иптәшләр-2…»

Җырны башкару бер нәрсә, ә аны яздыру, халыкка таныту – анысы башка мәсьәлә. Язмамда сезгә шул хакта сөйләп үтәсем килә. Күбегез җырчы булырга инде бала чактан ук хыялланадыр, әмма һәрбер һөнәрнең уңай һәм тискәре яклары бар. Әлеге эш өч этаптан тора. Әйдәгез, карап китик. Алга таба

YNvJ-hN1__Y

Ранил Нуриев өр-яңа проект тәкъдим итә

Игътибар! Ранил Нуриев өр-яңа проект тәкъдим итә! Ранил бүгенге көндә танылып өлгергән яшь җырчы, алып баручы. Ул оештырган бәйгедә катнашасыгыз килсә, җырчының рәсми төркеменә кереп, кагыйдәләр белән таныша аласыз.  Алга таба

Жэвит

Җәвит Шакиров: «Тамашачыны алдап, авызны ачып торган артистлар бик күп!»

Әле күптән түгел генә Җәвит абый белән якынырак танышырга насыйп булды. Әңгәмә барышында кызыклы җаваплар, идеялар һәм күп кенә сәхнәдәге яңалыкларын сөйләп китте ул. Әйдәгез әле, сез дә танышып үтегез!  Алга таба

kOhdxXRUMwI

«Җырчы булуы бер дә җиңел түгел, иптәшләр…»

Җыр-моңга күптәннән гашыйк мин. Күптән түгел кытай телен үзләштерә башладым әле. Барысы да ничек башланып киттеме? Анысын хәзер сөйләп китәм.

Балалар бакчасына йөргән вакытта тәрбияче апалар минем  җырга сәләтемне күреп алып, «Созвездие-Йолдызлык» конкурсына җибәрделәр.

Алга таба

Минем өчен журналистика факультеты нәрсә ул?

Журналистика җәмгыять белән бергә яши. Журналистикага карап, еллар үткәннән соң да җәмгыятьнең нинди булганлыгын белергә мөмкин. Журналист җәмгыятьтә яшәвен, халыкка нәрсә кирәген ачык белә. Чын журналист шундый булырга тиештер дә инде. Алга таба

Кирам Сатиев

«Үгезне сөзәргә, балыкны йөзәргә, Илһамны җырларга, Кирамны уйнарга өйрәтмиләр…»

… дигән сүзләрне eш ишетергә туры килә вокал дәресләрендә Кирам Сатиевның шәкертләренә.

«Баян — татар җырының, татар эстрадасының җаны, төп уен коралы. Кирам Сатиевның да ак баяны менә ничә дистә еллар инде сәхнәдән төшкәне юк. Аның моңнары әле һаман да Әлфия Авзалованың халыкчан җырларына кушылып ургыла, Илһам Шакировның моңлы аһәңнәренә ияреп сызыла, Римма Ибраһимованың якты җырларын тагын да яктыртып җибәрә. Аның моңнары теләсә кайсы җырчыны илһамландыра, дәртләндерә, моңландыра…»

    Бу юлларны шагыйрь Роберт Миңнуллинның, баянчы Кирам Сатиевның «Ак баян» китабында язган сүзләре белән башлыйсым килә. Алга таба

Кирам Сатиев