Бәхет

Ай-еллар көттем сине,Бәхет
Очып йөрдең зәңгәр күктә
Җилкәмә кун, ирекле бөркет
Сихри ук бул син йөрәктә…

Булчы, бул минем серле гөлем
Текә ярда үссәң дә мин…
Сулар сибеп назлап сөярмен
Күз нурым күк саклар идем…

Син,Бәхет, әгәр дә асылташ
Булып ятсаң су төбендә…
Су кызы булырмын, асылташ,
Нур сиберсең җан түрендә…

Син,бит Бәхет, үз йөрәгеңдә
Яндырырмын сөеп аны…
Бәхетле булырмын гөмергә
Китмә, китмә Бәхет, миннән..!

Комментарий язарга