БАЛАН ЧӘЧӘГЕ

Быел яз бик салкын булды… Кояшка чыгып кызынырдай көннәр бармак белән генә санарлык-шаккатмалы хәл! Шуңа карамастан вакытыннан соңлабрак булса да шомырт чәчкә атты! Аннан инде… алмагачлар, чияләр…Ә миләш белән балан ашыкмады… Алар, гүя серләшкәндәй, язның җылы көннәрен көттеләр…

… Нәфисә унынчы сыйныфны бетереп, мәктәптә үткән соңгы звонок -25 май көн иде.Алар бар класс белән кичтән Ташлы елгасы буена җыелдылар.Егетләр тиз генә утын җыештырдылар, казан асып ут ягып җибәрделәр-кызлар аш пешерергә кереште.Нәфисә өйләреннән бәрәңге белән суган алып килгән иде, шуларны чистартырга кереште.Карашы белән сабакташы Зиннурны күзәтте… Киң бәдәнле, озын буйлы, кара бөдрә чәчле бу асыл егетне мәктәптә күзләре төшмәгән кызлар калмагандыр инде! Аны мәктәптә балачактан яшьтәшләре «Цыган» дигән кушамат белән атап йөртәләр иде! Исеменә күрә җисеме-чегән егетләренә хас җитезлек, кызу характер, уңганлык Зиннурны һәрвакытта өстә йөртте! Ул әйттеме-закон, аңа каршы әйтүче дә, каршы чыгучы да юк иде! Тик Нәфисә генә аның адресына шелтә сүзләрен әйтә ала иде.Алар инде җиденче класстан башлап гел бергә-бер партада, кичке уеннарда да, турслетта да бер-берсеннән аерылмадылар! Кайчагында Зиннур сөйгән кызын кочаклап, иреннәреннән үбәсе, аны иркәләсе килә иде! Тик Нәфисә эшне зурга җибәрми иде: «Соңрак, матурым, соңрак!»-дип яңагыннан гына үбеп ала иде.Сылу гәүдәле, калку күкрәкле, озын толымнары белән дан тоткан куе кара кашлы, коңгырт күзле Нәфисәне читтән генә ике егет-параллель класстан Азат белән Ришат күзәтеп утырды.Алар инде уйлары белән Нәфисәне кочаклыйлар,үбәләр, иркәлиләр иде… Тик Зиннур монда шуул!… Беркемнең дә башында мәкерле уй юк кебек иде-барысы да көлешә-көлешә үз эше белән мәшгүль булды…

Тиздән яланга хуш исләрен чәчеп, тәмле аш пешеп чыкты! Чәйгә дигән казан да күптән кайнап чыккан-мәтрүшкә белән чәй саласы гына! Кызлар күмәкләшеп табын әзерли башлады, егетләр ярдәм итте.Инде кояш та баеп килә-көнбатыш ягыннан алсу шәфакь нурлары кабынды.Егетләр кайсы гармун, кайсы магнитофон, гитара алып килгәннәр-моңлы, дәртле көйләр яңгырады.Тәмле ашны ачыгулары да җиткәндер инде, тиз ашап куйдылар.Яшереп кенә алып килгән винолар, сыралар чыга башлады.Егетләрнең кайберләре аракыдан да баш тартмыйлар-тик Зиннур аракы эчми иде! Ришат аны чакырып алды:

-Цыган,әйдә соңгы звонок өчен берне эч инде!-дип аңа ярты стакан аракы сузды.

-Юк, егетләр, рәхмәт, мин сыра гына эчәм!

-Әйдә егетлегеңне күрсәт! Без бит сине барыбыз да хөрмәт итәбез,өстен күрәбез-күрсәт әйдә лидер икәнеңне! Шул гәүдәң белән ярты стакан аракыдан куркасыңмы…

Әллә Ришатның әйткән сүзләре,әллә шайтан котыртты-Зиннур бертын белән эчте дә куйды.

Кызлар да җайлап кына вино эчтеләр-каннарын йөгерттеләр! Нәфисә ахирәте Лиза белән үз йомышлары белән әрәмәлеккә таба китте,ә Зиннур Ришатның фәлсәфәсен тыңлап утыра бирде.

Аракы аның канын кайнарлатты, зиһенен чуалтты, инде күзләре томаланды һәм чирәм өстенә авып, каты йокыга талды…

-Син җитәрлек салдыңмы? -Ришат Азатка сораулы карашын төбәде.

-Курыкма-иртәгә төшкә чаклы йоклаячак!5 таблетка финазепам!-дип пышылдады тегесе.

