Азмыни акчага сатылганнар…

“18енә кадәр көтә алмыйм! Бүген барам!” Соңгылардан булган ике билетны эләктереп, соңгы көчләр белән Камалга чабам! Һәм беләсезме?! Йоклыйм-йоклыйм дип торган күзләр ачыла – мин уянам!!!

Сәхнәдә күргәннәр айныта! Менә бит ул чынбарлык. Сәхнәдә. Юк, алар уйнамыйлар! Юк, бу кайчандыр, кайдадыр булган хәл түгел, бу – көндәлек хәл шикелле! Азмыни нахак сүздән чәлпәрәмә килгән язмышлар?!

Азмыни ышанмаудан юкка калганнар? Азмыни акчага сатылганнар… сатканнар.

Көчле әсәр. Ул бүгенге көндә дә актуаль, гәрчә шулкадәр авыл буйлап йөртмәсәләр дә, кызганыч, кеше сүзе җимерү көченә ия.

Саттылар, ваз кичтеләр… Тик бар дөньясы сатылса, ваз кичсә – түзәргә була.. Ә менә якының бу адымга барса? Күтәрә алмас яра булмый диләр… Була, була.

Сокландым Илдус Әхмәтҗановка. Ул тавыш, ул сөйләм, ул бер мизгелдә көлеп, икенчесендә елауга күчүләр. Ничек шулай була ул? (перевоплощение!) Миркәйне жәлләдем билгеле, тик Илдус абыйның “удар с ноги”- е көчле булды!

Эмиль Талипов. Ул сәхнәдә күренүгә (чын әйтәм!) залдагы бик хислеләрдән берничә – “мыр-мяу”лар ишетелде!))) Чактан гына кычкырып көлмәдек. Тик бу сөйли-уйный (яши!) башлаганчы! Чөнки спектакль барышында ул нәкъ менә сәхнәдә яшәеше, образы белән җәлеп итә! Ә кемнәр аны “переигрывает” – дип әйтә, алар ялгыша! Чөнки кабатлап әйтәм, ул беренчедән, уйнамый, ә яши, бу рольне кичерә. Икенчедән, башка рольләренә охшашлык бар дип әйтү дә дөрес түгел (монологлар озынлыгы белән генә булса!) Ә аңа ул монологларны сөйләү килешә! Аның кебек моңлы итеп кем сөйли белә тагын? Афәрин, Эмиль!

Айсылу – Ләйсән Фәйзуллина. Ләйсәнне төп рольдә беренче күрүем. Һәм, афәрин, Ләйсән! Быелгы Оскарны сиңа бирер идем! Спектакльнең башыннан соңгы минутларына кадәр сәхнәдә. Образы да гадәти түгел! Матур җиңеллектән – шул хәләткә – исәрлеккә! (Бер уйласаң – бер адым. Бер упкынга торган адым!) Һәм Ләйсән шул упкынны үтә! Исәрне уйнау (кичерү-яшәү) иң авыры дип уйлыйм!

Декорацияләр минимализмда булса да, бик мистик һәм урынлы, нәкъ әсәрнең атмосферасын тота кебек иде. Динамиканы – чиләкләр аша күрсәтү, чиләкләр белән “уйнау” кызык тоелды. (Кем уйлап тапкан икән?!)

Спектакльдәге пластика – динамика да сөендерде! Сәлимә Аминова. Һәр адым, һәр хәрәкәт кичерелгән (үз урынлы) ич! Матур…

Музыка – Эльмир Низамов. Монда бик мистик, хәтта вакыт-вакыт транска кертә иде – дөресрәге, тамашачы нәкъ менә музыка йогынтысы белән үзе дә сизмәстән спектакльгә кереп китә! Шул ук вакытта моң да саклана. Алинә Шәрипҗанова һәрвакыттагыча гаҗәеп тавышы, башкаруы белән елата.

Һәм боларның барысын җыючы – Илгиз Зәйниев! (Минем бер генә сорау: ничек?! Һәм бер генә сүзем – шәп!!!) Бу матурлык өчен рәхмәт!

P.s. Спектакльдә баянга җырланган җырның ике генә юлы истә калды. (Раиль Шәмсуаров. Сүзләрен укыйсы, җырын ишетәсе килә! “Шуны ничек онытаем..” – соңгы юлы. Языгыз әле җырның сүзләрен?!

Әлеге спектакль озын гомерле булсын иде.

Мирэкй Мирэкй1

Комментарий язарга