Авыл темалары һәм традицион татар мәдәнияте шәһәрдә үскән яшьләргә килешми

Рафаэль Мустаев – шагыйрь, фотограф, публицист, сәфәрче, рәссам, музыкант. Авангард һәм постмодерн стилендә иҗат итә.

Үз иҗаты турында ул болай ди: “Татар шигьриятенә чын шәһәр һәм зур мегаполисның лирикасың кертергә тырышам, чөнки хәзерге татар яшьләре күбесе зур шәһәрләрдә, шәһәр сулышы белән яши. Авыл темалары һәм традицион татар мәдәнияте шәһәрдә үскән яшьләргә килешми.” Үз тикшеренүләреннән чыгып, татар шигьриятенә француз сюрреализмы бик якын дип уйлый, ә шигьри образларга көнбатышның хазерге шигьри образлары якын, дигән фикердә.

Өйләдән соң вакыт

Өйләдән соң вакыт —
догаларның кояш торгынлыгы,
ул ком һәм су…
вакыт өйләдән соң, бу —

җан акылның әкрен хәрәкәттә
һәм күренмәс йолдыз күктә
бу вакытны сыза,
сурәтләнә,

һәм бу зифа, мәһабәтле бина-сарайлары
чиксез фотоларда чагылдыра,
һәм иртә килгән язы
сары һәм күк төскә бата,

һәм бу эссе кызулыгы
күләгәле куенында,
бу яр һәм су —
өйләдән соң вакыт…

һәм бу — комның җылылыгы
эчкерсез яр буенда,
һәм дулкын тирбәлеше бу
кичнең каплый тәгәрештә,

күл урыны һәм син бу
йөрешләрнең җиңел изәүләрдә,
һәм бу бетмәс тынычлыгы
һәм кинәт тиз югалту,

һәм су чагылышу бу
йолдызларның галәм киңлегендә
һәм кайтаваз — җанның өне, кайтыр аваз
өйләдән соң вакытның бу.

 

qZGuXGLs2EQ

ЧИТ ҖИРЛӘРДӘ

Җәяү бардым,
витриналарны карап,
туктап-туктап бардым,
үз-үзем белән сөйләшеп.
Бу шәһәрдә беркем белми минем телне,
сөйләшерлек кешем дә юк…

Туйдым…
Кайтам бу чикләрдән
туган мохитемә…

Мин ялгызым түгел, әммә монда
бер сөйләшерлек кешем дә юк шул,
мин адаштым ахыры
иске диварларда,
ташлар арасында
шәһәрләрнең чиге дә юк шул…

Мин сөйләшеп бардым
әкрен-әкрен генә,
үз-үзем белән,
адымнарны санап…
Күгәрченнәр, шәһәр этләр мине аңлыйлар.
Әле яхшы син бар каләм,
дәфтәремә сүзләр чәчри,
язамын.

Кешеләр карый миңа,
ә мин карыйм офыкларга,
кояш байий, күңелемдә бик шатмын,
үз-үз белән туган телдә сөйләшкәндә
мине сәер дип белгәннәрдер
бәлки.

2018

XlM2y-6X0j8

МЕГАПОЛИС

Дөнья хатле халык, урамнар тулы кешеләр белән;
Һәръякта хәрәкәт, шәһәр яший, гөрләп тора.

Юлның ике якка ага автомобильләр агымы,
Һәм шул йөрештә ишетелми кала адымнар тавышы.

Буйлап тора киртә ясап, һәртарафтан озын биналар;
Һәм өстән, күк кистереп, үтәләр эстакадалар.

Табалмыйсың монда берәр агач бакча урны;
Кая барсаңда, барыбер, бөтен җир асфальтта.

Һәм хәлсезләнеп мескен халык кафега керә;
Утыралар шунда хәлен җиеп, шунысы яхшы.

 

aH0xjiQMzOQ

ШИГЫРЬЛӘРДӘ АП-АЧЫК МӘГНӘСЕ…

Эрегән күктә шигырьләрнең ап-ачык мәгнәсе
кар бураны артыннан яңгырның тамчылар сыман,
мәсхәрәле кайтаваз белән йөрәккә төшәләр,
галәмнең һәм бушлык күлләрендә.

Ул бит мин! кәүсәләр аша һәм басуларда —
синең корылган ябалдаш янында гөрләвекләр
тамырларда сүлләр чылтыру белән билгелиләр —
һәм минем алсулы күкләремдә былбыллар.

И, шул тавыш, шул кайтаваз, шау һәм сада —
таң атканда бәрмә дулкыннар белән агып китәрләр,
һәм иң кырыенда, янган кыр табалар читендә
мәхәббәт турында моторлар гөрләп җибәрләр.

Эх, шул югарылык, күкселлек, аулаклык, шул диңгез!
Һава дулкынында авыл йортларның тирбәлү.
Бар корылыкны, безнең көзне иреккә тапшыралар
җебегән кырларда гөлләрнең чәчәк ату…

_UM5lMrh9G4

 

ҖӘЙДӘ ЙӨРҮ

Җәй. Тирәк мамыгы өметләнгән хисләрне ачыр,
эшелоннарда вагоннар һаваллы торалар,
элек Мәскәү — Казан поезды иде,
ә хәзер башкалалы экспресс.

Болытланып үләннәр агалар,
азатлык, тәвәкәллек белән урман тулды.
Биналар, фонтаннар, шәһәрнең киң урамнар
яктылык белән төнне яландырды.

Кафега утырырмын, егылырмын —
автомобильләрнең фарлар һәм яңгыр
уза кешеләрнең карашларын чайкаталар,
теләсәң мин сиңа шулчак сатып алырмын
шул күкне һәм йолдызларны.

Юк көндәлек тормышына, юк!
син ишетәсеңме минем адымнар уйныйлар блюз,
тетрәүле кыштырдавын, иреннәр хәрәкәтен сизәсеңме?
бу җырны син минем белән бергә җырлый аласың!

Синең кулың минем кулда,
бармаклар бүлмәләрнең тынычлыгын агуландыралар
һәм чиксез тәрәзәләрнең озын җилпәзәсе
үз карашын һәм сер ачкычларын тиздән бирер.

x_d9cd0308

Комментарий язарга