Бәхет нәрсә ул яки бәхет кошын тоткан ир-егет

Тормыш яши белгән кешегә кызыклы,мавыктыргыч. Гомер юлында язмыш безне тормышы башкаларны да сокландырырлык мәгънәле кешеләр белән очраштырып тора. Йөзенә дә, хәрәкәтләренә дә бәхет чаткылары кунган кешеләрнең күңел бакчасына кереп, бәхет гөлләренә сокланасы килә башлый. Аларның бәхетле булу серләренә төшенәсе, бу хакта бик күпләргә сөйләү теләге уяна.

«Бәхет нәрсә ул?» дигән соравыма җавап бирүчеләр шактый булды. Мин дусларның бәхет турындагы карашларына аерым тукталырмын әле. Бүгенге әңгәмәдәшемнең фикерләре башкалар өчен кызыклы булыр дигән максаттан, беренче әңгәмәгә тукталырга булдым. Әңгәмә буш урында корылмады — бик күпләргә таныш шәхес Фәрид Фәиз улы Мифтахов бу көннәрдә «Бәхет кошы” турында клип төшерә.

*Г.А: Фәрид Фәизович, читтән әйләнеп йөрмичә турыдан-туры сорау бирәсе килә: ни өчен нәкъ менә бәхет турында клип төшерергә уйладыгыз?

**Ф.Ф: Минемчә, бик урынлы тематика! Ә кем генә бәхет турында хыялланмый?! Һәрберебезнең санаулы гомердә бәхетле булып яшисе килә бит! Кеше үзен белә, аңлый башлаган минуттан бәхетле булырга омтыла. Шундый бер мизгел килеп җитә — син тормышыңны күз алдыннан кичерәсең, әгәр дә корган нигезеңнән, эшләгән эшләреңнән разыйсың икән, күңелдә бәхетле халәт барлыкка килә. Күрәсең, минем өчен шундый чор килеп җиткәндер.

*Г.А: Тулы бәхет-сәгадәткә ирешүнең юлларын ничек табып була соң?
**Ф.Ф: Бәхеткә ирешүнең юллары күп төрле. Бәхетне минутлык шатлык хисе белән бутарга ярамый. Шатлык-сөенеч бәхет дисбесендәге бер төймә сыман гына ул!

*Г.А.: Ә шулай да, берничә юлын әйтеп китә аласызмы?
**Ф.Ф: Әлбәттә! Бәхеткә илтүче төп ике юл бар дип саныйм. Күзгә күренеп торган вак шатлык ташлары түшәлгән юл ул! Менә, мәсәлән, кешегә иң беренче ни кирәк?
Тору урыны! Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайтып керер, ял итәр, тукланыр, уйланыр өчен һәркемнең үз куышы булырга тиеш. Куышны ничек корасың бит — анысы үзеңнән тора! Ул яктан караганда, мин – тулы бәхетле! Никме? Кышкы суыкларда җылытыр учагы булган, җәен тормыш иптәшем, балаларым белән бергәләп үстергән чәчәкле-җимешле гөлбакчага сыенып утырган йортым бар.
Кешене бәхетле итә торган эше булырга тиеш! Бүгенге базар шартларында ныклы эшләп бара торган үзем җитәкләгән “Болгар-Синтез” фирмасы да — минем бәхет дисбесендәге бер төймә !
Икенче яктан караганда, кешене хәтта кигән киеме дә бәхетле итә ала.

*Г.А.: Кием дигәннән, сезнең кигән киемнәрегездә күбрәк зәңгәр төс өстенлек итә бугай. Соцчелтәрләрдәге битләрегездә дә сез күбрәк зәңгәр яки зәңгәрсу төстәге күлмәк-костюмнардан. Моны бу төс сезнең өчен якын дип аңларгамы?
**Ф.Ф.: Татар халкында шундый мәкаль бар: ”Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар”.
Махсус зәңгәр төстәге киемнәр сайлап алганым юк, әмма бу төснең кешегә уңай тәэсире бар. Элек-электән үк зәңгәр төс чынбарлык, тынычлык, сабырлык, зирәклек төсе буларак кабул ителгән. Бәхет дисбесендә акыл төймәсе дә булырга тиеш бит! Фәлсәфи уйлый белгән кеше бәхетне вак, кечкенә уңай кичерешләрдән дә таба белә. Эшем белән бәйле дәүләт югарылыгындагы очрашуларда, конференцияләрдә, форумнарда мин күбрәк зәңгәр төстәге костюмнарымны кияргә яратам.

*Г.А.:Бәлки моның берәр сере, ышану бардыр?!
**Ф.Ф.: Аерым алып әйтердәй сере юк, әмма бу төс күңелне сафландыра, югары белемгә, акылга омтылу теләге тудыра, изге эшләргә рухландыра. Кешенең интуициясе дә зәңгәр төс белән нык бәйләнгән.

*Г.А.: Фәрид Фәизович, бәхеткә ирешүнең икенче юлы нинди соң?
**Ф.Ф.: Икенче юл катлаулырак, аңа кеше урау сукмаклар аша килә. Ул юл һәркемнең рухи яктан үсешенә бәйләнгән. Материаль байлыгы булган кеше генә бәхетле дигән сүз түгел әле ул. Кешенең эчке дөньясы, күңеле бай булырга кирәк. Күңеле ярлы адәм беркайчан да тулы бәхеткә ирешә алмый.

