Идел кызы

МЧСтан хат яки Җәйне көткәндә

Менә, тагын килеп төште! Быелның май-июнь айларында көн саен диярлек смс алам бит әле. Сөеклемнән дә, туганнарымнан да, якыннарымнан да, дусларымнан да түгел, ә МЧСтан! Әле миенә телефонымны карап утырам да, ай-яй, ике ай дәвамында көн аралаш хәвеф-хәтәр  куркынычы астында яшәгәнбез икән бит! Алга таба

Талантлы яшь композитор Эльмир Низамов

Талантлы яшь композитор Эльмир Низамов “Идел” редакциясендә кунакта булды

Соңгы елларда зур популярлык казанган искиткеч талантлы яшь композитор Эльмир Низамов күптән түгел генә Алинә Шәрипҗанова белән музыка кичәсе оештырдылар. Татар яшьләре форумында катнашучылар әлеге кичәгә кунак булып килде Алга таба

мәхәббәт шагыйре Рәдиф Гаташ

“Божественная искра” кирәк!

Бүген искиткеч энергияле, мөхтәрәм шәхес, мәхәббәт шагыйре Рәдиф Гаташны күрергә насыйп булды. Кызыксынуым көчле иде, “Соңгы арада ниләр иҗат итәсез?” дигән соравымны бирдем. Шагыйрь, ашыкса да, җавап бирергә вакыт тапты:

“Мәгъҗан Җомабаев дигән Бөек шагыйрьнең китабын чыгарган идем инде, шуның яңа әсәрләрен тәрҗемә итеп бетердем. Язар өчен генә язу белән түгел… Гашыйк булып мавыгып,  шашып йөрсәң табигый була, ул башка. Язу өчен генә утырып язсаң, язасың, уртача килеп чыга. “Божественная искра” кирәк. Шигъри сүзне хәзер болай да язучылар күп.  Киләчәктә мәктәпләрдә шигырь язу фәнен дә кертергә мөмкиннәр. Кирәк ул.

Хатын-кыз – илаһи зат.  Шул хатын-кызны, гали затны гасыр буе иң авыр эшләргә куштылар. Аллага шөкер, хатын-кыз күтәрелеп килә.  Ирләр төшеп бара: эчүгә бирелә, ялкаулык…  Хатын-кыз бөтен эшне үз өстенә ала. Электән үк бик көчле, лидер хатын-кызлар булган. Мәгъҗан яраткан Өммегөлсем  Камалова шундыйлардан.  Беренче Балкан сугышында шәфкать туташы булып катнашкан.  Ул Исхакый белән дә хат алышып торган. Тукайга гашыйк булган.  Революция булгач, Казахстанга китә. Шунда Мәгъҗан белән таныша… Мәгъҗанның аңа багышланган искиткеч шигырьләре бар. Совет чорларында илгә кайтып, Мәскәүдә, Казанда яшәп, сөргеннәрдә булып,  илленче елларда (1957?) вафат булган. Менә шул турыда китап язам. “Сөембикә”нең соңгы саннарында Атнабай белән Гөлчәчәк Атнабай (педагогика фәннәре кандидаты) турында мәкаләм чыкты…”

мәхәббәт шагыйре Рәдиф Гаташ

Гөлсем ханымга

Бута күз, сихерле сүз, Гөлсем ханым!
Аерым җирдә уздырсак та гомер таңын,
Кайвакыт күзегезгә күзем төшсә,
Китә нигә алгысынып, уйнап җаным?

Бута күз, сихерле сүз ханым, Гөлсем,
Күктә Көн көлмәсен, Гөлсем көлсен.
Гөлсем – Кояш, күктә әкренйөзүен белә,
Сөйдереп көйдергәнен каян белсен?!

мәхәббәт шагыйре Рәдиф Гаташ