РЕЗЕДӘ ГӘРӘЕВА

ЯРАТУ МӘҢГЕЛЕК ЯЗ ИКӘН

НАЗ БУЛЫП
Кошлар оча зәңгәр һаваларда
Канатларын җилдә кагына .
Сагынулар , сагыш , газап булып
Ерак юллар калды арада .

Үз ярларын кочып сайрый кошлар
Назлар өстәп таңнар нурына.
Нигә мин дә кошлар кебек түгел
Күңелемә моңнар тулганда.

Кошлар булып очар идем сиңа
Йөрәк янмас иде сагынып.
Сандугачлар моңы ишетелсэ
Кагылырмын сиңа наз булып.

Офыкларга гашыйк минем күңел
Йозак элмәгезче җаныма .
Бер сандугач булып кунар идем
Өмет, хыялларым талына …

***

Яшен таштай көйдерәсең мине
Әллә синең назлар утка тиңме
Яратуың белән йөрәгемә
Мәңге сүнмәс ялкын элдең инде.

Безнең күңел гүя ике чишмә
Җанга моңнар гына салып китмә.
Ут — суларны кичик әле бергә
Яшәвемнең бөтен яме синдә.

 

ЯРАТУ МӘҢГЕЛЕК ЯЗ ИКӘН
Мәхәббәт булганда йөрәктә
Күңелнең гөлләрен яшәртә.
Яраткан яр булсын янәшә .
Гомергә гел бергә яшәргә .

Хисләрем рәшәсе эчендә ,
Сөю бар йөрәгем түрендә.
Сөйгәнем елмаеп караса
Мең шатлык коела күңелгә .

Мәхәббәт моңлы да , назлы да
Мәхәббәт җаннарны пар иткән .
Яшьлектә, картлыкта һәрвакыт
Ярату мәңгелек яз икән !