Галимҗан Гыйльманов

055bb1d96258f4c550d1761d5172f98d

«Алма чоры» Г. Гыйльманов

Сирин алма тулы биштәрен күтәреп бакчадан кайтып кергәндә Зәбидә балконга керләр элергә чыккан иде. Ниндидер дәртле көй көйләп йөргән хатынын борчыйсы килмәде аның. Үзе түгел, күбрәк күңеле тыелып калды, ахры… Бу араларда дачада яши Сирин. Дөньялыкка алма чоры керде бит. Быел җиләк-җимеш бигрәк мул булды, җыеп та, саклап та өлгереп булмый. Вак кисәкләргә телеп, кояшта киптерү дисеңме, тәмле-татлы суын сыгып алу дисеңме, кайнатма ясау дисеңме… Алга таба

гильманов_2-853x640

Гомер боҗрасы

Әмирҗан карт бүген дә көнен трамвайда үткәрде. Гүя шунда туды, шунда гомер кичерде, шунда соңгы сулышын алды… Гомеренең соңгы елларын ул шулай трамвайларда яшәп үткәрә: иртә белән беренче очраган трамвайга кереп утыра, кичке эңгер төшкәндә генә кайтып китә. Аңа инде трамвай йөртүчеләр дә, кондуктор-контролерлар да, хәтта трамвайда йөрүче халык та күнегеп беткән. Утлы чыбыкларга тотынып йөрүче бу тимер арбаның бер бик кирәкле әйбере кебек ул хәзер. Алга таба

S5001152

Гөлләр дә елый (Хикәя)

1
Мин ул әбекәйне күптәннән беләм. Безнең ишегалдында мин белә-белгәннән бирле яши ул. Аның белән беркем дә аралашмый. Моның бик мөһим сәбәбе бар. Ул һәр көнне урамга бер гөл күтәреп чыга. Подъезд ишегендә ялтыравыклы чәй кәгазенә төрелгән гөл савыты күренү белән, ишегалдында булган кешеләр бер-берләренә карашып алалар, аннары, кем — кибеткә, кем — үз өенә, кем — кая, тарала башлыйлар. Алга таба

Корбан

Балалар күңелен тоеп яшәү

«Ни хикмәт, хәзергә кадәр “балалар әдәбияты” дигән төшенчәгә төгәл генә билгеләмә бирә алганыбыз юк»… Күренекле әдип, тәнкыйтьче Галимҗан Гыйльманов шагыйрь Рафис Корбан иҗатының кайбер хасиятләрен барлый.

Алга таба

Корбан