*Г.А.: Күңел байлыгы турында кайчан уйлана башладыгыз соң?
**Ф.Ф.: Кешенең эчке дөньясына тумыштан ук нигез салына дип уйлыйм. Яшәү барышында ул ана карынында ук нигезе булган хисләр байый гына. Мине әнием ялгызы тәрбияләп үстерде. Аның әйткән һәр сүзе минем өчен үрнәк үгет-нәсихәт, киңәш булды. Күңеле белән бик бай кеше иде әни -аның кайгыртуы, мәхәббәте миңа гына түгел, барлык туган-тумачага, дусларга җитте.

*Г.А: Башкаларга ярдәм итү, бәхетле гамәлләр, минутлар белән бүлешү сезгә дә әниегез Әминә ападан күчкәндер алайса?!
**Ф.Ф: Бәлки. Әнием исеме белән бәйле бәхет төймәсе дә күңелгә эчке бер канәгатьләнү хисе биреп тора. 2001 нче елда әни дә, әти дә вафат булгач, күңел бушап калды. Тапкан мал, гаилә, балалар шатлыгы да әллә ни сөендермәде. 2003 елның 22 мартында әнием Әминәнең туган көнендә туган нигеземдә мәчет торгызу һәм ачу күңелемне тулы бәхетле итте. Монда бит мин генә һәм туганнарым гына түгел, якташларым, авылдашларым, дусларым да якыннары өчен гыйбадәт кыла. Аллаһ каршында без барыбыз да тигез! Алар да минем төсле үк ходай каршында тезләнгәндә, гаиләсенә, туганнарына бәхет, саулык сорый! Бу уйлар, кылган гамәлләрем миңа бәхетле минутлар булып күңелемне тутыра, күзләремә шатлык яшьләре җыела хәтта.

*Г.А: Сез физик яктан бик көчле кеше! Бу да сезнең бәхеткә омтылып яшәвегездән киләме?
**Ф.Ф.: Әлбәттә! Бәхетле кеше физик яктан да сәламәт булырга тиеш дип саныйм. Шуңа күрә хезмәтемнән тыш елның һәр фасылында табигать белән дуслыкта яшәргә тырышам: чаңгыда, тимераякта йөрим, ел дәвамында Зәңгәр күлдә су коенам, балык тотам, гидроциклда, көймәдә йөзәргә яратам, фитнес белән даими шөгыльләнәм. Физик яктан үземне билгеле бер тонуста тоту да мине бәхетле итә. Бу шөгыльләр мине һәм физик, һәм рухи яктан көчле итә.
Бәхет бит ул — үз-үзеңнән канәгать булу, уңай тәэсирләрдән торган тормыш мизгелләре өчен көрәш тә! Һәм мин дә көн дә шул яхшы адреналин өчен көрәшәм. Минем күтәренке кәеф гаиләмә -хатыныма, балаларыма, дусларыма, хезмәттәшләремә дә тормыш шатлыклары булып кайтмыймыни?! Димәк, мин аларга да бәхет бүләк итәм булып чыга ич!
Тормышта һәркем тулы гармониягә ирешкәнче бик күп төрле сикәлтәле юллар уза. Кешегә бәхетле булу өчен һәр көнне мотивация кирәк. Негатив эмоцияләрне баштан куар өчен, күңел саф, иманлы булырга тиеш.

*Г.А: Бу яктан караганда сез үзегезне тулы бәхетле дип саныйсызмы?
**Ф.Ф. Әйе! Аллага шөкер, хатыным, гаилә дусларыбыз белән хаҗда булып кайттык. Фикердәшем Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән дини укулар, галимнәр Индус һәм Энгель Таһировлар фәнни конференцияләр оештыру һәм уздыруда һәрчак теләп катнашам, 2003 елдан бирле үзем җитәкләп килә торган “Әнием-мама” хәйрия фонды балалар йортларына, төрле республикакүләм бәйгеләргә һәрдаим ярдәм итеп килә. Бу эшләрем күңелемне сафландыра, рухи дөньямны бәхетле итә.

*Г.А: Фәрид Фәизович, соңгы вакытта сез иҗат эшенә дә шактый вакыт сарыф итәсез кебек. Иҗат сезнең өчен нәрсә ул?
**Ф.Ф.: Иҗат — тормышымның бер чагылышы, ә тормыш — ул үзе бәхет! Һәр көнне күзләрем ачып якты дөньяга карау, игелекле гамәлләр кылу, кемнәрнедер сөендерә, уйландыра алу да миңа шатлык китерә, бәхетле итә. Мин язган җырларны кемдер өйдә, юлда яратып тыңлый, кушылып җырлый, кәефсез чакта күңелләрен күтәрә, я булмаса, яхшы эшләргә этәрә, клипларны сокланып карап, газиз кешеләрен, туган ягын яратырга өйрәнә икән, димәк, иҗатым юкка түгел дигән сүз!Мин әйтергә теләгән дистәләрчә фикерләрне башкалар аңлый, бәяли икән — бу соң бәхет түгелмени?!

*Г.А:Фәрид Фәизович! Бәхет дисбегезнең төймәләре беркайчан да өзелмәсен! Якынлашып килүче туган көнегез белән ихлас котлыйм. Сезгә иҗатыгызны яратучы меңләгән фанатлар исеменнән исәнлек, тырышлык, бәхетле гаилә тормышы, күркәм эшләр телим.
**Ф.Ф.Рәхмәт яусын!

ФФ

Әңгәмәдәш — Гөлнур Айзат

Комментарий язарга