Авыл җәе

Җәй җәй инде ул, аның авылныкы, шәһәрнеке буламыни дисезме? Була шул. Күктәге бихисап күп йолдызларны шәһәр төненнән эзләп кара син! Авылда ул чекрәеп, күзгә тамам дип тора. Капка төбендә кич утырганда, су буеннан бакаларның берсен-берсе уздырып бакылдауларын тыңлыйсың. Моны көн җылытуга дип юрый өлкәннәр. Шунда әллә кайдан гына килеп чыккан ябалакның канат җилпегән җилен генә тоеп каласың. Ә инде таллыкта…

Тукта, баштан сөйлим әле. Беркөнне кич соң гына кайдандыр кайтып барам. Колагыма кош сайраганы ишетелде. Ходай хикмәте. Караңгыда кош сайрыймыни? Җитмәсә, шундый матур сайрый. Икенче кич һава суларга чыксам, тагын шул тавыш. Бездән ерак түгел таллык бар, шунда чутылдый кош: «чвит-тви-чу, чвет-ти-чо-чу», тагын мин көйли алмаган әллә нинди аһәңнәр! Су буе әрәмәлегеннән җавап кайтаралар: «фьют-ти -чьоу». Симфония!

Беркөнне таң атар алдыннан кинәт кенә уянып киттем. Ниндидер аңлатып булмаслык серле ым мине тышка чакыра. Тагын шул кошлар симфониясе икән. Аякларым таллыкка атлады. Эзлим, эзлим, бернинди кош та күренми. Ә тавышы өзә генә. Өйдәгеләрдән сорагач кына, серле төн кошының сандугач булуын белдем.

Ә көндезләрен яланаяк инеш суын ерып йөрү, кузгалак, какы ашауны әйтәсеме! Тау битеннән тәгәрәп, тезләрең кызарып беткәнче җир тиләге җыю, мәмердәп өлгергәнен дә көтмичә, авызларың каралганчы шомырт ашау, чиратың җиткәч көтүгә чыгып, табигатьнең мең төрле могҗизасын күзәтү, тагын, тагын әллә ниләр – әйтеп-сөйләп кенә бетерелекме авыл җәенең хикмәтләрен!..

Эзләр

Парча

Кояшлы, матур көн. Олы юлдан автобус ашыкмый гына бара. Балаларны ярышка илтә. Машина эчендә кеше аз, шуңа бик тыныч. Мин тәрәзә ягына борылып утырдым. Күзләрем белән юл һәм агачлык арасындагы тар гына араны айкыйм. Күпереп торган кар юрганы төрле эзләр белән чуарланып беткән. Әнә бер куян, каенлыктан чыгып, юлга таба юнәлгән. Аның эзен асфальт юл бүлгән. Бер ягында эзләр югалган да икенче якта тагын пәйда булган. Куян үткән җирнең урта бер җирендә вак-вак таплар барлыкка калгән. Бу, мөгаен, тычкан эзедер. Төнлә азык эзләргә чыккан җиреннән күп маҗараларга юлыккан ул. Каенлыкка юнәлгән җиреннән аны дусты туктаткан. Озак вакыт бер урында таптанып торгач, икәүләшеп юлларын дәвам иткәннәр. Ләкин аларга бүген уңыш елмаймаган. Каршыларына чыккан төлке тычканнарның юлын үзгәртергә мәҗбүр иткән. Берникадәр баргач, алар кар астына чумган. Ә арттан иснәнеп барган төлке аларның эзләрен югалткач мәшәкатьләнеп тормаган, азык эзләргә дип, икенче якка юл тоткан. Ә монда ул билгесез тарафка барган чаңгы эзләренә тап булган. Тар гына пар тасма озын булып сузылып киткән… Күзләремә бик матур бизәк чалынды. Рәссам пумаласы белән ике якка тигез итеп сызгалап алган күк. Таныйм бит мин аны: кош канаты эзе ул. Кар өстеннән йөгереп үтүче тычканны эләктерергә өстән ук шикелле атылып төшкән дә канатларының очлары бизәк ясап калдырган.

Кар өстендә эзләр күп һәм төрле. Менә гаҗәп: шундый кечкенә генә җирдә дә нинди зур тормыш кайный.

Сыерчыклар килгән көн

Хикәя

 Санияне татлы йокысыннан тәрәзә аркылы елмаеп торучы кояш нурлары иркәләп уятты. Ул иренеп кенә озын керфекләрен күтәрде. Аның йокыдан айнып та бетмәгән йөзенә кинәт көләч елмаю таралды. Ул яткан карават турысындагы тәрәзә аша түбәдән җиргә сузылган боз сөңгесе очында, күзен елтыратып, тамчы карап тора. Бер мизгел генә тамыйммы-юкмы дигәндәй асылынып торды-торды та чулт итеп аска сикерде. Сания тәрәзәгә ашыкты. Ә анда кояш нурлары җылытуга сөенгән тамчылар югарыдан берәм-берәм кар чокырчыгы эченә чумалар. Күңеле күтәрелгән кыз хисләрен әнисе белән уртаклашырга ашыкты. Тик өйдә берәү дә юк иде. Өйне әйләнеп чыкканнан соң гына әти-әнисенең эштә булуын төшенде ул. Шулай да кәефе шәп иде. Чәйләр эчеп, өстәлләрне җыештыргач, өйне тәртипкә китерде.»Әнием белән әтием шаккатсыннар әле», – дип, төшке ашка коймак пешереп алды. Бар эш шундый җиңеллек белән эшләнде, кыз үзе дә моңа гаҗәпләнеп куйды. Ул ишегалдына тавыклар ашатырга чыгып китте. Эшен бетереп, ишек янына якынлашкан гына иде, бик тә рәхәт бер аваз – кош сызгыруын ишетеп туктап калды. Борылып агачка карады. Ботакта пар сыерчык утыра. Кыз шатлыгыннан сикереп үк куйды. Менә ни өчен күңеле җилкенеп уянган икән. Бер мәл карап торды да, әнисенә хәбәр итәргә дип, өйгә йөгереп керде.