Музыка көчәйде-инде биергә төштеләр.Нәфисә карашы белән Зиннурны эзләде-тик караңгы төшкән иде инде! Ул пошына башлады-егетләрдән сорашты, тик берсе дә Зиннурның кайда икәнен белми иде! Ниһаять Нәфисә Азатны танып алды:

-Азат, син Зиннурны күрмәдеңме?

-Әнә палаткада ул! Исерек! — дип мыскыллы елмайды ул.Нәфисә Азатка ачулы карашын ташлап, читтә торган палаткага табан китте.Шулчак аны арттан килеп ике ягыннан тотып, авызын каплап, ике егет палаткага алып кереп китте.Ичмасам танырлык та түгел караңгы, болытлы төн иде… Аның авызына көчләп ярты стакан аракы койдылар, кулларын каерып бәйләделәр…

Төне буе пыскып кына яңгыр яуды-инде таң алдыннан җил чыкты.Яшьләр кайсысы кайсы палаткага урнашып, алмаш-тилмәш учакта җылынып,җырлашып утырдылар.Тик берсенең дә башына мондый кабәхәтлек, мондый ерткычлык булганлыгы килмәде.Җил көчәйгәч, алар әйберләрен җыештырып, кайтырга чыкты.Инде нәрсә эшләргә белмәгән Лиза да аларга иярде.

Яланда бары бер палатка торып калды…

Көн үзәге җитәрәк кенә ушына килде Нәфисә… Киемнәре ертылып беткән, аяк-куллары, түшләре күгәреп чыккан-кендек астында бик каты авырту тойды ул! Кичәге кичне исенә төшерергә тырышты… Шуышып барып, палатканың авызыннан башын тыгып карады.Кояш чыккан, ялан сихри хуш ис белән тулган,әрәмәлектәге баланнар чәчкә аткан!Әле кичә генә яшеллеккә күмелеп утырган әрәмәлек ап-ак булган! Ярсып елый-елый кире урынына барып егылды Нәфисә! Инде авыртуы да көчәйде-башы чатнап авыртты.Киемнәрен капшап карады-бер киеме дә юк-ул анадан тума шәрә иде… Ярсып бетте инде елый-елый, янәшәгә мотоцикл килеп туктаганын да сизмәде.Палатканы киң итеп ачып ташладылар-тышта аның әнисе белән әтисе басып тора иде… Канга батып беткән бердәнбер кызларын шушы рәвештә күреп,әнисе йөрәген тотып тынсыз калды! Палатканың бер почмагында шәп-шәрә Зиннур ята!

Билендәге чалбар каешын ычкындырып, ачуын кая куярга белмәгән әти кеше эчкә узып кызының өстенә ертык күлмәк кисәкләрен ыргытты да, берни белми йоклап яткан Зиннурны каеш белән кыйный башлады.Көчле авыртудан Зиннур бик тиз ушына килеп, чак ычкынды Закир абыйсының кулыннан.Чалбарын кия-кия алдына-артына карамыйча әрәмәлеккә таба йөгерде.Ярсыган Закир инде кызын тукмый башлады: «… ах син сөйрәлчек, кара син аны әле кулына документ алмаган килеш чегән азгыны белән көпә-көндез анадан тума шәрә калып яталар!…»-дип әйтә-әйтә кызын каеш белән ярды.Әнисе ирен туктатырга маташты, кычкырып та карады-тик тавышы чыкмады, калак сөяге астыннан әйтерсең лә кемдер очлы тимер тыккандай,4 тапкыр кысып алды… Ул акрын гына сыгылып төште дә, бөтенләй тынсыз калды…

Инде ярсып, чыгыры чыккан ир, күзләрен акайтып Зиннурны эзләп әрәмәгә таба кереп китте.

Нәфисә барлык көчен җыеп,әнисенә дәште: «…Әни!Әнииеем!». Инде әнисенең суына башлаган гәүдәсенә таба килеп, аның кулларын үбә башлады, бит очларын, муеннарын үпте.Кинәт кенә аңына килеп йөрәген, пульсны тыңлады… Тик әнисенең йөрәге типми иде инде! Нәфисәнең күз аллары караңгыланып калды-һәм еракта яктылыкка таба очты кыз…

Авылда шомлы хәбәр тиз таралды-халык гөҗ килде! Укытучылар, барлык укучылар җыелыша башлады… «… Закир кызын көчләгәннәр!…», «Зиннур белән Нәфисә бергә кунганнар!», «Закир Зиннурны эзли-таба алмый!».Тик Ришат белән Азат кына бер ни булмагандай, бик җитди кыяфәттә читтә тордылар! Аларның планы тормышка ашты бит! Ришат ике ел Нәфисәне кыз килеш үзенеке итәргә тырышып йөрде һәм кичә максатына иреште… Азат белән Маратка да татлы җимештән «авыз итәргә» рөхсәт булды! Зиннур «крайний»булып калды! Ришат Азатка карап күз кысты да, баш бармагын өскә күтәреп куйды — «во!» янәсе!

