Гөлнур Айзат

2 39

Ирләрдән генә торган юбилейда булганың бармы?

Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV чакырылыш депутаты, Татарстанның «Булгар» милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе, академик, хаҗи, автор-башкаручы Фәрид Фәиз улы Мифтаховның юбилее өчен үземнекеннән бигрәк борчылдым кебек.

Алга таба

2 33

Гөлнур Айзат. Яшәү яме

Шагыйрә, прозаик, публицист Гөлнур Айзетулова (Гөлнур Айзат) Татарстанның Апас районы Иске Әнәле авылында туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укыган елларында Мөхәммәт Мәһдиевнең «Әллүки» иҗат түгәрәгендә каләм чарлый, «Әдәби сүз» газетасында алмаш мөхәррир була. «Идел» яшьләр журналына актив яза. 1982 елда тормышка чыгып, Буа төбәгенә кайта.

Алга таба

iGSJsEIn9Nk

“Наиләкәем” Бер җыр тарихы.

Күпләрегез миннән:” Мифтахов турында языгыз әле,нинди кеше ул?”-дип сорый. Кайберләрегез аның халык өчен эшләгән игелекле эшләреннән бигрәк гаиләсе турында беләсе килә. Бу аңлашыла да, Фәрид энемнең интернет челтәрендәге дуслары арасында күбрәге нәфис затлар. Алга таба

Хэния

Хәния хатлары яки “Сөю гөлем сулмасын!”

Иртән 4.10да Хәния төшемә керде…Моңсу гына тальянын тартып, баскычта көйләп утыра…биек баскычның башы күренми…Өстендә ап-ак ромашкалар сибелгән җиңел күлмәк…
Мин сүз башлаганчы,миңа таба борылды да:
-И ,Гөлнур җаныкаем, бер үкенеч калды әле күңелдә,менә бу җырны эшләп чыгарга һич вакыт җитмәде… Алга таба

Фәрид Мифтахов «Урман – иң зур хәзинәләрнең берсе»

Гөлнур Х.:  – Хәерле көн,Фәрид Фәизович!

Фәрид Фәизович: – Исәнмесез!
Г.Х.: – Сезне күпләр әтрафлы академик, кемнәрдер –  милләтенә тырышып хезмәт иткән депутат, ә кемдер мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер хәйрияче буларак белә, таный. Җыр сөючеләр өчен дә Сез үз кеше-төрле темаларга дистәләгән җырларыгыз радиотапшыруларда яңгырап тора, социаль челтәрләрдә аларны яратып кабул итәләр, тыңлыйлар, фикерләрен белдерәләр. Алга таба

Һәр иртәдә мин иминлек сорыйм…

***

Һәр иртәдә мин иминлек сорыйм
Туган җиргә,туган төбәккә.
Тыныч илдә тыныч яшәү генә
бал-шикәрдән татлы йөрәккә!
Һәр иртәдә мин исәнлек сорыйм.
Эшләп йөрим диеп җан атып.
Туганнарым,якын дуслар белән
Яшик әле диеп яратып. Алга таба