Айсылу Багавиева (хикәя)

Яңа кешеләр белән танышкан вакытта сезнең ни өчен шул урында һәм шул вакытта нәкъ тә шул кеше белән юлларыгыз кисешкәне хакында уйлап караганыгыз бармы?

Ни өчен уңга-сулга карамый ашыгыч тормыш артыннан куганда без, бер мизгелгә туктап, нәкъ тә шул кешеләр белән кызыксынып китәбез икән? Кемдер моны йолдызлар белән бәйләп аңлатыр, кемдер Ходай тарафыннан язылганына ышаныр, берәү мин килгәнмен икән, димәк очрашканмын дияр. Ничек кенә булмасын, һәр кешене үзебез өчен ачу белән, аның тормышы үрнәгендә, дөньяга карашы үрнәгендә без нинди дә булса нәтиҗәгә киләбез. Үзебезне ничек тәрбияләргә икәнен хәл итәбез.

Профессия сайлау безнең һәрберебез өчен тормышта булган иң катлаулы карарларның берсе булгандыр. Инде укырга кереп, өченче ел энә белән кое казырга керешкәндә кайдадыр түрдә тормышта нәкъ шушы профессия миңа киләчәктә керем алып килерме? Урыс әйтмешли: “үз тәлинкәмне” таптыммы, дигән кебек уйлар үзләренә уңай җавап табып та өлгергәннәр иде. Ләкин, ни кызганыч, дәүләтебездә кабынган проблема яңадан үзенең күңелне шикләр белән кытыклый торган “шүрәле бармакалары”н уятты. Бу – Татарстаныбызда татар телен укыту мәсьәләсе. Киләчәккә төзегән барлык максатлар, хыяллар авыр хәлдә булган вакытта, белмим йолдызлар, белмим Ходай, белмим кем мине бер кеше белән таныштыра.

26 октябрь көнне “Танкодром” балалар иҗат үзәгендә Совет районының мәктәп укучылары арасында “Татар кызы 2017”, “Татар егете 2017” конкурсы узып китте. Биредә таныштым да инде мин Тимур исеме егет белән. Тимурның кызыклы ягы – аның инде профессиясенә әйләнгән шөгыле һәм гомумән тормыш позициясе. Бу 25 яшьлек егет бүгенге көндә кулга ияләнгән күгәрченнәр асрау белән шөгыльләнә һәм бәйгегә дә үзенең “йорт кошларын” катнаштыру өчен килгән. Тимур әйтүенчә, күгәрченнәрнең 13е дөрестән дә аның квартирасында яшиләр һәм гаҗәеп акыллы кошлар икән. Араларында иң яратканы Красавчик исемлесе хәтта Тимур йоклаганда янына килеп ярма сорап интектереп бетерә, ди. Әлеге егетнең тагын бу 13 гаять акыллыларыннан кала 300дән артык күгәрчене “Арена” төнге клубының икенче катында яшәүләре хакында белгәч, әңгәмәдәшемнең бу өлкәдә курчак уены гына уйнап йөрмәгәненә инандым. Әлеге күгәрченнәр “йорты” Россиядә мәйданы буенча иң зуры икән. Бөтен канатлы дуслары артыннан да Тимур үзе карарга җитешә.Төрле туйларда, чыгышларда, зур компанияләрнең бәйрәмнәрендә катнаштырудан тыш, егет күгәрченнәрне үрчетеп сату белән дә шөгыльләнә. Шуның өстенә, ул хәзер профессиональ фотограф һәм видеооператор да икән. Иң кызыклысы, Тимур югары белемне информацион технологияләр өлкәсендәге белгеч буларак алган һәм тормышында иң юкка уздырган вакыты университетта укыгын еллары булуда шикләнми. Бүгенге көндә танышым күгәрченнәре белән генә дә зур акчалар эшли һәм иң мөхиме, үзенең 6 яшеннән бирле үзләштергән бу hөнәрен бик ярата.

Шәхсән үзем өчен Тимур белән очрашканнан соң мин менә нинди яңалык ачтым: Нинди генә белгечлеккә укысак та университет беренче чиратта бездә кешелекле сыйфатларга ия булган шәхес тәрбияли һәм инде аннан соң гына нинди дә булса профессия вәкиле итә. Татар теле мәктәпләрдә калу-калмау мәсьәләсе югарыда – сәяси өлкәдә хәл ителә, без, кызганычка каршы, бу ситуациядә көчсез дисәң дә була. Ачы дөреслек булса да, бу — дөреслек. Киләчәктә ниләр генә булмасын, бүгенге көндә безнең максатыбыз татар телен, әдәбиятын, мәдәниятын тиешлечә өйрәнеп, саклап, үзебездә чын татар әдәбе булдыру. Шулай яшәсәк, дөньяда һичшиксез югалып калмабыз.

ПиСи: Арена клубына биергә барасыз икән, сак булыгыз- күгәрченнәр тынычлыкларын бозганга үч алу максатыннан мәкерле эшләрен эшләп куймасыннар.

Комментарий язарга