Җавапсыз сораулар

Ләбиб Лерон 1961 елда Мөслим районы Түреш авылында туа, балачагы һәм үсмер чоры Актаныш районының Олыймән авылында уза. 1984 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый…

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты. Унбишләп китап авторы.

УЛЫМ БӘХТИЯР

Нервы какшау.
Язалмыймын.
Язалмауга борчылам.
Улым йөри комачаулап –
Бер керә дә бер чыга,
Бер керә дә бер чыга…

Улым йөри әрле-бирле –
Бер керә дә бер чыга.
Аның да нервы сау түгел –
Ни өчендер борчыла,
Ни өчендер борчыла…

Борчылабыз.
Ул борчыла.
Мин борчылам…
Язалмыйм!
Шундый озын төн булды бу –
Күренми һич азагы,
Күренми һич азагы…

…Кәгазь – чуар. Бер язу юк…
Адәм көлкесе менә!
Нервы какшау.
Төнне тотып,
Их, бер селкисе килә,
Их, бер селкисе килә!

Төн сузылыр, төн сузылыр,
Соңгы чиккә җиткәнче –
Мин шигырь язганга тиклем,
Улым йоклап киткәнче…
Улым йоклап киткәнче…
БАЛАЧАК
Үземә үзем сабый мин,
Үземә үзем – ятим.
Үземә үзем абый мин,
Үземә үзем – әти.
ШИГЫРИЯ

Сеңелме син, әллә апамы син?
Туташмы син, әллә ханыммы?
Кем булсаң да, бары син санлыйсың,
Син аңлыйсың минем җанымны.

Шигырия! Йөрәк ярам да син,
Йөрәк парәм дә син күптәннән;
Киләчәккә бара алмыйм синсез,
Синсез кайта алмыйм үткәнгә!

Шигырия! Шөкер, димен бүген,
Ярый әле син бар, диямен…
Бу дөньяда бары синең янда,
Синең алда башым иямен!

Шигырия! Мәрхәмәтем минем,
Мәхәббәтем минем – сердәшем!
Ишегемне каккан сөенечем –
Шатлык булып аккан күз яшем!

Шигырия! Аем-йолдызым син –
Гомеремнең назлы кояшы;
Син булганга, төнем якты минем,
Син булганга – көнем гел яхшы.

Шигырия! Күңел күгем минем –
Ялт-йолт яшьнәп торган яшенем…
Сине биргән өчен
Аллаһыма
Шөкерана итеп яшимен!

Шигырия! Бәхет кошым минем,
Ләззәтем син – татлы рәхәтем!
Күпме генә әйтсәм дә мин сиңа,
Бик аз булыр сыман рәхмәтем…

Шигырия! Ярсу ташкыным син,
Ялкыным син – сүнмәс учагым.
Син – мәңгелек! Син – галәми дөньям:
Чиксезлекнең кайнар кочагы!

ЯРАЛУ

Еллардан калышмыйм, диеп
Юллардан барган чагым:
Офыкларга күзне текәп,
Уйларга талган чагым…
Мин уттан яралганмындыр –
Ут кебек кайнар тәнем:
Бер орынсам, дөрләр төсле
Бу җиһан – шундый мәлем…

Мин судан яралганмындыр –
Су сыман кайный бәгырь…
И чәчри кайнар хисләрем –
Түгелә кайларгадыр…

Мин җилдән яралганмындыр –
Җил сыман җылый җаным…
Кош кебек күшегәм кайчак,
Кыш кебек… җылынамын.

Мин уйдан яралганмындыр –
Уй сыман оча күңлем,
Ук сыман оча карашым…
Юксынып кочам күгем.

Мин моңнан яралганмындыр –
Шуңа гел сагышлымын…
Сулкылдый-сулкылдый аккан
Су кебек агышлымын.

Мин җырдан яралганмындыр –
Гел җырдан торам сыман…
Мин җирдән яралганмындыр –
Яшәеш кыйбласыннан!

АЧЫНУ

…Чемберленның сатыйм анасын,
Тупка тоткан Мәккә каласын!..
Һади Такташ
Сөеләсем килә халкым белән,
Сөенәсем килә ил белән.
Шатлык булып, бөтен кыйтгаларга
Сибеләсем килә җил белән.

Сөенәлмим ләкин, сибеләлмим,
Сүгенәмен генә уфтанып:
Сүгенергә сәбәп хәттин ашкан –
Бер башласаң, булмый тукталып.

Рәсәйдәге мәхшәрләрне күреп,
Хәлләр һаман мөшкел, хөрти, дип,
Сүгенәмен: «Аналарын сатыйм!
Авызларын гына сөртим!» – дип.

Бу дөньяга сүгенергә түгел,
Сөенергә килдем ләса мин.
Ник алайса гел сүгенеп яшим,
Ник сөенеп кенә яшәмим?!

Кояш кебек гел балкыйсым килә,
Гел калкасым килә ай сыман.
Бер сөенеп оран салыйм, дисәм…
Сүгенү сүзе чыга ачудан.

Дорфалыгым өчен кичерегез,
Кичерегез гыйсъян йөрәкне…
…Рәсәй мине сөенергә түгел,
Сүгенергә генә өйрәтте.
ШАГЫЙРЬ БУЛАСЫ КИЛГӘН ПРОЗАИК

Прозаик абзыкаем
Тәмам азмакчы була –
Шагыйрь-шогара шикелле
Такмак язмакчы була.

Сакалы белән – абый ул,
Акылы белән – сабый:
Җөмләдәге иҗекләрне
Бармагы белән саный!

Шигырь-мигырьләр язарга
Берчак өйрәнер әле:
«Мин – бөек!» – дип, күкрәк сугып,
Ул да сөйләнер әле.

Ә хәзергә абзыкаем
Акылы белән – сабый:
Бармакларын бөгә-бөгә,
Җөмләдән иҗек саный.
ШАТЛЫК

Үзем язганнардан үзем
Шар көлеп алган чагым…
…Бүген минем, кошлар кебек,
Юморка салган чагым!
СИНЕҢ БЕЛӘН АЧУЛАНЫШКАЧ ЯЗЫЛГАН ШИГЫРЬ

Акрын гына, салкын гына
Читләшүемме шулай?
Үземчә бер, әүвәлгечә,
Этләшүемме шулай?

Сиңа әйтер сүзем бар да,
Юк та бугай шикелле.
Шуңадырмы, уйларым да
Икеле дә микеле…

Күрәсем дә килә сыман,
Күрәсем дә килми бик.
Ә бит кайчан гына, юкса,
Йөргән идем тилереп.

Әле читкә тайпыламын,
Әле сиңа тартылам:
Үзем синнән тартынамын,
Үзем сиңа талпынам.

Сиңа булган мәхәббәтем
Калды гүя офыкта…
Бүген синдә тукталуым –
Узышлый гына туктау.

Саубуллашмый гына китәм,
Ә син, күзләрең йом да,
Миңа хәерле юл телә
Һәм… тыныч кына йокла…

Йоклый алсаң, йокла, әйдә,
Бер дә борчылма юкка…
…Мәхәббәткә һәм шигырьгә
Куймыйм әле мин нокта

Комментарий язарга