Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге Русия көнен мәдрәсәдә бәйрәм итте

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Русия көне уңаеннан, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә ифтар уздырды.

«Изге Рамазан аеның 28 нче көне Русия көненә туры килде. Шуңа күрә, без догаларны бүген Русия иминлеге өчен кылдык», — диде Мифтахов журналистларга.

Мәҗлестә БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев, Ульяновск мөфтие урынбасары Рафаэль Нәҗметдинов һәм башка кунаклары да бар иде.

2 c3 8c

Комментарий язарга