Рүзәл Мөхәммәтшин

Fatyymai-Zoһra.-1918-el

Сәйдәшнең беренче мәхәббәте

Ихтимал, татар әдәбияты белән күпмедер таныш кеше Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» исемле әсәрен, укып ук булмаса да, һичьюгы, ишетеп беләдер. Бер көн туып, икенче көнне үләргә мәҗбүр күбәләктәй, бик кыска гомер эчендә җилпенеп, канат очларындагы ялтыравыклы бәхет тузанын кагып өлгерергә ашыккан Салих Сәйдәшев (әле яшь музыкант, мөгаллим генә) белән Гөләндәм Солтанованың (сәүдәгәр кызы) мәхәббәт тарихы бу.Кызыклы сюжетка корылган бәянның башыннан алып ахырына кадәр әдәби каһарманнар белән бергә яратып, куркып, борчылып утырсаң да, әсәрнең иң зур интригасы барыбер ахырга кала… Алга таба

Eglem

Бер сүздән тора дөнья…

Иң әүвәле Сүз булган… Изге китапларның берсе шулай дип башлана. Шагыйрь-шогара халкы, ихтимал, бу гыйбарәне күңелендә шигарь итеп йөртәдер, чөнки Сүз аның өчен эш коралы да, яшәү максаты да, ризык-тәгаме дә (хәер, бүгенге вазгыятьтә бусын төшереп калдырсаң да зыян юк). Дөньясы-каһәреннән арынып иҗат утына чумган һәм кирәкле бер кәлимә валчыгын табарга изаланып, башыңда бөтерелгән мең-мең лексик берәмлекне капшаган халәтне ничек аңлатып бирмәк кирәк? Инде шул мизгелдә, рәхәт газабыңның рәхмәте булып, гарештән көтелгән җәүһәрең дә иңсәме!.. Алга таба

Үз башына

Безнең халыкта «илеңдә ни барны күршеңнән сора» дигән мәкаль яшәп килә. Гаҗәп, моңарчы бу акыллы гыйбарәне гамәлдә сынап караган юк иде әле. Очраклы рәвештә «Независимая газета»ның чираттагы бер саны (№139-140, 10-11 июльләр) кулыма килеп кергәч, шап итеп артыма утырганымны сизмәдем дә.

Алга таба

064_ХЕл буки-Т=P-1

Ни пешсә дә пеште, бездән бурыч төште…

Әдәбият елына чират. Нәрсә булыр, нинди үзгәрешләр көтелер? Язучыларга игътибар артырмы? Матбугат рәтләнерме? Мәрхүм (ассызыклыйм!) классикларыбызның китаплары, күптомлыклары чыгармы? Архивлары тәртипкә китерелерме? Йөз илле еллык юбилеен бәйрәм иткән Милли китапханәгә яңа бина бирелерме?

Алга таба