–  Әни, әнием, карагыз, сыерчыклар килгән! Тиз килегез, карагыз! – дип, әти-әнисен сөендермәкче иде, шундук кәефе кырылды. Алар эштә бит… Җитмәсә, кошчыкларга оя да ясалмаган. Быел әтисе никтер җитешә алмады, эше күп булды шул.» Дөрес, былтыр ясаганы бар барын, ләкин ул инде иске, – дип моңсуланды Сания. «Иске өйдә яшәве күңелсез бит», – дип, ел саен яңаны ясата ул. Шундый уйлар белән, түземсезләнеп, әтисенең кайтканын көтә башлады. Ә күзе гел тәрәзәдә. «Оя юк дип, безне ташлап китмәсеннәр тагы. Их, иске ояны да алып куйдык бит,» – Сания борчылудан дерелдәп үк куйды. Шул вакыт ишек тавышы ишетелде. Йөгереп чыгып кочаклап та аласы иде… Бая ишеген ябып бетермәгән булган икән, ә җил шуны ачкан. «Һай инде,» – дип үпкәләп кереп китте кыз.

Бары тик бер сәгатьтән генә кайтты Саниянең әти-әнисе. Әтисе кулында шоп-шома такталар иде. Тамак ялгап алгач, кош оясы ясадылар. Матур-матур бизәкләр дә төшерделәр. Ә ояны агачка элгәндә, Сания шундый дулкынланды ки, хәтта аның «ура» дип кычкыруына әтисе баскычтан егылып төшә язды. Рәхәтләнеп көлештеләр дә, читкәрәк китеп, бераз күзәтеп тордылар. Киләләр, тикшерәләр булачак өйләрен бәгырькәйләрем.

 Өйгә кергәч тә, Сания тәрәзәдән байтак карап торды. Аның хәзер күңеле тыныч иде. Түрләрендә сайраячакларын, бер оя бала чыгарасыларын күз алдына китерә-китерә, татлы йокыга талды ул.

Ак барс турында легенда

Борын-борын заманнарда табигать кочагында җәнлекләр, җанварлар горур һәм тыныч яшәгәннәр. Бу вакытта далалар куе үлән белән капланган, сулый торган һава чиста, эчәр сулар шифалы, урманнар зур һәм бай булган.

Бервакыт шул урманнарда яшәүче җәнлекләр үзләренә куркыныч янаганың сизеп алганнар. Алар биләмәсенә таба еланнар шуыша, торган саен якынлаша бара икән. Җанварлар урманның горурлыгы булган Барска мөрәҗәгать иткәннәр. Ләкин никадәр генә җитез, сизгер, куркусыз булсаң да, астыртын, зәһәр еланнарны җиңеп булмаячак. Елан-илбасарлар менә-менә килеп җитәчәк, үзләренең агулары белән җәнлек-җанварларны юкка чыгарачак, тирә-юньне харап итәчәк. Барсның кешеләргә барудан бүтән чарасы калмый.

Кешеләр ыру-кабилә булып яши, җитез атларга атланып, далаларда көтү көтә.Ук-җәяләре белән дошманнарга каршы тора. Кыю һәм зирәкләр. Барс, уктай атылып, кешеләр яшәгән якка томырыла. Ул шулкадәр тиз чаба, хәтта иңнәренә канатлар үсеп чыга. Күз ачып йомар вакыт үткәнче, ул инде кешеләр янына барып җитә. Алар горур башын иеп килгән Барсны кире бормыйлар. Чөнки берне юк иткән дошман башкаларга да куркыныч тудыра.

 Җәяле-уклы зирәк кешеләр белән бергәләп явызлардан котылганнан соң, тормыш тагын да ямьләнгән. Кешеләрнең дә күңелендә яктылык, нур балкыган. Шул көннән бергәлек, бердәмлек, үз азатлыгың өчен көрәш дәрте көчәйгән. Эшләре алга киткән, дошманнардан яклаучы көч барын тойганнар алар. Чөнки Канатлы Барс кешеләрне явызлардан саклаган.

 Бу көчнең талисманга әйләнүен теләгән ыру башлыгы Өлкән кеше зур келәм тукыткан. Аны һәркемнең түренә эләргә кушкан. Келәм өч төстән торган. Яшел төс яшеллек, дала, урман берлеге һәм яшәү төсен аңлаткан. Кызылы көрәш, бердәмлек, көч-куәт билгесе икән. Уртадагы ак төс күңел яктылыгын, чисталык-сафлык мәгънәсен белдергән. Шул келәм уртасында Канатлы Барс сурәтләнгән. Ул уңышка ирешү, дуслык, килешү билгесен гәүдәләндергән, яклаучы символы булып торган. Җиде саны тылсымлы мәгънәгә ия. Җиде кат күк, җиде кат җир асты… Барс канатының җиде тармаклы булуы яклаучы көчнең җирдә дә, күктә дә чиксезлеген аңлаткан.

 Шулай итеп, Канатлы барс халкымның бәйсезлеген, бердәмлеген, горур һәм куркусыз булуын, килешеп яшәүне белдерүче талисман булып тора. Бабаларыбыздан килгән бу сыйфатлар халкымны бай һәм көчле итә.

Комментарий язарга