Нурзада Сәмигуллин

1

Шагыйрь исеме белән аталган көрәш турниры

Зур тарихы булган Тукай исемендәге хуҗалык призына узучы татарча көрәш ярышларын быел елдагыча олы даталарга багышламаска булдык. Мәшһүр шагыйребез Тукайның да туган көннәре үтеп китте, Бөек Җиңү көне дә… Ярышларыбызның төп үзенчәлеге шунда булды, егетләребезнең Сабантуйларга әзерлеге ничегрәк икән соң?

Алга таба

10

Сенсацияләргә бай ярыш (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры Васыйл Габделхәй улы Гарифуллин истәлегенә 11 нче мәртәбә уздырылучы ярышларның нигезләмәсенә берникадәр үзгәрешләр кертү бөтен нәрсәне «бозды»да куйды.
Алга таба

11-2

Районыбызның яшь көрәшчеләре быелгы ярышларда да бик матур бил алыша

Актанышта республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев призларына  татарча көрәш ярышлары 1999 елдан бирле уздырыла. Башта ул район күләмендә генә уздырылса, соңарак республика статусы ала.  Алга таба

Күңелле мизгелләр

Алланың рәхмәте белән, ел башыннан бирле көрәшчеләребез безгә матур хәбәрләр, сөенечле мизгелләр бүләк итәләр дә торалар. Традициягә кереп киткән мөселман яшьләренең быелгы көрәше 10 нчы  мәртәбә быел да  Чаллы шәһәренең «Витязь» спорткомплексында узып, безнең өчен янә онытылмаслык матур хатирәләр калдырды.

Алга таба

Алда — юбилей елы

“Киләсе елга, Алла кушса, юбилей — 25 еллыгы  итеп уздырырбыз инде “, — дип сөйләштеләр, бертуган Рәфыйковлар, абыйларының ярышлары турында. Инде сүзебезнең кем ярышы турында баруын купләребез аңлагандыр да, билгеле.

Алга таба

Балтач данын күтәрдегез!

Казанда югары уку йортлары студентлары арасында көрәш ярышлары булып узды. Һәм шунысы куанычлы, безнең егетләр бу өлкәдә дә барысын шаккатырырга өлгерде. Идел буе спорт академиясендә белем алучы  күпчелек егетләребезгә бу юлы да тиңнәр булмады диясе килә.

Алга таба

Балтачта көрәш елына нокта, киләчәккә бурычлар куелды

Мин үзем ел да Балтач муниципаль район башлыгы призына узучы ярышларны, нигәдер, ниндидер күңел тынычсызлыгы белән каршы алам. Ел азагында узучы соңгы ярыш булгангадыр инде. Чөнки ел азагында һәрберебез үткән елга ныклап нәтиҗә ясарга күнеккәнбез, аннан соң инде нәтиҗә ясагач, барып җитмәгән якларны исәпкә алып, киләчәккә бурычлар куябыз.

Алга таба