БӘХЕТЛЕ БИЛЕТКА ИЯ БУЛАСЫҢ КИЛӘМЕ?

«Татар балалар лидеры мәктәбе» проектының башлангычы 2010 елга барып тоташа. «Аны без, балаларыбызны үстереп җиткерү, чит төбәкләрдә актив эшләүче шәхесләр тәрбияләү максаты белән башлаган идек», дип билгеләде «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина, проектка аңлатма биреп. Утыз-кырык баладан башланган проект быел йөз баланы үз кочагына алачак.

«Татар балалар лидеры мәктәбе» проекты бүген инде Казан кысаларында гына калмыйча, төбәкләргә дә шул ук исем белән тарала бара. Әстерхан, Ульян өлкәләренең ике шәһәре һәм Саратов та хәзер шундыйлар рәтендә. Күптән түгел Удмуртиянең татар яшьләре килеп, бу проектны үзләрендә дә булдыру максатыннан «Идел» яшьләр үзәге белән килешү төзеп киткән. Гомумән, татар балалары мәктәпкә унбиш төбәктән килә. Нигездә, югары сыйныф укучылары җыела. Кызганыч, теләгән һәркемнең Казанга килергә мөмкинлеге юк, гәрчә потенциаллары бик зур булса да. Шунлыктан лидерлар мәктәбенең чит төбәкләрдә үсеш алуы проектка нигез салучыларны бигрәк тә куандыра. Әнә быел сайлап алу этабы Әстерханда узган. Шул сайланганнарның да иң активлары, иң сәләтлеләре генә Казанга килү бәхетенә ия була.DSC_0730

«Татар балалар лидеры мәктәбе» шул ук «Идел» яшьләр үзәге башлап җибәргән «Миләтебез хәзинәләре» лагереның дәвамы булып тора. Балалар җәй көне Казанда ял итә, ә көзге каникуллар вакытында алар өчен янә алты-җиде көнлек программа әзерләнә. Лагерь дәвамында оештыручылар аларны күзәтеп торалар һәм алар арасында иң активлары мәктәпкә сайлана. Үзләре ошбу хәрәкәткә кушылырга теләк белдерүчеләр дә бар. Әйтик, өч ел элек Самарадан бер тапкыр да «Идел» проектларында катнашмаган, таныш булмаган бер егет үзәкнең «Вконтакте»дагы төркеменә «мине дә алыгыз әле, килгәч, мине ни өчен алырга кирәк икәнлеген исбатлармын» дип язып җибәргән. Мәктәпкә кабул иткәннәр. Ә хәзер инде ул «Татар яшьләре көннәре»ндә актив катнашучы егеткә әверелгән, үзенең чыннан да булдыклы, белемле, инициативалы егет икәнен раслаган._MG_4302

Гомумән алганда, лидерлык мәктәбен тәмамлаучы яшьләр бүгенге көндә шул ук «Идел» башлангычында уза торган «Татар яшьләре көннәре»ндә актив катнаша. Аларның әзерлек дәрәҗәсе элегрәк килгән яшьләрдән хәйран гына аерылып тора икән. Әнә, былтыр «XXV Татар яшьләре көннәре»нә килгән шушы яшьләр «Танц-пол йолдызы», «Татар кызы» кебек исемнәрне алып киткән. «Татар кызы» титулына ия булган Алинә Байтимерова Казакъстанның Кустанай шәһәрендә «Булачак» исемле татар-башкорт балалары өчен иҗтимагый оешма төзегән. «Үзләре юктан башлап зур эш башкарып йөрүче шундый балаларыбыз да бар безнең», дип куана оештыручылар. Әлбәттә, Татарстаннан читтәге төбәкләрдә мондый проектларны гамәлгә ашыруның никадәр көч, сабырлык, үҗәтлек таләп иткәнен андагылар үзләре генә беләдер. Шуңа андый фидакярләр алдында баш ияргә генә кала.DSC_0545