Укытучы Камил Сабирович 7-8 егет белән иң беренче килеп җитте яланга! Иң башлап палаткага күз салган Дамир кычкырып җибәрде… Эчтә яткан һушсыз Нәфисәне укытучылары тиз генә ясалма сулыш алдырып, аммиак иснәтеп җан кертте.Тик әнисенең гәүдәсе суынган иде! Бик тиз генә милициягә, «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә шылтыраттылар һәм Зиннурны эзләргә керештеләр.Зиннур электән үк Камырлавык тавына сәяхәт итәргә ярата иде.Хәтта ул шалаш та ясап куйган имеш дип сөйлиләр иде.Монда камырлавык күп үсә иде-бигрәк тә тау битендә, шуңа инде исеме дә Камырлавык! Элек бу якларда аю да булган дип сөйлиләр-дөресме, юкмы…

Зиннур чак тын ала-ала килеп керде шалашына.Монда аның сәкесе бар-түмәр урындык һәм өстәл ролен үтәгән иске умарта корпусы.Яшергән урыннан ачкычын алып, умартаның капкачын ачты-аннан агачка үрмәли торган аркан, бер кап шырпы һәм чит ил тәмәкесе алды.Эче пошканда шунда килеп, тәмәке көйрәтеп китә иде ул! Нишләп болай килеп чыкты соң әле!!! Аракы эчкәнен белә ул-калганын менә баскан урынынан ходай суксын -хәтерләми… Инде үз күзләре белән Нәфисәнең мыскыл ителгән гәүдәсен күргәч-ул үзен гаепле итеп тойды! Ничек итеп авылдашлары алдына,әти-әниләре каршына чыгып басар?Әнисе күзенә ничек карар? Нәфисәнең туганнары нәрсә дияр? Бу сораулар аның җанына тынгылык бирмәде. Тәмәкенең йогынтысы бик тиз башына менде-җиңеләеп калды.Блокнот белән каләмен алды да умартан ябып, яза башлады:

«Кадерле әти-әнием, туганнарым, авылдашларым!!! Бик зур хата эшләгәнмен-гонаһым өчен Ходай каршында гаебемне үз гомерем белән,үземнең сулышым белән түлим! Ачуланмагыз, хушыгыз!!!»

Ашыгып кына язуын кесәсенә салды һәм арканын алып агач башына үрмәләде…

Милиция һәм «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре бик тиз килеп җиттеләр.Авылдашлары инде Зиннурның да гәүдәсен тапкан иде-башта барып, аның мәетен алып килделәр.Класстагы егет-кызлардан сораулар алып, инде тәмам кеше төсе калмаган Нәфисәне култыклап машинага утырттылар, хатынының үле гәүдәсе кырында тынсыз калган Закирны бер читкә борып, Нәфисәнең әнисен дә машинага салдылар… Ярты авылдан күп халык җыелган иде инде-бу фаҗига барсының да күзләренә кайнар яшьләр тамызды! Хәтта бүген генә таңда чәчәк аткан баланнар да елый иде бу минутларда!!!

Ике көннән бөтен авыл белән аларны зурлап күмделәр.Тик Нәфисә генә кайта алмады-аны Уфага озатканнар.Акылдан шашкан диделәр…

Бу кадәр кансызлыкны, бу кадәр вәхшилекне уйлап чыгарып, тормышка ашыручы үсмерләр берни булмагандай яши бирделәр.Ришат авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде, аны тәмамлап хәрби хезмәткә алынды.6 ай Воронеҗ шәһәрендә учебкадан соң Афганстанга эләкте.Аннан бары «Хәбәрсез югалды!»-дигән язуы гына килде.Азат мәктәпне бетергәч, училищеда шофер һөнәрен үзләштерде.Себердә аварияга очрап,1 группа инвалид ул хәзер.Нәфисәнең әтисе Закир ачы кайгыдан эчкечегә әйләнде-инде йорт-кура җимерелеп беткән, утсыз-газсыз йортта яши.

