Ләбиб Лерон

тажин

Вегетариан сые

Вегетарианнар дөньясын мин ун ел элек ачтым. Ул вакытларда вегетарианнарның кем икәнлеген белеп тә бетермиләр иде шикелле. Башта ике атна гына булса да, ит ашамый яшәп карарга булдым.

Алга таба

photo_2018-04-02_19-55-51 (2)

Роза Хафизова фатихасы

Мин аның «Курай-малай маҗаралары» (1969), «Кирлемән» (1970) һәм «Кашкарыйлар озын гомерле» (1975) дигән китапларын укып үстем. Соңыннан, үзем каләм әһеле булгач, аның Кирлемәнен (язучы һәм әкиятче Роза Хафизова уйлап тапканын әйтеп) «Салават күпере» журналының әдәби герое итеп, «Кирлемән киңәшләре»н  дөньяга чыгардым. Ул вакытта Роза апа әлеге язганнарымнан хәбәрдар иде, дип беләм.

Алга таба

Әмирхан Еникинең Коръән китабы

1996 елның сентябрендә аксакал язучыбыз Әмирхан аганың өендә булып, аннан интервью алырга туры килгән иде. Ул әңгәмәбездә, нигездә, әдәбиятыбызның бүгенге хәл-торышы, кайбер остаз-каләмдәшләребездән, әйтик, Мөхәммәт абый Мәһдиев, чагыштырмача яшьрәк буын язучылардан Фәүзия Бәйрәмова белән Марсель Галиев турында сүз барды…

Алга таба

Тукайлы хатирәләр

Килер шундый заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле”. Г.Тукай. “Уянгач беренче эшем”.

          1986 елның уналтынчы гыйнварында мине эшемдә (“Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә.Л.Л.) “бер башка үстерделәр”, ягъни мәсәлән, гади корреспонденттан өлкән редактор дәрәҗәсенә күтәрделәр. Шушы вазифада нәкъ дүрт ай эшләргә насыйп булды… Алга таба

Копия Лерон