Лилия Фәттахова

Юлдаш

«Күз алдына китерегез әле: вагон эчендә тулы бер табор! Ахырдан билгеле булганча, кайсы билет белән, кайсы билетсыз икән болар. Беренче кергәннәре вагонның икенче ягындагы ишеген ачып, төркемнең бер өлешен билетсыз гына керткән булып чыкты. Поезд кузгалып та китмәде әле, минем вагонда инде мәшхәр! Кем нәрсә эшли! Хатын-кызлар әллә кайдан зур гына коштабакларын тартып чыгардылар да, барысына җитәрлек итеп помидор турап, шуны куллары белән бутап, ниндидер үләннәр кушып ашарга әзерләделәр…»

Алга таба

Соңгы биш минутта…

Автобус төнге юлдан җилдерә.Йолдыз кызларын иртәдән үк куера башлаган яңгыр болытлары тоткынлыкка алган бугай: төн кап-караңгы. Әледән –әле болыт букчалары тула да түгелә, тула да түгелә. Мондый юеш, караңгы юлларны бик яратмый Артур. Төнге рейсларга да теләмичә генә чыга. Тик нишләтәсең — эшең шул булгач. Ул сәгатькә күз төшереп алды: төнге беренче ярты булып килә, тагын дүрт сәгатьтән Ижауда булырлар. Салондагы кешеләр инде йоклап беткән диярлек.

Алга таба

Шамил Аляутдинов islamreview.ru

ДӨНЬЯ КАТЛАУЛЫМЫ, БЕЗМЕ?

Егерме беренче гасырның да унҗиденче елын башладык. Гадәттәгечә, киләсе елларга зурдан-зур планнар кордык, теләкләр теләдек. Шул теләкләр арасында иң еш кабатланганы, мөгаен, «дөньялар тыныч, имин булсын» дигәндер. Кешелек алга бара, тик проблемалары да арта түгелме? Аң-зиһене галәм киңлекләренә чыгарлык, ясалма җисемнәр булдырырлык кешенең дус-тату яшәрлек акылы юкмыни? Әллә бу, гомумән, чишеп булмаслык мәсьәләме кеше өчен?! Алга таба

«Уйлый күңелем төрлесен…»

Марат Кәбировның «Бардырсың ла, Аллаһ…» дип исемләнгән хезмәтенә юлыгуым бик файдалы булды әле минем өчен. Күптән төрле китаплардан җыелган дини-фәлсәфи уйларның төгәл, ачык картинасын булдыра алмый эзләнүдә идем.

Алга таба