Әлбәттә, мәктәптә йөз генә бала булуны кемдер азсынырга мөмкин. Ләкин оештыручылар үзләре сыйфатка өстенлек бирә. «Татар балалар лидеры мәктәбе»ндә балалар күпмедер дәрәҗәдә тормыш мәктәбен үтә дип тә әйтергә мөмкин. «Шуңа да игътибар иткәнем бар: кайвакыт балаларга таләпләребез бик зур кебек. Без аларны һәрвакыт орышып кына торабыз. Мин хәзерге балаларны жәллим дә. Мәктәптә укыганда безне урамнан куып кертә алмыйлар иде, ә хәзер балаларның мәктәп программасы бик тыгыз, шуңа күрә алар көн-төн укуда. Тагын шунысы бар: алар технологияләргә бик нык бәйле. Wi-fi булса, аларны интернеттан аерырмын димә. Шуңа күрә программага бер сәгать урамда йөрүне дә кертергә мәҗбүр булдык. Бала мәктәпкә кадәр генә бала булып яши кебек. Аннары спорт, сәхнә, телләр өйрәнү башлана, тулаем олы тормышта яши торган кешегә әвереләләр сыман. Бу замана таләбе, аның белән без бернишләтә дә алмыйбыз», дип фикер йөртә Ләйсән Сафина.

Ә балаларда һәм ата-аналарда «Идел»нең әлеге проектына омтылу теләге көчле. Әнә, узган ел «Татар балалар лидеры мәктәбе» көзге каникуллар вакытына туры килмәгән. Оештыручылар катнашучылар саны аз булыр дип тә борчылган. Ни гаҗәп, мәктәпкә сайлап алынган 100% бала да килгән. Димәк, проектның мәгънәсе зур, дип әйтергә була. Ә Казан исә, чыннан да, төрле төбәкләрдән җыелган балаларны берләштерә, дуслаштыра, якынайта. Бала чагында нык итеп корылган дуслык җепләре үскәч тә, олыгайгач та, йомшармас.

Сүз татар балалары, милли проект турында бара. Димәк, ышаныч белән әйтергә мөмкин: биредә сынау узган балалар киләчәктә дә милләтебезгә хезмәт итүче шәхесләр булып тәрбияләнәчәк. Шунысы «Идел» яшьләр үзәге алып барган төп миссия түгелме икән?

Фәрзана Мәхмутова (Самара):

– Узган ел мин «Татар балалар лидеры мәктәбе»ндә катнашу бәхетенә ирештем. Укучыларда да «бу мәктәптә катнашу ни өчен кирәк?» дигән сорау туар.

Беренчедән, проект милли мәркәзебездә – Казанда уза. Анда бару исә һәрбер татар кешесен рухландыра.

Икенчедән, «Татар балалар лидеры мәктәбе»нә эләгер өчен бик нык тырышырга кирәк. Мәктәпкә «Милләтебез хәзинәләре» профиль сменасыннан актив балаларны сайлыйлар. Анда катнашу өчен регионнарда татар милли тормышында актив катнашу сорала. «Татар балалары лидеры мәктәбе»ндә синең лидерлык сыйфатларыңны ачарга ярдәм итәләр, мөмкинлек бирәләр һәм өйрәтәләр. Шулай ук монда төрле лекцияләр һәм мастер класслар уза, аларда бүтән җирдә табылмый торган мәгълүматларны алып була, шулай ук дебатлар оештырыла, анда без фикеребезне әйтә һәм яклый алабыз.

Лилия Арсланова (Удмуртия):

– «Татар балалар лидеры мәктәбе» – татар телен камилләштерү, лидер сыйфатларын үстерү өчен иң яхшы мәктәп. Миңа профориентация буенча лекцияләр ошый. Бу мәктәптә оештыручылар төрле атаклы кешеләр, депутатлар белән очрашулар әзерли. Мәктәп гомерлек дуслар табарга мөмкинлек бирә. Лидерлар мәктәбенә эләгүне бәхет билетына тиңләргә мөмкин, тик ул һәр балага да татымый.

Комментарий язарга