Бүген Герой шагыйрь Муса Җәлилнең 112 еллыгы билгеләп үтелә

15 февраль көнне танылнган татар шагыйре, герой Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел булды. Шул уңайдан Казанда шагырьне искә алу чаралары үткәрелә. Яраткан шагыйрен интернет кулланучылар да искә ала.

11.30 сәгатьтә, Кирмән янындагы хәйкәлгә чәчәк салу булды.

Без названия

Бүген Милли музейда Муса Җәлилнең  «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсен карап булачак.

Көн дәвамында музейда «Батыр үлә, үлмәс ат алып…» күргәзмәсе эшләячәк. Музей кунаклары шагыйрьнең төрле елларда басылган шигырь китапларын карый алачак.

ELZ3rhr4t_0

 

Интрентта да халык Муса Җәлилне бит актив искә ала. Инстаграмда бик күп кеше бүген Муса Җәлил фотолары белән уртаклаша. Яраткан шигырьләре турында яза, видео төшерә.

AYCxy7SU25U

Мондый активлык бит куанычлы күренеш. Хәйкәл янына чәчәк салганда гына халык бик күп булмаган дип сөйлиләр. Язучыларыбызны, туган көнендә яки юбилеенда гына түгел, ешрак искә аласы иде…

Комментарий язарга