Халидә Асхадуллина

Озын гомер телик әниләргә

Озын гомер телик әниләргә,
Аларсыз бит дөнья караңгы.
Бер көн әгәр жуйсаң әниеңне,
Басалмассың йөрәк яраңны.

Исән чакта кадерләрен белеп,
Ешрак кайтыйк алар янына.
Газизләрен күргәч әниләрнең,
Күзләрендә нурлар кабына.

Тәрәзәдән күзен алмыенча,
Һәрбер ана көтә баласын.
Кайчагында вакыт табалмыйча,
Тормышыңны хаман куасың.

Ешрак кайтыйк туган нигезләргә,
Исән чакта әти-әниләр….
Инде күптән сабый булмасак та,
Алар өчен без бит нәниләр.

***

Туганлыкның белеп кадерен,
Яшәүгә дөньяда ни җитә!
Шалтыратып торса туганын,
Хәлләреңне белеп һәр иртә!

Апам диеп өзелеп торучы,
Сеңлең булса әгәр яныңда!
Тормыш юлын үтү күңелле,
Яшәүләре җиңел тагын да!

Йөрәгеңне ачып сөйләргә,
Апаң булса тагын ни кирәк?
Сагыш, кайгы килгән чагында,
Тик туганын сина нык терәк!

***

Учларыма алдым ком өемен,
Бармак арасыннан түгелде.
Ком бөртеге аккан кебек бик тиз,
Гомерләр дә уза түгелме?

Кичә генә әле булган кебек,
Күз алдында тора үсмерчак.
Еллар узган саен бер-бер артлы,
Сагындыра ныграк балачак.

Нигә шулай бик тиз утә икән,
Сизелми дә гомер узганы.
Сизелә инде язмыш җилләренең,
Җыерчыклар йөзгә сызганы.

Акрын гына бәсләр куна чәчкә,
Ә йөрәк бит һич тә картаймый.
Ничек кенә шуны теләсәк тә,
Яшь чаклар шул инде кайталмый.