Лилия ТУКТАРОВА

ворлд3

Worldskills үзебезне күрсәтергә ярдәм итә

П.В.Дементьев исемендәге Казан авиа-техник көллиятеннән Worldskills чемпионатында берьюлы өч егет катнаша. Салават Җамалиев ярымфиналда Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә, Илсур Кыяметдинов белән Раиф Мортазин финалда Краснодарда ярышачаклар. Өчесе өч төрле компетенциядән булсалар да, егетләрнең бердәмлеген беренче сөйләшүдән үк сизеп алдым.

Алга таба

Рәмзил Камалиев

Рәмзил Камалиев: Тегүче булу теләгемне якыннарым да аңламады

Тегүчеләр эше кызларныкы инде ул дип әйтүчеләр күп. Ләкин мин моның белән килешеп бетә алмыйм. Нинди генә танылгын дизайнерны алмыйк, күбесе ир-атлар. Менә мин дә шундый бер очракка туры килдем. Кукмара районының Туембаш авылы егете, дизайнер тегүчегә укырга кердем дигәч, авыл халкы шаккаткан. Ә хәзер инде Рәмзил Камалиев Worldskills чемпионаты буенча Мәскәүдә үтәчәк ярымфиналда Татарстанны яклаячак. Казан технология һәм дизайн көллиятенең йөзләгән тегүче кызлар арасыннан бер Рәмзил?!

Алга таба

Татар теле өйдә дә, урамда да, Инстаграмда да булсын

Туган телдә аралашу, җаныңны биреп сөйләү, мәкалә һәм романнар туплап, китаплар бастыру, шигъри юллар язып, көйгә салу – нинди зур бәхет бит. Урамда, кибеттә, җәмгыятьчел урыннарда туган телдә сөйләшкәнне ишетү, күңелне баллаган хәтле булып китә, бигрәк тә татарҗанлы кешеләр өчен.

Алга таба

arFvuqLWVIM

«ЙОЛДЫЗЛЫК ЧИРЕ»: МИФ ЯКИ ЧЫНБАРЛЫК?

Масаюмы, тәкәбберлекме? Үз-үзеңә нык ышану, әллә үзең турында ялгыш фикер йөртүме? «Йолдызлык чире»н һәр кеше төрлечә аңлый. Кемдер иҗаты турында уйлаудан туктап, шәхесен күрсәтергә тотына, кемдер бу хакта уйланмыйча да «йолдыз» булып китә. «Йолдызлык чире» – ул кешенең әйләнә-тирә дөньяга аерым карашы. Үз-үзеңә югары бәя, туганнарыңнан, дусларыңнан, тамашачыңнан аерылу… Алга таба

gC7o8gQ_dek

ЧИТЛЕК, ШЫРПЫ, ДАРУ ЯКИ ТӨШЕНКЕЛЕК, ЭЗЛӘНҮ, ӨМЕТ

«Калеб. Яңа буын» җыены Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә Яңа дулкын шагыйрьләре белән Әминә Миндиярова куелышында шигъри-музыкаль спектакль тәкъдим итте. Алга таба

kvrX6u9oemM

КЫШ БАБАЙ ПРЕЗИДЕНТКА ХАТ ЯЗАРГА ТЕЛИ

Яңа ел – ил белән бергә каршы ала торган зур бәйрәмнәрнең берсе. Кечкенә балалар тылсымга ышанган вакытта, әти-әниләре аларга бәйрәм әзерләргә тырыша. Кыш бабайлар ярдәмендә. Эльнар Яркәев тә алты ел дәвамында балаларның өмет-ышанычларын акларга тырыша. Кызык, Кыш бабайның хыяллары бармы икән соң? Алга таба

ErY8mjzNU6Q

БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ — 2016 (ФОТО)

2 ноябрьдә “Белем Җәүһәрләре” исемендәге VII Бөтендөнья файдалы татар интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының кече залында тантаналы рәвештә бүләкләделәр. Алга таба

f0F3pTEKwTI

«ХӘЛБҮКИ» — ФӘН-ФӘҺЕМГӘ БАГЫШЛАНГАН ЛЕКТОРИЙ ИШЕКЛӘРЕН АЧА

Интернетта бердән бер татар телендә фән-фәһемне яктыртучы “Гыйлем” проекты “Хәлбүки” дип исемләнгән лекторийлар циклын ачып җибәрде. Галимнәр белән кызыклы очрашулар, кызу әңгәмәләр, фән белән бәйле фикерләшүләр болар барысы да татар телендә алып барылачак. Алга таба

f0F3pTEKwTI