Интернетсыз ярты ел (юмореска)

Җирдән триллионлаган чакрым ераклыкта, галәмнең бер почмагында тиктомалга бик көчле энергия барлыкка килде. Кеше акылы җитмәслек, миллион джоульләрдәге бу энергия дулкын-дулкын булып бөтен галактикага таралды. Аның тәэсире күз иярмәс тизлектә Җиргә дә барып җитте. Секунд эчендә орбитадагы спутниклар сафтан чыкты, Җир шарындагы интернет, телевизорлар, бөтен мобиль элемтә чаралары эшләүдән туктады…

Ә бу минутларда табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан Каенлык авылында унбиш яшьлек Зилә мәктәпкә җыена һәм көзге каршына басып, иреннәрен бөрештереп, телефон ярдәмендә үзен-үзе фотога төшереп азаплана иде. Алдан, арттан, астан, өстән… Егерме алты тапкыр «черт» иттергәч, кызый тиз генә арадан иң матурын сайлап алып ахирәтенә җибәрмәкче иде, фото никтер китәргә теләмәде! Телефонын селкетеп карады, сүндереп кабызды, өстәл өстенә менеп басып түшәмгә хәтле күтәрде – юк! Кызый сукрана-сукрана өйдән чыгып китте…

Авыл советы рәисе Вазыйхның күптәннән сыер савучы Галиягә күзе төшеп йөри иде. Һәрвакыт тәмле сөт исе килеп торган бу яшь хатын белән сөйләшкәндә өч бала атасының җиңелчә генә башы әйләнә, күкрәк турысын нидер кыздырып алгандай була. Курка-курка гына беренче СМСын җибәргәнен хәтерли әле Вазыйх. Һәм сулыш алырга да куркып көтеп утырганын. Әмма юкка курыккан булып чыкты – чытлыкланып язылган җавап хаты озак көттермәде. Вазыйхның бәхетенә, Галиянең ире дә мокытрак булып чыкты…

Бүген дә, йокыдан уянгач, урын өстеннән тормый гына сөяркәсенә хәерле иртә теләмәкче иде рәис, әмма изге теләге никтер тормышка ашмады. Йокылы күзләрен уыштыргалап, шулай ук телефонына үрелгән, янәшәсендә яткан хатыны да: «Уатсап эшләми-и-и!» – дип мыгырданды…

Мәктәп автобусына эш юклыктан гына утырды Хәбри. Шәхси «КамАЗ»ы барында рәхәт иде – тирес, туфрак төяп шәһәр тарафына күп чапты заманында. Уч тутырып акча алып кайта иде. Әмма ул бәхетле көннәр бигрәк кыска булды шул. Сабан туе көнне правасын алдылар Хәбринең. Әтәчле колгага «КамАЗ»ы белән менәргә маташкан вакытта… Аннан соң өч ел рульсез гомер. Аннары кризис, санкцияләр… «КамАЗ»ын сатып, малайны өйләндерү, кызны кияүгә бирүләр… Мәктәпнең сары автобусын башта ук яратмады Хәбри. «Бигрәк бәләкәй, – дип кашларын җыерды ул. – Моның белән цемент ташысаң гына инде…» Әмма сары автобуска навигатор куелган һәм цемент ташу түгел, бер метр читкә борылганыңны да районнан күзәтеп торалар булып чыкты. Монысын белгәч, бөтенләй кәефе кырылды абзыеңның. Тик – тамак гүргә кертә, ризалашты Хәбри. Ә инде автобус белән берәр кая илтүне сорап килүчеләргә җавап итеп ул бармагы белән күккә генә төртеп күрсәтә иде.

Бүген исә үз күзләренә үзе ышанмады Хәбри. Навигатор эшләми! Калтыранган куллары белән тиз генә автобусын кабызды, тиз генә ике бөртек укучыны күрше авылдан алып килеп мәктәпкә илтеп куйды да, иске ферманың кирпечләрен төяп кайтырга дип, тузан туздырып авыл читенә очты.

Күнегелгән, гадәти тормыш тукталды. Бик күп заводлар, банклар, гипермаркетлар, АЗСлар, аэропортлар эшләми башлады. Планета халкы өнсез калды. Моны ахырзаман дип бәяләүчеләр дә булды.

Ә менә Каенлыкта хәлләр башкачарак иде.

Тәнәфес саен РОНОга отчет җибәреп утыручы авыл укытучылары җиңел сулады – ул көнне район белән элемтә юк иде. Ничә сәгать укытырга, нинди дәрес укытырга, татар телен ничек укытырга, ашханәдәге бәрәңге боламыгына ничә чеметем тоз салырга – берәү дә команда бирә алмады ул көнне.

Мәктәптән кайтуга компьютерга ябышырга күнеккән малайлар-кызлар бераз борыннарын җыерып утырдылар да, урамга чыгып киттеләр. Кичкә кадәр туп типтеләр, велосипедта йөрделәр, капка төбендә уеннар уйнадылар. Дәрес хәзерләргә дә, мал-туар карарга да вакытлары калды ул көнне.

Бала-чага гына түгел, инде акыллары кереп, бераз чыга башлаган өлкәннәр дә шул ноутбукка, телефонга багынып байтак вакытларын уздыра иде. Ул көнне бераз аптырап йөрделәр дә, күрше-күләннең хәлен белергә дип урамга чыгып киттеләр.

Кичен клубта үзешчәннәр концерты булды. Мәдәният йорты гөрләде ул көнне! Концерт беткәч тә кайтырга ашыкмадылар, ярты төнгә кадәр клубта сөйләшеп утырдылар. Ул арада кемдер тальянын сыздырып җибәрде…

Интернетсыз, телефонсыз тормыш ярты ел дәвам итте. Биек капкалар төбенә кадәр ачылды, урамда халык күбәйде, авыл китапханәсенә чират тезелде. Авыл урамнарында сәламләшү, хәл сорашулар бермә-бер артты. Бәрәңге сабагыдай ап-ак йөзле балаларның йөзенә нур иңде. Малайлар спорт белән дуслашып беләкләрен ныгытса, кызлар кул эшләре белән мәш килде, җыр-биюләр өйрәнделәр.

Авылда сулга йөрүләр, хыянәтләр күзгә күренеп кимеде. Вазыйхның да койрыгы кысылды – СМС җибәреп булмагач, очрашу урынын билгеләү кыенлашты, алай гына да түгел, мөмкин бумаган хәлгә әйләнде.

Әйтерсең, авыл коммунизмга аяк басты.

***

Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел. Көйләделәр интернетын да, телевизорын да, телефоннарын да. Ярты елдан соң бар да үз эзенә төште. Укытучылар кабат кәгазь боткасына чумды. Вазыйх белән Галия озакка сузылган тәнәфестән соң хисләнеп күрештеләр. «Контакт»тагы мәгънәсез язышулар, «инстаграм»да иртәнге боткалы фотолар, бүлтәйгән иреннәр кабат күренә башлады.

Ләкин Каенлык авылында шушы кыска гына алты ай эчендә булачак алты спортчы, ике журналист, ике шагыйрә, бер җырчының күңелендә саф, якты бөреләр шытып чыкты. Өмет бөреләре. Ясалма, виртуаль дөньяга, дөнья пәрәвез челтәренә бернинди катнашы булмаган табигый, чиста бөреләр иде алар.

2
ФОТО: obshe.net

Комментарий язарга