Бөек идеаллар

Әй, агач, яшең күпме?
Түгелгән җимешең күкме?
Г.Кандалый.

Нигез ташында уйга оеган
Бөкрәеп беткән йөзьяшәр карчык.
Җанның җелеген суыра җилләр –
Йөрәк үзе дә укмашкан ярчык.

Йөзең ак булса, җыерчык – бизәк.
Сөякләр түгел, бәгырьләр каткан…
Чуерташ булып чәчелер төсле
Сукбай давыллар екса аяктан.

Нигез ташында уйга оеган –
Күңеле – каба, хәтере – орчык…
Дөнья гаменнән бизмәгәндер лә
Акылын җуйган йөзьяшәр карчык!..

Дәвер дисбесе уйга уралган,
Табалмас, ахры, рухташ игезен…
Өрфия җанлы йөзьяшәр карчык –
Таныдым үзен…
Ул бит… мин үзем…

Чикерткә һәм яшел чүәкле

Шәһәр урамында бер үксез мин,
Ватаныннан язган сукбай мин…
Асфальт тузанында җан бирәчәк
Күңел кырын жәлләп сукалыйм…
Таш мәйданда гаҗизләнеп торам –
Беркем дә юк мине аңларлык …
Яшел чүәгемдә болын күреп,
Бер чикерткә кунды алданып.
Әй, җандашым, җирсенәсең, ахры,
Сагындырган бәбкә үләне?
Бу шәһәрдә яшеллекнең туа
Җаны белән күптән үлгәне.
Рух тамыры өзелгәннәр шыта
Йотар өчен дөнья төтенен.
Ышандыра үзен, беләм диеп,
Бөтен серен дөнья көтүнең.
Син, чикерткә, монда мәңге мәхрүм
Җан яңартыр садә тынлыктан.
Былбыл диеп йөртелгәннәр күптән
Сандугачлар телен оныткан …
Мин үзем дә синең хәлеңдәмен –
Зиндан булып шәһәр илертә.
Яшәү көче сулкылдаган чакта
Ватаннарга качыйк, чикерткә!
Шәһәр урамында — ике үксез –
Чикерткә һәм яшел чүәкле…
Авыллыгы чыккан чырайлары,
Хөр җаннары белән куәтле.

Бөек идеаллар

Киереп ач, әйдә, тәрәзәне,
Күмәртәләп керсен яз җиле!
Ютәл, томау – пүчтәк! Күчәреннән
Дөнья бора бүген бер тиле!

Борау белән дивар каезлаган
Күршегә дә бераз эләгер.
Комачаулап йөрмәс моннан ары,
Йонга төргән, ахры, йөрәген!

Җир шарының бөек симфониясе
Туып ята безнең башларда!..
Ноталардан калган күпме ярык
Кирпеч дигән затлы ташларда!

Буш кесәне искә төшермәле –
Тормыш ваклыгыннан мең гарык!
Уй бәләкәй икән, буең – карыш,
Тагаракны боза бер ярык!

Бөек хыялларны биек күккә
Эләр өчен баскыч эзләсәң,
Корбаннарсыз булмый – жәл түгел лә,
Баштан шуып төшкән эшләпәм.

Киереп ач, әйдә, тәрәзәне –
Тал песие исен иснәрбез!
Тишек түшәм аша кояш күргән
Барып чыккан соңгы исәрбез!

Һавадагы торна – торна гына…
Булгач булсын таулар бөркете!
Дөнья үзгәртәм дип җиң сызгандык –
Чыпчыкны да кулдан өркеттек…

Әйдә, ярар, ач Мыраудан гайре
Берни дә юк, бары хыяллар!..
Әле ярый ватык пыялалы
Тәрәзәдән дәшә идеаллар…

Кычыткан

Юашланган быел кычытканнар…
Зәһәрлеген җуйган нигәдер…
Табигать тә заманына күрә
Ялгышамы әллә нигә бер ?
Өтеп алыр ут-ялкынын тоймыйм –
Көлтә җыям ялан кул белән .
Өтәләсен иде шунда берсе,
Әрнү көтеп бүген тилмерәм!
Әллә үзем тупасландым микән,
Тән газабын бер дә тоймаслык.
Күзәнәкләр җанны алдалыймы –
Дөньясыннан качкач ихласлык…
Бармак битен үлән чагу нәрсә,
Инанганың үтсә кылычтан!..
Үз ишләрем диеп сыйпап үттем –
Юашланган быел кычыткан…

***
Син әле дә мине сагынасың…
Син әле дә мине көтәсең…
Йөрәгеңне сарган юшкыннардан
Арынасың килми, күрәсең…
Син әле дә вакыт юргалары
Араннарда диеп уйлыйсың.
Ялгыз үткән язлар күптән җуйган
Бәгырьләрнең тансык җылысын.
Син яраткан күзләр тоныкланган…
Син табынган хисләр вакланган…
Җиде ятлар сыендырган җанда
Синең бары сының сакланган…
Син әле дә мине сагынасың,
Тәкъдирләргә мең кат үч итеп!
Соңгы сулышыңда тетрәнерсең,
Мин дә!.. – дигән сүзне ишетеп…

Комментарий язарга