Баклажанны яңача әзерләү ысулы

Эш урыныннан яки өйдән чыгып читкәрәк китсәң, нинди генә хикмәтләр күрмисең дә, кемнәрне генә очратмыйсың. «Идел» журналы хезмәткәрләре белән Карьерга су коенырга баргач, игътибарыбызны әрмән гаиләсе җәлеп итте. Дөресрәге, безне, көлгә бәрәңге тәгәрәткән кебек, кызу күмер өстенә баклажан тезеп чыгулары гаҗәпкә калдырды.

Моны күргәч, беренче булып алар янына юктан да кызык таба торган мөхәрриребез китте, аңа калганнар да иярде.

Болар – бер ир һәм ике хатын – башта бик озаклап яр буена машинадан әйбер ташыдылар: зур капчык белән күмер, кирпеч, савыт-саба, пакет-пакет азык-төлек, җыелмалы өстәл-урындык… Хатыннар шуларны тәртипкә китергән арада, ир ике яклап кирпеч тезеп, капчыктагы күмерне яланкул гына шуның уртасына бушата башлады. Кулы кап-кара булды. Әкрен генә, ипләп, тәмләп кулы белән капчыктан күмер алып сала. Учакны да «розжиг» белән кабызмады. Күмер астына кәгазь куеп, шырпы сызып ут төртте дә, катыргы кисәген җелпи-җелпи, ялкынны ныклап тергезеп җибәрде.

Баксаң, ягулык, концерогеннар ризыкка эләкмәсен өчен шулай җәфаланган, «розжиг» кулланмаган икән. Күмер кызуга шунда баклажан тезеп чыкты. Әйе, әйе, күмер өстенә, шампур-мазарга кидереп тормыйча гына. Учакта пешкән яшелчә ашарга яратучылар өчен менә дигән рецепт инде бу. Баклажанны шулай пешергәндә бик тәмле була, эчесе дә калмый, файдалы да икән. Күмер өстенә менеп кунаклаган шәмәхә яшелчәнең тышы ун-унбиш минутта куырылып чыга, бераз көеп китә. Шуннан соң аны учактан алып тозлы суга салырга кирәк. Болай эшләгәч, тышы салынып төшә, авыз суларын китереп йомшагы кала.

Танышларыбыз безне дә сыйлады. Чынлап та бик тәмле! Моннан тыш, учакта баллы борыч, помидорны да пешереп, яшелчәләрне бергә болгатсаң, менә дигән рагу барлыкка килә икән.

ae53cf8f-cf8a-4604-894e-ff8f290294fb

Гел шашлык-машлык кына ашарга димәгән. Җәйге көндә бераз җиңелчә ашлар, әйтик, менә шул рәвешле яшелчә пешерсәң дә зыян итми, киресенчә, файдага гына. Нәкъ менә хәзер һәркемнең бакчасында уңыш өлгергән чор бит.

Комментарий язарга