Ркаил Зәйдулла

703A1361 (1)

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА: Татар кычыткан чыпчыгы хәлендә

Путинның урыс теленнән гайре телләрне ирексезләп укытмаска дигән күрсәтмәсеннән соң социаль челтәрләрдә шау-шу башланды, әйтерсең әлеге күрсәтмә җен оясын тузгытты, моңарчы татар милләтенә булган нәфрәтләрен сиздермичәрәк йөргән бәндәләр дә, иркен сулыш алып, татар теленә каршы тоташтан һөҗүмгә күчте. Бу һөҗүмгә кушылучылар арасында үз «татарларымыз»ның да – урыслашканнарының гына түгел, әле генә авылдан татарча укып шәһәргә килүчеләрнең дә – иярчен, сыек авазлары  ишетелә. Әлеге бәхәсләрдә татар теленә, татар милләтенә карата нәфрәт өстенлек итә, алар актив, алар бердәм, татар телен яклап җавап бирүчеләргә бишәүләп, унаулап ташлана.

Алга таба

Илфак Шиһапов үлеменең кайбер сәбәпләре (мәрсия)

Кичә Илфакның җәсәден туган авылына озаттык. Аның үлеме көтелмәгән булды һәм күп кешене аптырашка салды. Ләкин, минемчә, аптырарлык бер ни дә юк, әҗәл беркемгә дә сорап килми. Кешенең яше дә Газраил өчен һич мөһим түгел.

Алга таба

Бүген болай, иртәгә тегеләй, яки татар теле кемгә кирәк?

Берничә ел элек Түбән Кама шәһәрендә бер марҗа “без Россиядә яшибез, нигә безгә татар теле”, дип балаларына татар телен укыттырмый башлаган иде. Янәсе, әлеге кирәкмәс телдән башка да сабыйларына авырга туры килә. Аның бу гамәлен, “эш” ясап, мәхкәмәгә юллаганнар. Ул “эш” ничек тәмамлангандыр, миңа мәгълүм түгел. Ул бичара балалар татар теле дәресләренә кереп утыра башлаганнардыр. Әлбәттә, моннан беркемгә дә фөтүәт юк. Җенең сөймәгән телне беркем дә өйрәтә алмый.

Алга таба

Талант

Бүген кешенең зурлыгы, әһәмияте кулындагы малына карап үлчәнә. Борынгы заманнарда да шулай булган. Байлык белән хакимият култыклашып йөри. Шуңа күпләрнең нинди генә юллар белән булса да муллыкка омтылуы табигый дә сыман. Кем рәхәт яшәргә теләми?!

Алга таба

Илме? Яумы?

«Татар игосының» коточкыч тәэсире хакындагы бүлекне әйтеп тә тормыйм. Яңа бердәм дәреслектән бу төшенчә төшеп калган, имеш. Бу юлы татарлар да, монголлар да түгел, ордынецлар (урдачылар) кыерсыткан бугай урысны…

Алга таба

imgB

Әйтегез әле, Габдулла әфәнде…

Бүгенге көннең мөһим сорауларына үткәннәрдән җавап эзләү – табигый хәл. Әһле каләм, гадәттә, гади генә фикерне дә, берәр гали исем белән сипләп, саллы яңгырашка өмет баглый. Гап-гади Мөхәммәдәминнең сүзе гавамга әллә ни тәэсир итми, ә инде шул ук мәгънәдәге фикерне Мөхәммәд галәйһиссәлам әйтеп калдырса… ул инде хәдис дип атала.

Алга таба

Кашы кара, буе зифа…

«Татар хатыннары арасында бик матурларын күрмәдем шикелле… Юантык гәүдәле, уртача буйлылар. Ирләре кебек үк гәүдәне төз тоталар, әмма атлап йөрүләре ташка үлчим. Капчыксыман киемнәре комачаулыймы соң…»

Алга таба

Батырлык хасиятләре

Сугыш турындагы китапларны чират торып укыйбыз. Г. Әпсәләмов, Ш. Рәкыйпов, С. Шакир, З. Әхмәтҗанов – безнең өчен иң зур язучылар. Заманга бераз үпкә дә бар: нигә ул Һитлер дигән сасы көзән соңрак туып, хәзер сугыш башламады икән? Безнең кулга эләгәсе иде бит! Ләкин өмет тә юк түгел: Америкада сугыш чукмарлары күпләп яши, имеш…

Алга таба

0011