Халисә Ширмән

МУТАНТ ТЕЛЛӘР ЗАМАНЫ

Менә, күз алдына китерәм: бер кеше, җилдәй җилдереп, «Mercedes-Benz» автомобилендә бара. «Эһ!» дигәнче, тизлекне йөзгә җиткерә; борылышларны, аккош канат каккандай, ыспай гына уза; ул уңайлылык, ул матурлык, ул җиңеллек… Сөйләп бетерерлек түгел инде менә. Ә бу кеше, сиңа борылып, күзен кыса да, болай ди: «Ну, тормоз инде бу машинагыз, ай-яй… ТОР-МОЗ!»

Алга таба

Ирдәүкәләр ил даулый…

…Сабан туе гөрли. Мәйдан уртасында көрәш кызганнан-кыза. Кулына ак сөлге урап тоткан ике хатын-кыз, аякларын аерып басып, билләрен бөккән хәлдә уртада бөтереләләр. Аркалары буйлап аккан ачы тирдән футболкалары тәннәренә сыланган, култык аслары юешләнгән, чәчләре бүселеп чыккан. Мышкылдаган тавыш ирләрнекеннән ким түгел.

Алга таба

Ширмэн rus-img.com

Кичләребез китаплы… ИДЕ

Совет елларында безнең илне «иң күп укый торган ил» дип атыйлар иде. Шулай булгандыр, ышанам. Авылда яшәгәндә (1987 нче елга кадәр), авыл китапханәсендә мин укымаган әдәби әсәр калмады. Аптырагач, техник китаплар һәм журналлар укый башлаган идем, чөнки уку ихтыяҗга әйләнде. Алай гына да түгел, укуга бәйлелек барлыкка килде бугай… Алга таба

Гомеремдә беренче дәресне бакага бирдем

Бүген берәү әйтә: «Бигрәк юктан да кызык табасың инде син, − ди. − Менә, песи турында язгансың…»
Бүген бака турында язам.
Гөберле баканы күргәнегез бардыр. Кыяфәтсез, тимгел-тимгел төерле, бик куркыныч. Алга таба

yvtYkj9JIzk

«ЭТЕМНЕ СИН УРЛАДЫҢ!»… ЯКИ 13 ЯШЬЛЕК НАРКОМАН

Бакчага барам. Машинада. Авыл аша узам. Әлбәттә, тизлек – 30-40 км/сәг. Бала-чага… Машина астына керә язып, өреп калучы этләр… Исерекләр. Алда велосипедка утырып, миңа каршы килүче бер кыз күренде. Күңел нидер сизеп, тагын да әкренәйдем. Шул секундта ук кыз, миннән бер 50 метр алда юл читенә барып капланды. Ара шактый бит, торыр дип карап барам. Алга таба

СТУДЕНТ ДӘФТӘРЛӘРЕ

Кинәт кенә, бер дә уйламаганда, бәгырьне кисеп, студент еллары искә төште. Дөресрәге, университет биргән дәресләр, лекцияләр…Елга бер тапкыр мондый халәт була миндә. Шул чорның сулышын, укытучыларымның күз карашын сизәм шикелле. Күбесе фани дөньяда юк инде, әмма алар әйткән сүзләр, алар биргән белем хәтердә һәм лекция дәфтәрләрендә сакланып калган… Алга таба