Бүгенге көндә дә татарча көйләр, чын татар җанлы классик музыка иҗат итүчеләр бар

Татар халкының төп байлыгы ул аның теле, ул аның музыкасы һәм җырлары. Салих Сәйдәш, Рөстм Яхин, Сара Садыкова, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллиннар, тагын бик күп, санап китсәң шактый композиторлар музыкантлар чыга.

Үзенең заманы өчен дә, безнең көннәрдә дә алар уникаль шәхес, зур талант ияләре! Аларның музыкасы татар милләтен үзенчәлекле итә. Татар мәдәниятенә бер аһәң, яңгыраш бирә.

gFQrjIxUtIk

 Аллага шөкер, бүгенге көндә дә татарча көйләр, чын татар җанлы классик музыка иҗат итүчеләр бар. Алар бик зур эш эшли. Шундыйларың берсе композитор һәм пианист Эльмир Низамов.

Эльмир Низамов күп санлы камера-инструменталь, симфоник, хор өчен әсәрләр яза, шулай ук романслар, җырлар, театр һәм кино өчен музыка иҗат итә. Сәхнәләштерелгән зур әсәрләре арасында: “Алтын Казан” мюзиклы (2011), “Кара Пулат” исемле опера-риваять (2015). Моннан кала  бик күп чараларда һәм бәйгеләрдә катнаша. Россия күләм, дөнья күләм конкурсларда урыннар яулый. Берничә елдан, татар хылкының танылган композиторлары турныда сөйләшкәндә, һичшиксез араларында Эльмир Низамов та булачак.

Ул һәрвакыт эштә булуына карамастан бик ачык кеше, үзенең ниләр эшләве турында гади генә:

«Әлеге вакытта Әлмәт театрында куелачак спектакль өчен музыка язам. Илгиз Зәйниев авторлыгы һәм режиссерлыгындагы «Хыял йорты» дигән премьера әзерлибез. Шул ул вакытта «Кире» фильмына музыка язам. Яңа ел җиткәнен зарыгып көтәм. » — дип сөйләде .

Эльмир Низамовның бик матур шәхси сайты да бар икән: elmirnizamov.ru Әгәр дә аның турында күбәк беләсегез килсә шул  сайтка керрегез.

Комментарий язарга