Бабайларны сагынып

Безнең кадерле әби-бабайларыбыз авыр сугыш елларында үскәннәр. Биш ел буе дәвам иткән бу сугыш аларның балачакларын, нәни чак шатлыкларын урлаган. Сугыш күпләрнең киләчәген, хыялларын җимергән һәм, бер сүз белән әйткәндә, язмышлар язылышын хәл иткән. Минем ата-бабаларыма да сугыш авырлыкларын кичерергә туры килә.

Минем дәү әтием белән дәү әнием икесе дә сугыш чоры балалары, икесенең дә аталары дошманга каршы көрәшеп яу кырында ятып калганнар. Карт дәү әтием Нуруллин Рәүф Нуретдин улы 1899 нчы елгы, дәү әнием белән барлыгы 5 ел гына бергә яшәп калалар. Алар икесе дә тумышлары белән Татарстанның Әлки районы Иске Салман авылыннан. Карт дәү әтием кибеттә эшләгән һәм, ни сәбәпледер, аны, өстенә чыгып, 1936 нчы елда төрмәгә утыртканнар. Бу вакытта гаиләдә инде 2 малай булган һәм карт дәү әнием өченчегә, минем дәү әтием белән, корсаклы калган. Шулай итеп атасы төрмәгә утырган вакытта ул, алты айлык булып, анасынын карынында кала.

Рәүф дәү әтиемне сугыш башлангангач ук фронтка алалар һәм ул гаиләсе белән исән чагында бер генә күрешеп кала. Дәү әтиемнең әтисе турында бары тик бер мизгел хатирәсе генә сакланып калган: сугышка китер алдыннан хушлашу вакыты, шул ук вакытта беренче күрешү дә.

“Мин әтинең мине күкрәгенә кысып үпкәнен, битендәге сакал төкләре белән минем битемә тиеп, шул төкләрнең минем сабый битемне авырттырганын гына хәтерлим. Әтинең бөтен хатирәсе менә шул,” – дип сөйли торган иде дәү әтием. Әтисе сугышка киткәндә дәү әтием 5 яшендә булган. Аннан соң 1943 елда кара пичәтле хат килгән. Гаиләсенә соңгы хәбәрне Искәндәр исемле иптәше җиткерә. Анардан алган хатта язылганча, Украина кырларында нарат урманы буенда ялга туктагач, дошман самолеты шул территорияне утка тотып үтә. Гомере шунда өзелә дәү әтиебезнең, иптәшләре арасында дошман уты бер аның гомерен өзә. Аны шул нарат урманы буенда кабер казып кумеп калдыралар, хәлдән килгәнчә мөселман кануннарына туры китереп.

Ире яу кырларында ятып калган карт дәү әниемә өч ир баланы шушы юклык елларда аякка бастырып, олы тормыш юлына чыгаруы ничек авыр булганын бер ана күңеле белә. Ул барлык гомерен шул сабыйларына багышлый, 23 яшеннән тол калып иренә тугры булып 89 яшендә төпчек улы Равил тәрбиясендә дөнья куя.

Украина җирендә Нарат урманы ачыклыгында ялгыз каберлек, совет солдаты кабере… 2016 елда минем икетуган апам Нуруллина Алия шушы җирләргә эшсәфәр вакытында Хәтер китабында язылган адрес буенча барды. Андагы туганлык каберлеген карап торучылыр белән элемтәгәкереп, дәү әтиебезнен каберлеген күрү мөмкинлегенә иреште. Безгә фотосүрәтләр җибәрде. Наратлар арасында ялгыз гына торган каберлекне күрү мизгелләре күңелләрне тетрәндерде, йөрәкләрне кысты.

Сугышка китәр алдыннан ата белән баланың беренче очрашуыннан 75 ел гомер узган. Ул чагында 5 яшендә атасының кочагында бер тапкыр сөелеп калган бала һәм картлык гомеренең кояш баешында яшәүче 80 яшьлек карт үз гомерендә атасы белән бәйле булган икенче мизгелне кичерә — без анарга Украина җирләрендә улеп калган атасынын кабере фотосын курсәтәбез. Ул бу вакытта урын өстендә ята иде (фотосурәтне безгә август аенда күрергә насыйп булды, шушы елның ноябрендә дәү әтиебез безнең арадан китеп барды, авыр туфрагы җиңел булсын). Ул ятып кына тора, калтыранган кулларын фотога таба суза, күзләрдә яшь тамчылыры, төссезләнгән иреннәр арасыннан “әти” сузе чыга. Үз гомерендә әтисе белән икенче очрашуы… Бу сында ноутбук экранында кабер фотосы. Сүзләр белән аңлатып булмый бу вакытларда сугыш аркасында атасыз ятим ускән сабыйның күңеле ниләр кичергәнен. Булгандыр бит анын да “әти” дип үз ишләре малайлар алдында барып атасынын муенына сарыласы килүләр, уңышы җыелып алынган кырлардан яланаяк бодай бөртекләре, черек бәрәңгеләр эзләгәндә “Их, әти исән булса” диюләр, җиңү яулап кайтучыларга авыл капкасына каршы йөгереп “Минем әти дә кайтмасмы икән” диюләр… Булгандыр шул, нишләп булмасын. Рәхимсез сугыш кеше язмышлары белән уйный шул. Ул дәһшәтле еллар күпме сабыйны тилмертте, аларның балачакларын урлады, ныгып бетмәгән купме язмышны утка тотты, картларнын йөрәкләрен сызды…

Шундый авыр гомер кичергән балалар, үсеп җитеп, гаиләләр корып, яхшы әти-әни була алганнар. Безнең өчен барын да бирергә әзер дәү әти-әниләребезнең кадерен белеп, аларны бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәр көн шатландырып, куандырып торсак иде.

Бабай

Комментарий язарга