Беркөнне авылга акрын гына якынлашып килүче чит ил машинасы күренде.Алар Закир яшәгән йортка туктады-ул капка төбендә ничек итеп баш төзәтү уе белән утыра иде! Инде 5 ел пенсия алса да-бурычтан чыкмый башы.Капка төбенә шундый затлы машина килеп туктагач, берчә шикләнде, берчә сөенеп куйды.Машинадан озын ак костюм кигән кап-кара чәчле ир-ат һәм озын толымлы чәчләрен купшы итеп үреп куйган, матур гәүдәле ханым төштеләр.

Зәңгәрсу күлмәк, алтын алкалар, алтын йөзекләр аның бик тә килешле йөзенә тагын да матурлык өсти иде! Карашы белән Закирга карап торды да, акрын гына татарчага якын тел белән: «Саумысыз атии!» -дип, Закирга таба атлады. «Кызыымм! Нәфисәәм!»-ул тамагына утырган тоенне йотарга тырышып, кызын кочаклап алды.Күзләренә бәреп чыккан кайнар яшен тыярга теләп, кызын сөйде.Аннан читтә торган кунак ир белән бик җылы күрешеп алдылар. «Надзим!»-дип таныштырды ул үзен.1984 елны Нәфисә Уфада дәваланып яткан хастәханәдә практика үткән булган ул-үзе Төркиянеке икән.Бер караудан Нәфисәне охшаткан,һәм аның ай-ваена куймыйча үзе белән Төркиягә алып кайткан.2 ел дәвамында тәҗрибәле белгечләр кызны аякка бастыра, какшаган нерв системасын дәвалыйлар, тик Нәфисә беркайчан да балага узалмас булып кала.Балалар йортыннан ике сабый алып тәрбияләп үстерәләр, хәзер инде дәү әни булган Нәфисә! Тиз генә өйләрне җыештырып, идәннәрне юып чыгардылар! Юкә мунчала белән идәнне ышкып-ышкып юуу Надзимга хәтта ошап та китте! Ошамаслык мени-ничәмә еллар су күрмәгән карагай идән сап-сары гәрәбәдәй ялтырап калды.Нәфисәнең кайтканы инде бөтен авылга таралды-менә өйгә элекке дуслары, классташлары килә башлады.Ярый әле Нәфисә барысын да күз уңында тотып, барчасына да җитәрлек итеп бүләкләр алган иде.Кичтән бик озак сөйләшеп, хатирәләрне искә төшереп сөйләшеп утырдылар, елашып та алдылар.Надзим Закирны утыртып, балыкка төшеп киттеләр.

Икенче көнне иртән торып,өчесе дә зияратка юл алдылар.Әнисенең каберен тәртипкә китереп, чәчкәләр салып куйды Нәфисә. «И-и әнием, тыныч йокла инде яткан ерен тушак булсын!Җанын оҗмахта болсын!!!»-дип укынып та алды.Аннан Зиннурның каберен эзләп таптылар.Ул бер читтә иде… Кемдер балан утыртканмы-үзе шулай үсеп чыкканмы -шау чәчәктә балан куагы утыра иде.Әйтерсең лә теге әрәмәлек-шаккатмалы хәл! Бөтен дөньяга хуш исен чәчеп, балан шомлы гына нидер сөйли, нидер көйли кебек иде… Тик аны беркем дә аңламады…

Нәфисә кабер өстенә 2 чәчкә куйды да капка ягына табан атлады.Надзим бик матур итеп әрвахлар рухына багышлап, Корьән укыды.Авылга балан чәчәгенең хуш исе белән беррәттән моңлы аваз яңгырады:

Бисмиллаһ ир-рахман ир-рахим,

Әссәламү галейкем, йа бәхет-дәүләт!

Әйү вә хуш кил, йа бәхет-дәүләт!

Көйләр белән кил, йа бәхет-дәүләт!

Көн вә кояш кебек туа килгел, йа бәхет-дәүләт!

Йагмур кебек ява килгел, йа бәхет-дәүләт!

Кар кебек ява килгел, йа бәхет-дәүләт!

Кыш кебек кышлайу килгел, йа бәхет-дәүләт!

Сәгадәт кабалын ала кил, йа бәхет-дәүләт!

Сөенечлек берлә кил, йа бәхет-дәүләт!

Нигъмәт капугын ача кил, йа бәхет-дәүләт!

Рәхмәт нурын чәчә кил, йа бәхет-дәүләт!

Комментарий язарга