Тәнкыйть баба

IMG_8561

Киләсе елдан Россиядә туган телләрне саклый башлаячаклар?

26 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путин Мәгариф министрлыгына һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкка Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фондын төзү турында күрсәтмәгә кул куйды. Алга таба

7txjqfnCaZU

Татар кызларын болай күрсәтү бер дә килешми!

Интернет = ирек. Социаль челтәрләрдә, инстаграмда нәрсәгә генә тап булмыйсың. Инстаграмымда барлык татарлар, татар теле белән бәйле сәхифәләргә язылырга тырышам. Чөнки татар мәдәниятенең үзенчелекле яклары, хәзерге халәте һәм киләчәге интернетта яхшы күренә. Ассимиляциядән качу мөмкин түгел. Ләкин… Ләкин лентамда мондый фотолар килеп чыккач, әллә ничек булып китте. Татар кызларын шул рәвешле күрү минем өчен инанылмас бер нәрсә!

Алга таба

41446458_460056144502593_4493574405057584805_n

Элвин Грей тагын Аллага мөрәҗәгать итә

Узган атнада җырчының инстаграмында яңа җырның бер өзеге чыкты. Җыр казах җырчысы Бабек Мамедрзаев белән берлектә эшләнгән. Сүзләре — гаять баналь, җыр «Я Рабби» дип аталса да,  дин яки ышану турында түгел, мәхәббәт турында.

Алга таба

b64adf154f0c3674647dc0be979edafe

«Марҗа» дип язылган футболкалар юкка чыккан

Хатын кызлар өчен кием чыгара торган «Святая» бренды «Марҗа» һәм «Марҗа түгел» дигән язулы футболкалары белән интернетта бәхәс тудырды. Күп кеше, «марҗа» сүзен урыслар өчен кимсетү сүзе булуын, әлеге кием брендының футболкалары халыкара низаг чыгарырга мөмкинлеге турында әйтте. Шулай ук кайбер интернет мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә брендны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган.

Алга таба

nfnfh

Топ — 5 иң тозсыз татар клиплары

Татар җырларына төшерелгән клиплар дигәндә, гадәттә акылга, кырда яки каеннар арасында кулларын җәеп җырлап торучы кеше килә. Ләкин хәзер, андый клиплар сирәк очрый башлады, алар урынына тагын да тозсызрак клиплар барлыкка килде. Без топ-5 иң тозсыз татар клибын сайлап алдык.

Алга таба

l0Xdtv2CV6w

Татарлар кино төшерергә өйрәнгән?

2017 нең азакларында интернетта «Татарометражки» дигән кыска метрлы татар фильмнары барлыкка килә башлаган иде. Шактый кызык сюжетлы, яхшы төшерелгән фильмнар никтер халык арасында әлегә кадәр бик популярлашып китә алмады. Фильмнар җиңел карала, кайбер актерлар хаттә яхшы уйныйлар да!

Алга таба

l0Xdtv2CV6w