«Аяк басмаган авыл калмады»

1970 елда Алабуга пединститутын тәмамлап, туган ягым Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбенә алман теле укытырга кайттым. Төп эшемнән кала, җәмәгать эшчәнлегенә дә кереп киттем – халык арасында, фермада агитатор идем. Яшь чак, көч-дәрт ташып тора.

Шул ук елны районның халык депутатлары советына сайладылар. 1971 елның декабрендә комсомолның район комитетына II секретарь итеп куйдылар. Хәер, комсомол эше белән мәктәп елларыннан ук яхшы таныш идем инде. Институтта укыганда студент чакта да иҗтимагый эштән туктап торырга туры килмәде, рабфакта алман теле укытырга да өлгерә идем.

Комсомолның 100 еллыгы якынлашу күбебезнең күңелләрендә якты, җылы хатирәләрне яңартты дип уйлыйм. Чөнки ул илебездәге меңләгән егет-кызның язмышында мөһим роль уйнады. Инанып әйтә алам: комсомол мәктәбен узган һәркем бу тормышта үз юлын тапты. 1976 елның февралендә Бөтенсоюз комсомол төзелешендә Чаллыда «Камаз»ның беренче чираты кулланылышка тапшырылырга тиеш иде. Балык Бистәсе районының Комсомол комитеты республикада беренчеләрдән булып комсомол юлламасы буенча төзелешкә яшьләр отряды җибәрде. Илле кешедән торган төркем камазчыларга ярдәм итәргә китте. Шул чагында күбесе яшәргә һәм эшләргә Чаллыда төпләнеп калды, гаилә кордылар. Хәзер инде Балык Бистәсенә балалары, оныклары кайтып йөри. Үзләре очрашкан саен миңа рәхмәт әйтә. Район комсомолы, РК КПСС, ОК ВЛКСМ җитәкчелеге белән берлектә, яшьләрне райондагы авыл хуҗалыгы эшләренә дә тарта иде. Ул яшь буында хезмәт сөючәнлек, ватанга тугрылык, патриотлык хисе кебек рухи кыйммәтләр дә тәрбияли алды.

Районда комсомол яшьләре фермалары ачылды, комсомол яшьләреннән торган механизаторлар отряды оештырылды. Әлеге төркем әгъзасы, Олы Елга авылы механизаторы Сөләйман Галиуллин Ленин комсомолы премиясе лауреаты да булды. Мәртәбәле премияне аңа Мәскәүдә ВЛКСМның Үзәк комитетында тапшырдылар.

Беренчел комсомол оешмаларын эш дип янып торган егет-кызлар җитәкләде. Алар башкаларны үз артыннан ияртә алды, канатландыра, яңа үрләр яуларга илһамландыра белде. Район комсомолы өстендәге җаваплылык та гаять зур иде – язгы чәчү вакытында, уңыш җыйганда комсомол яшьләре алдынгы механизаторларны барлый, листовкалар тарата, басу-кырларга барып иң яхшы эшләүчеләргә вымпел тапшыра, аларны илнең абруйлы яшьләр лагерьларына юллама белән бүләкли һ.б. вазифаларны үти иде. Егет-кызларны авылда калдыру өчен дә күп көч куелды, ветераннар советы белән дә тыгыз элемтә урнаштырылды. Шулай ук комсомолга колхозчылар һәм совхоз эшчеләрен кабул итүгә зур әһәмият бирелде. Егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү, «Аҗаган» кебек хәрби-патриотик рухтагы чаралар уздыру, армиягә киткәндә тантаналы төстә озату, аннан кайткан солдатларны чакырып өлкән сыйныф укучылары белән очрашулар, слетлар үткәрү – һәммәсе дә комсомол оешмасы тырышлыгы белән башкарылды. Без яшьләр арасыннан кайтып та кермәдек. Әле бит юллар

юк заман. Кирәк җиргә кая трактор арбасына, кая атка утырып барасың. Шуңа да карамастан, без аяк басмаган бер генә авылда да, мәктәп тә, ферма да калмады. Нинди генә эшкә тотынсак та намус белән җиренә җиткереп башкара идек. Әле дә остазыбыз КПСС РКның беренче секретаре В. Я. Корнеевны зур хөрмәт белән искә алам. Теге заманда ничек курыкмыйча нинди җаваплы эшләрне ышанып тапшырды икән дим. Гомуми бүлек мөдире М.К. Макаровның дөрес итеп карарлар, хатлар, докладлар язарга өйрәткәнен дә гомер онытасым юк. Республикада беренчеләрдән булып безгә районнар арасында тәүге мәртәбә комсомол документлары алмашын ышанып тапшырдылар. Комсомолда эшләгәндә алган тәҗрибә миңа киләчәк тормышымда Тукай районының партия, совет органнарында, хакимияттә уңыш казанырга ярдәм итте. Бер йодрык кебек берләшеп озак еллар иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшләрем – С. Шәрипов, Р. Газизова, М. Хәсәнов, В. Потапова, И. Сәләхов, Ф.Җиһаншина һ.б. сагынып искә алам, һәркайсына рәхмәт әйтәсем килә. Ни кызганыч, илебездә ВЛКСМга тиң оешма-хәрәкәтләр юк. Комсомолчыларның бай тәҗрибәсе безнең хәтердә сакланырга тиеш. Ә хәзерге яшьләргә берләшү өчен менә дигән үрнәк ул.

LYMDkqYm16w

Фәимә Гарифулла кызы Гыйниятуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ, ТР мәгариф отличнигы, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы

Комментарий язарга